“Без андый түгел”...
17-03-2015, 13:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 482 | Комм.: 0
Соңгы вакытта тормышыбызны ямьсезләгән күренешләр – эчкечелек, наркомания, тәмәке тарту, кешеләрнең үз-үзенә кул салу очраклары арта төште. Район хакимияте башлыгы тарафыннан чыгарылган карарга ярашлы, берничә кешедән торган комиссия вәкилләре имин булмаган гаиләләрне җыеп, алар белән үгет-нәсыйхәт эшләре алып барып, профилактика көннәре үткәрә. Аларның чираттагылары 12-13 март көннәрендә Рәҗәп, Балтач авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләрендә оештырылды. Чараларда муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов, муниципаль район Советы депутаты Ирек Усманов, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Гөлдәр Иманголова, үзәк дәваханәнең баш табибы Урал Ирназаров, гаиләләр белән эшләү буенча белгеч Әлфия Гәрәева, муниципаль район Советының баш белгече Индира Гәрәева, социаль педагог Ләйсән Хакова, биләмә башлыклары, хатын-кызлар советы әгъзалары, дин әһелләре катнашты.
Сер түгел, һәр авыл Советында тәртипсез тормыш алып барган гаиләләр бар. Рәҗәп якларында да андыйлар җитәрлек. Алар арасында эчеп яткан ата-аналар, газ кермәгән суык йортларда бала үстереп, аларга тиешле тәрбия бирмәүчеләр, чыгып китеп, берничә көн буена югалып йөрүче «кәккүк» аналар да бар. 10 минутлык тетрәндергеч фильм сюжетын караганнан соң, “мондый хәлне күрергә язмасын” диеште эчкече аналар. Елап утыручылар белән беррәттән, күзләрендә бушлык, битарафлык чагылган аналар да булды. Урындагы хатын-кызлар советы рәисе Рәсимә Гарифуллина: “Тәрбия гаиләдән башлана. Мәктәпкә балалар килгәч, беренче чиратта аларның күзләренә карыйбыз. Күзләр алдаша белми, алар барысын да әйтеп бирә. Баланың кәефе юк икән, димәк, гаиләдә нинди дә булса хәл булган – ата-ана исерек, яки йортта тавыш чыккан. Эштән арып кайткан чаклар да була, әмма, ничек кенә булмасын, беренче чиратта балага игътибар бүлү, аның белән сөйләшү, аны кайгырту мөһим. Ә инде ачуны балага чыгару һич тә дөрес түгел. Үзебез имин тормыш алып барган очракта гына балаларыбыз да тәрбияле булып буй җиткерер”, – диде. Залда утырган хатын-кызлардан шулай ук аларның фикерләре, уй-кичерешләре сорашылды. Эчкечелектән дәваланып кайткан ханымнар да уңай якка үзгәрешләре хакында әйтеп, дөньялары матурланып, түгәрәкләнеп килгәнен белгертте. Аналарның берсенең кулындагы 9 айлык баласының елаган тавышы үзәкне өзде. Бу гаиләгә аерым игътибар бүленде, чөнки «хәмер күлендә йөзгән» ата-ана кышның чатнама суык көннәрендә сабый баласын салкын йортта тәрбияләгән. Гөлдәр Иманголова сүзләренчә, ул йортка килеп кергәч, 15 минут эчендә комиссия әгъзаларының аякларына суык үткән. Ә сабый бала мондый шартларда нишли? Бу йортка без дә кереп, күз салып чыктык. Иске, җимерелергә торган авыл йортында аш-су хәзерләргә газ юк, ягулы мичтән чыккан төтен исе таралган. Сабыйлар тәрбияләр өчен биредә бернинди тиешле шартлар да юк диярлек, өстәвенә гаиләдә озакламый өченче бала да дөньяга килергә тора. Тудырган балаңа бар назыңны, акылыңны, игътибарыңны, күңелеңне бирә алмагач, ник аңа җан бирәсең? Исерек ата безнең каршыбызда баласын кулына алган булды, аннары хәмер исе аңкып торган авызына бала имезлеген алып, аны янә баласына каптырды. Бу күренешләрдән күңел сызлады, шундый ата-аналардан дөньяга килгән балалар өчен үзәк өзелде. Профилактика көне утырышында шулай ук авыл мулласы да чыгыш ясады. “ Бер шешә аракы акчасына 12 икмәк килә”, – дип башлады ул сүзен. Халыкта рухи байлык булмавы, динне күтәрү мәсьәләләре күтәрелде. “Тормыш иптәшен, балаларын яхшы итеп тәрбияләгән хатын-кыз үзенә ике мәчет төзегән кадәр савап ала”, – дигән сүзләр яңгырады. Ахырда Индира Гәрәева әти-әнисе эчкече булган кыз язган шигырьне укып ишеттерде.
Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә дә эчкече хатын-кызлар белән ачыктан-ачык сөйләшү булды. Алар арасында 25 яшьлек эчкечелеккә салышкан ике бала анасы да бар иде. Комиссия әгъзалары җыелышка килгән хатыннарны үгетләү белән генә чикләнмәде, аларның проблемалары белән кызыксынды, ярдәм кулы сузды. Үзәк дәваханәнең баш табибы урынбасары Урал Ирназаров эчкечелекнең нәрсәгә китергәнен ныклап аңлатып, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга медицина ягыннан ярдәм итәргә вәгъдә бирде, психологик ярдәм дә тәкъдим итте. Бу хатыннарның берсе дә фәкыйрьлек чигендә яшәми, кайберәүләрнең салып чыккан матур, хозур йортлары, алма кебек балалары, тормыш иптәшләре бар. Бер генә сорау туа: “Сезгә нәрсә җитми?” ”Ана дигән бөек исемегезне пычратып, гүзәл зат булган килеш, шундый чиккә җитеп, эчкечелек күлендә йөзүнең нинди сәбәпләре бар? Сезне берәр мәсьәлә борчыймы? Әллә күңел ярасы төзәлмиме?” Профилактика комиссиясе вәкилләре шушы сорауларга җавап алырга тырышты. Әмма эчкече “аналар”, үз гаебен танымыйча: “Без андый түгел”, – дип кенә әйтә алды...
Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!