» » Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…

Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…

21-02-2015, 17:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 711 | Комм.: 0
Туган ягым – моң төягем,  бишегем, газиз җирем…
Быелгы “Авылымның күңел җәүһәрләре” смотры эстафетасын Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре 12 февральдә кабул итте. Бу көнне авыл мәдәният йортына якташларының чыгышларын карарга килүчеләрне китапханәчеләр Гүзәл Ханова һәм Ләлә Шәймәрдәнова оештырган күргәзмә каршылады. “Оста куллар могҗиза тудыра” дип исемләнгән һәм исеме җисеменә туры килеп торган бу экспозициядә шушы төбәк авылларында яшәүче уңган-булган гүзәл затларның күз нурына күңел җылысын да кушып иҗат иткән рухи хәзинәләре куелган иде. Әхмәт авылыннан Зөбәрҗәт Шәймәрдәнованың бәйләм гөлләре, Айгөл Сәмигуллинаның ленталар белән чиккән картинасы, Нәфисә Якупованың нәкышлы чигүләре, бәйләгән чәчкәләре, Ирина Шакированың бәйләмнәре күз явын алырлык иде. Тайняштан Рая Дәүләтованың лентадан эшләнгән чәчкәләрен һәм Роза Тимерханованың сәйлән һәм төсле җепләр белән чигелгән картиналарын да сокланып карадылар. Караннан Резеда Муллаянованың салават күпередәй балкып торган бәйләнгән төсле кечкенә мендәрләре һәм Регина Муллаянованың ленталар белән чиккән картиналары да ерактан ук игътибарны җәлеп итеп торды. Оста куллыларның уңганлыгына, иҗади сәләтенә сокланып, концерт карарга килүчеләр тамаша залына узды.
Туган ягым – моң төягем,  бишегем, газиз җирем…
“Исәнмесез, хәерле кич, дип кичәбезне башлыйбыз. Бүген аны авылыбызга, тик аңа багышлыйбыз”, – дип башлады Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең быелгы смотр концертын аны алып баручы Гөлназ Хәбибуллина. Моңлы сандугачлар иле булган Базы буендагы авылларда гармун һәм тальянның көмеш чыңы әле дә тынмыйча яңгыравын дәлилләгән тәүге номер – халык уен кораллары ансамбле чыгышы да аның сүзләрен куәтләде. 14 кешене берләштергән ансамбль халкыбызның мәңге онытылмас көйләрен яңгыратып, тамаша карарга килүчеләр өчен тәүге минутлардан ук рухи күтәренкелек атмосферасын тудырды. Ир-егетләр вокал ансамбле башкаруындагы “Саумы, туган якларым” һәм “Хәтирә” җырлары, хатын-кызлар вокаль төркеменең матур эчтәлекле һәм тирән мәгънәгә ия, әмма сирәк яңгыраган “Туган җир”, “Чишмәләр иле” җырлары да концертның төп темасына тәңгәл китереп сайланган иде. Майя Максимова һәм Ләйсән Хәбибуллина дуэты яңгыраткан моңлы “Талбишек” тә шушы теманы ачуга булышлык итте. Ялгыз башкаручылар да байтак бу төбәктә. Ләйсән Хәбибуллинаның “Балан тәлгәше”, Майя Максимованың “Сагынам, дуслар” татар халык, “Күңелдә язлар әле”, Эльвина Усманованың “Умырзая”, “Туган авылым минем каршымда”, Гөлзинә Вәлиәхмәтованың Н.Нәҗми сүзләренә үзе иҗат иткән “Аккошым”, Марат Гыйниятовның “Полчаса до рейса”, “Снегири” җырларын да ихлас яратып тыңлады, сәхнәдән көчле алкышлар белән озатты тамашачылар. Илдар белән Фәридә Хәмидулиннар һәм аларның мәктәптә укучы ике улы әзерләгән чыгышы да бик үзенчәлекле булды. Авыл клубы мөдире булып эшләүче гаилә башлыгын райондашлар күптән инде үзешчән композитор буларак белә, аның җырлары тупланган компакт-диск та дөнья күрде. Әлеге концертка әзерләгән гаилә ансамбле чыгышы да М.Низами сүзләренә үзе көй язган “Нәфисә” җырына нигезләнгән иҗади ачыш булды дисәк тә, арттыру булмас.
Туган ягым – моң төягем,  бишегем, газиз җирем…
Гомумән, программа дәвамында мәдәният хезмәткәрләренең авылдагы урта мәктәп коллективы белән тыгыз бәйләнештә эшләве, укучыларның сәнгатьне яратып, мәдәниятле булып үсүләренә һәм үз сәләтләрен ачарга-үстерергә зур мөмкинлекләргә ия булуы ачык күренде. Дүрт дистәдән артык һәвәскәр җәлеп ителгән әлеге концерт программасында да мәктәп укытучылары һәм укучылары байтак иде. Укучыларның “Яшьлек” бию коллективы башкаруындагы дәртле “Кантри” һәм күмәк татар халык, салмак ритмлы бал биюен дә зур игътибар белән карап, ихлас алкышлады залдагы тамашачы. Бертуган Эльвира һәм Эльмира Мусиналар башкаруындагы шәрыкъ, Алсу Хафизованың үзбәк кызлары биюе дә сокланырлык матур булды. Биюләрне сәхнәгә Юлия Фәтхетдинова куйган. Нәфис сүз жанрына да ныклы игътибар бирелгән.
Туган ягым – моң төягем,  бишегем, газиз җирем…
Сөмбел Хәбибуллинаның укытучысы Гүзәлия Бәдретдинова җитәкчелегендә әзерләгән “Туган ягым – яшел бишек” әдәби номеры да концертның төп темасын ассызыклап, программаның композицион берлеген тәэмин итүгә үз өлешен кертте. Базы буйларына җаны белән берегеп калган, монда туган, монда үскән Тайняш ягы үзешчәннәренең концерты “Күкләр аяз, илләр тыныч булсын һәм өметләр баглыйк һәр көнгә” дигән изге теләкләр белән тәмамланды. Барлык чыгышларны музыкаль яктан Илдар Хәмидуллин бизәде.


Рәзилә Басыйрова.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: