» » Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез

Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез

4-06-2015, 10:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 671 | Комм.: 0
Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез
Китапханә дигән сүз күп кешеләр төшенчәсендә укып кайтарырга китап бирү урыны гына кебектер, бәлки, әгәр дә ул шулай гына була калса, бик тар төшенчәгә ия булыр иде. Балалар китапханәсенең иң беренче максаты – тәрбия һәм белем бирү. Балалар китапханәсенең иң төп максаты – нәни китап укучыны матур әдәбият ярдәмендә чын шәхес итеп тәрбияләү. Шәхес булып тумыйлар, билгеле. Ә менә социумда үзеңнең һәм башкаларның принципларына хөрмәт белән карап, актив тормыш позицияле, алдына куйган максатларга зур җаваплылык хисе белән омтылучан шәхескә тирә-як мохит, тәрбия тәэсир итми калмый, билгеле. Балалар китапханәчесе нәни укучысына китап тәкъдим иткәндә, аны игътибар белән укырга киңәш итсә, ә укыганнан соң дустанә рәвештә генә бер-ике җөмлә белән эчтәлеге турында фикер алышып, язучы әйтергә теләгән төп фикерне ассызыклап куйса, баланың ак кәгазьдәй саф күңеленә ныграк уелып кала. Әгәр дә укылган әкият яки хикәядән бала үзенә файдалы киңәшләр алмаса, укылганны тормышта куллана белмәсә, әлбәттә, китапның эчтәлеген хәтердә калдырудан гына бер файда да булмый.
Укучы бала яңа гына әхлак темасына хикәя укып чыгып та, урамда үксеп елап торган нәни кыз яки малай яныннан битараф үтеп китсә, яисә дустының кәефе юк, күзләрендә яшь, ә ул, берни булмагандай, “пока” дип китеп барса, карт әби яисә бабай урам аша чыга алмыйча ярдәм сораганда күрмәмешкә салышып үтеп китсә, ни файда?! Димәк, гаепне монда өлкән кешедән – укытучымы ул, китапханәчеме, әти-әниме, – эзләү дөрестер. Балалар әдәбиятының төп максаты – укучыны реаль тормышка әзерләү, социумда үзенең дөрес урынын табарлык шәхес итеп тәрбияләү. Башлангыч сыйныфлар укытучысы белән беррәттән, монда балалар китапханәчесенең дә роле бик зур әһәмияткә ия.
Чакмагыш модельле балалар китапханәсе китапханәчеләре – җаны-тәне белән үз эшенә гашыйк, югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр. Балалар модельле китапханәсе мөдире Ильмира Хәмит кызы Шәфыйкова, китапханәчеләр Зирина Рәис кызы Арсланова, Эльвира Фәдис кызы Бакирова, Алина Фәнис кызы Гарифуллина турында бары тик ихлас күңелдән мактау һәм ихтирам сүзләре генә әйтәсе килә. Үзләре үк коеп куйган артистка да, моңлы җырчы, өздереп басып биючеләр дә, йөрәкләргә үтеп керерлек сәнгатьле нәфис сүз осталары да алар! Еш кына аларга тәрбияче һәм психолог, хәтта психотерапевт ролен дә башкарырга туры килә (чөнки һәр балага игътибар салып эшләү мөһим бит!).
Яшь буынны тәрбияләүдә без уку елы башында төзелгән “Йолдызлы шәһәрчек” тәрбияви программа планына нигезләнеп, бергәләп эш алып барабыз. Без, ягъни гимназиянең 3 “в” сыйныфы укучылары, балалар китапханәсенең иң актив китап сөючеләре булып торабыз, төрле күргәзмә-конкурсларда бик теләп катнашабыз. Уку елы дәвамында “Иң актив китап укучы”, “Китап сөюче гаилә” конкурслары үткәреп, җиңүчеләрне билгеләү ярыш чәмен уятып, китап укырга кызыксынуны арттыра. Хәтта җәйге каникул чорында да балалар китапханә юлын онытмый, чөнки сентябрь башында традиция буенча “Җәйге уку залының иң актив укучылары” ачыкланып, лауреатлар һәм җиңүче билгеләнә, аларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырыла, ә фотолары почет стенасына урнаштырыла.
Уку елы дәвамында китапханә белән тыгыз бәйләнештә торабыз, тәрбияви әһәмияте бәһалап беткесез булган бик күп бәйрәм-чаралар үткәрәбез.
Өлкәннәр көненә багышлап “Картая мени соң йөрәк…” гаилә бәйрәме, “Әти-әни һәм мин — китап сөюче гаилә” бәйгесе, күренекле якташ шәхесләр белән очрашу, юл хәрәкәте кагыйдәләре, начар гадәтләрне профилактикалау һәм башка бик күп мөһим, файдалы темалар буенча әңгәмәләр, уен-конкурс, викторина, бәйрәм чаралары үткәрү – болар барысы да мәктәп белән балалар китапханәсенең бер юнәлештә эшләп, балаларга әхлакый, интеллектуаль, хезмәт һәм физик, экологик тәрбия бирүдә, тормышта үз урынын дөрес табарлык, бар яклап та сәләтле, иҗади шәхес, гражданин-патриот тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр бирә.
Башлангыч сыйныф укучылары бигрәк тә әдәбият, табигать белеме предметларының йомгаклау дәресләрен зур түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки балалар китапханәсендә үткән КВН, дәрес-аукцион, семинар, зачет, пресс-конференция, дәрес-ярыш, видеодәрес, дәрес-интервью, шулай ук дәрес-фантазия, театрлаштырылган дәрес формасында үткәрелгән стандарт булмаган дәресләр балаларга бигрәк тә кызыклы, программа материалын ныграк истә калдырырга, белемне тирәнрәк үзләштерергә, иҗади эзләнүчәнлек сәләтен үстерергә ярдәм итә. Мондый стандарт булмаган дәрес-чараларда балалар белән бергә китапханәчеләрнең үзләре дә артист ролендә костюмлы чыгышларының әһәмияте бәһалап беткесез, әлбәттә.
Чакмагыш балалар модельле китапханәсенең яшь, талантлы, югары һөнәри осталыкка ия тату, эзләнүчән коллективына киләчәктә дә яңадан-яңа һөнәри биеклекләр, иҗади уңышлар телибез.

Зәбидә Сираева,
гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: