» » Ялларда да белем алып

Ялларда да белем алып

10-11-2015, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 379 | Комм.: 0
Ялларда да белем алып
Көзге каникул кыска булса да, күп укучылар өчен ул чын мәгънәсендә өстәмә белем алу, яңа дуслар белән танышу, фикер алышу өчен уңайлы вакытка әверелде. Ялларын бары тик файдага гына үткәрергә күнеккән Чакмагыш беренче урта мәктә-бенең 6 б сыйныфы укучылары София Хәбирова, Светлана Сәхәветдинова һәм Руслан Юлдашев инглиз теле укытучысы Ирина Радим кызы Мортазина җитәкчелегендә Уфаның”Альфа” мәктәбе фәнни белем бирү учреждениесендә булып кайттылар.
Бу мәктәп ЮНЕСКО федерациясе белем бирү учреждениеләренең берсенә карый, биредә төрле юнәлешләр буенча белем алган укучыларга сертификатлар тапшырыла. Флидә Фәнил кызы җитәкләгән 6 б сыйныф укучылары бу башлангычка беренчеләрдән булып кушылды.” Халыкара яшьләр лидерлыгы ” дип аталган занятиеләрдә Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән өч дистәгә якын яшүсмер катнашты. Дәресләрдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы турында тулы мәгълүмат алу, аның төзелеше, Русия Федерациясенең БМОда тоткан урыны, оешмада кабул ителгән программалар, ЮНЕСКО оештырылу сәбәпләре, аның стратегиясе, Русиянең ЮНЕСКО эшчәнлегендәге роле, ЮНЕСКО клублары, аларның Русиядә һәм дөнья күләмендәге хәрәкәте, үз клубыңны булдыруда беренче адымнар турындагы мәгълүматларны ишетү һәм үзләштерү дә фәһемле булды. Моннан тыш, егетләр һәм кызлар Кытай, Италия һәм Испаниянең эшлекле мәдәнияты белән танышты. Укытучылар үткәргән “Аралашуның 20 алтын кагыйдәсе” дәресләре яшүсмерләр күңеленә бигрәк тә якын булды. Мәсәлән, көзге кагыйдәсе: “Башка кешеләр турында фикер йөрткәнче, иң башта үзеңә игътибар ит”, Боб кагыйдәсе:”Бөтен кешеләр белән дә проблемасы булган Бобның төп проблемасы — ул үзе”,таш кыя кагыйдәсе:”Ышаныч — һәр төрле мөгамәләнең нигезе”, Бумеранг кагыйдәсе:”Кешеләргә ярдәм итеп, без үзебезгә дә ярдәм итәбез” һәм башка кагыйдәләр безгә көндәлек тормышта бер-беребезгә карата игътибарлы, толерантлы булырга ярдәм итә. Лидерлар өчен ораторлык осталыгы дәресләре дә үз-үзеңдә ныклы ышаныч, куйган максатларны җиңеп чыгар өчен барысын да эшләргә әзер булу теләген уятты. Моннан тыш, сүзләрне дөрес әйтү, дикция күнекмәләре өстендә дә эш алып барылды. Киләчәктә экология, төрле табигый объектларны саклау, инеш-чишмәләрне таза тоту һәм башка мәсьәләләргә караган проектлар төзү, аларны яклау буенча эш җәелдереләчәк. Башкортстанда яшәгән укучылар, төрле илләр белән элемтәгә кереп, бөтен дөньяга билгеле булган Шүлгәнташ мәгарәсен, елга-чишмәләребезне саклап калу, аларны тиешенчә күзәтчелек астына алу буенча проектларны яклау булачак, нәкъ шуңа әзерлек алып барыла.”Мондый занятиеләр алдагы каникулларда да оештырылачак.Безнең максатыбыз – мөмкин кадәр күбрәк балаларны фәнни-тикшеренү һәм танып белү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның үсешенә уңай йогынты ясау”,–ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Әлбәб кызы Йосыпова. Сертификат тапшырылган укучыларны һәм аларның җитәкчесе Ирина Радим кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: