» » Мода түгел, заман таләбе

Мода түгел, заман таләбе

5-03-2016, 15:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 373 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбе районыбызда беренчеләрдән булып электрон белем бирү, электрон документлар әйләнешен үстерү һәм электрон дәреслеклекләр куллану буенча зур проектка нигез салып, аны тормышка ашыруда уңышлы эшләп килә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына ярашлы, электрон белем бирүнең төрле формаларын куллану төп бурыч булып кала.
Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны электрон ресурслар белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү бүгенге мәгариф сис-темасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып тора. Бу, әлбәттә, үз чиратында фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.
Быелгы уку елында электрон белем бирү районыбызның барлык мәктәпләренә дә үтеп керде. Мәктәп администрацияләре, укытучылар коллективлары алдына яңа бурычлар куелды. Яңалыкны кайдан, ничек башлап җибәрергә, нинди ысулларга таянырга, кайсы мәктәпнең тәҗрибәсенә нигезләнергә дигән сорау-лар борчыды күпләрен. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең бу өлкәдә ирешелгән уңышлары очраклы түгел, әлбәттә. Шунысы игътибарга лаек: әлеге коллектив, нинди генә яңалык-проектлар өстендә эшләсә дә, һәр башлангычын районның башка мәктәпләрендә хезмәт салучы коллегалары белән уртаклаша, үз тәҗрибәсенең алдынгы алым-ысулларын башкаларга да өйрәтү, аларны куллану серләренә төшендерү белән янып, иҗади хезмәттәшлектә эшли. Узган уку елында электрон белем бирү башлангычы яңалык булса, быел ул гадәти күренешкә әверелде. Әмма бай тәҗрибәнең көндәлек тир түгеп алынган хезмәт җимеше икәнен онытмыйк. Быелгы уку елында мәктәп директорларының уку-укыту эшләре буенча урынбасарларының район семи-нарының нәкъ бу уку йортында үтүе дә очраклы түгел. Чөнки алдынгылыкка, яңалыкка, биеклеккә омтылганнар гына уңышка ирешә дә. Семинар “Мәктәптә электрон документлар әйләнеше сис-
темасын оештыру” темасына багыш-ланды. Электрон дәреслекләр, интерактив такта һәм башка мәгълүмати чаралар ярдәмендә ачык дәресләр күрсәтелде, фикер алышулар булды.
Электрон белем бирүнең нәтиҗәләре озак көттерми, мондый технологияләр куллану белем сыйфатын үстерергә дә ярдәм итә.Әйтик, район мәктәпләре арасында предмет олимпиадаларында иң күп призлы урынны алучылар — шушы мәктәптән. Белем бирүдә заман-
ча технологияләр куллануда узган уку елында ук коллективның үзе иреш-кәннәрне районның башка мәктәпләре белән уртаклашуы турында гәзитебез битләрендә еш кына чагылыш тапты. Уку елы дәвамында үткәрелгән төрле семинар-конференцияләрдә укытучыларның яңа технологияләр куллануда һәм мәгълүмати тирәлектә эшләргә сәләтле булулары игътибар үзәгенә алынды. Моннан тыш, электрон белем бирүдә камиллеккә ирешеп, укытучылар район эчендә генә түгел, ә республика күләмендә дә конкурс-проектларда катнашып, зур биеклекләр яулый. Әлеге уку елында мәктәпнең 4 укытучысы — Айгөл Риф кызы Хәмәдиева, Ирина Радим кызы Мортазина, Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева һәм Гүзәл Зөфәр кызы Фазлыева “Электрон белем бирү ысулларын куллануда иң яхшы дәрес” республика конкурсы җинүчеләре булдылар.
“Ел укытучысы-2016” конкурсы при-зеры биология укытучысы Айгөл Риф кызы Хәмәдиева әлеге конкурсның җинүчесе исеменә лаек булды. Мәктәпнең инглиз теле укытучысы, “Ел укытучысы — 2014” конкурсы җиңүчесе Ирина Радим кызы Мортазина “Инглиз телен укытуда элек-трон белем бирү ысулларын куллану буенча иң яхшы мастер-класс” үрнәге күрсәтеп, конкурсның лауреаты булды. Шулай ук башкорт теле укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева һәм химия укытучысы Гүзәл Зөфәр кызы Фазлыева “Электрон белем бирүдә иң яхшы дәрес” конкурсында җиңүчеләр булдылар һәм алар БР Мәгарифне үстерү институтының Дипломнары белән бүләкләнделәр, аңа ректор И.Р.Мәҗитов кул куйган. Әлбәттә, мондый мәртәбәле конкурсларда уңыш яулау — көн саен камиллеккә, осталыкка ирешү теләге белән яну, эзмә-эзлекле, иҗади эш алып бару нәтиҗәсе. Нәкъ шундый сәләтлеләр тәшкил итә бүген беренче урта мәктәпнең укытучылар коллективын. Хөрмәтле мөгаллимәләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм арытабан да югары һөнәри биеклек, иҗади уңышлар телибез.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: