Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
4-06-2015, 10:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 585 | Комм.: 0
Сөю-сәгадәт бакчасыннан Ходай Тәгалә биргән җимешләр – балалардан да кадерлерәк, татлырак нәрсә юктыр ул бу дөньяда. Шуңа да ел саен 1 июньдә аларның бәйрәме – Халыкара балаларны саклау көне киң билгеләнә.
Балачак дөньясында олы бәхет кичергән көннең һәр мизгеле сабый күңелендә озак саклана. Җәйге каникул чорын, балалар бәйрәмен, аның белән бәйле булган күңелле чараларны сабыйлар ел да зур түземсезлек белән көтеп ала.
Балдан татлы җимешләр өчен быелгы бәйрәм район мәдәният йорты алдында иртәнге сәгать 11дә башланды. Биредә төрле яшьтәге балалар җыелган, араларында район балалар бакчаларын-нан килгән нәниләр дә күренде.
Әйтергә кирәк, бәйрәм бик күңелле итеп оештырылган иде. Кечкенәләрнең йөзен кояш кебек балкытырга Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, район модельле балалар китапханәсе, балалар иҗат үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе, белем бирү учреждениеләре, яшьләр үзәге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч салган.
Якты бәйрәм уңаеннан муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. “1 июнь көнне балалар бәйрәмен үткәрү матур, күркәм йолага әверелде. Бүген районыбызда 6500 бала исәпләнә. Алар арасында җыр-моңга маһир, спортта югары уңышларга ирешкән сәләтле, актив балалар бар. Алар безнең район йөзен республика һәм Бөтенрусия конкурсларында яклый. Тормыш гөлләребез бөтен шартлары тудырылган балалар бакчалары, белем учреждениеләрендә белем ала. Районда алар өчен җәйге ял да тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Каникул вакытында алар өчен лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытып, күңелле ял итү мөмкинлеге тудырыла. Быел 800дән артык бала җәйге ял учреждениеләрендә вакытын файда белән үткәрә алачак. 7 июнь-дә “Акчарлак” җәйге балаларны сәламәтләндерү лагере ял итәргә теләү-челәр өчен үзенең ишекләрен ача. Балалар — тормыш гөлләре. Алар өлкәннәр тарафыннан аерым игътибарга, ихтирамга мохтаҗ. Шуның өчен аларны саклау көнен бәйрәм итеп, кадерләргә кирәк, чөнки мондый мөһим чаралар сабыйлар дөньясын рухи, социаль һәм физик яктан үстерергә ярдәм итә”, – диде хакимият башлыгы урынбасары.
Чара балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләренең театрлаштырылган тамашасы белән башланып китте. Китапханәчеләр Алина Гарифуллина, Зирина Арсланова, Эльвира Бакирова, Илмира Шәфыйкова тамаша барышында китапханәдә җәйге уку залы ачылу турында хәбәр итте. Җәйге каникул вакытында биредә кечкенәләр һәм үсмерләр, китаплар иленә сәяхәт кылу белән беррәттән, мавыктыргач уеннар, конкурслар, ярышларда катнаша ала.
Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь артистларның “Спорт биюе”, “Кантри” биюләре район мәдәният йорты алдында җыелган нәниләрнең күңелен күтәрде. Бәйрәмдә Нәфисә Әшәрәпова, Алсу Нуриева, балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зөлфия Хәбирова, Томила Алтынбаева, Руслан Сәләхов чыгыш ясады. Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Нәфисә Әшәрәпова җитәкчелегендәге “Опочки”, “Ча-ча-ча”, башкорт биюе, шул ук өстәмә белем бирү учреждениесе педагогы Рәйлә Нуриханова җитәкчелегендәге биючеләрнең “Тат биюе” көйләренә нәниләр кушылып биеде. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнгән балаларның җырларын да сөенеп кабул иттеләр. Алар оештырган уеннар һәм бүләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
Яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы Гөлназ Кинҗәкәева, өстәмә белем бирү педагогы Альбина Рахма-нова, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече Лилия Гәрәева тамашада “Балаларга елмаю бүләк ит” акциясен үткәрде. Аның барышында яшьләр үзәге хезмәткәрләре әкият геройлары булып киенеп, алар белән уеннар һәм конкурслар оештырып, нәниләргә күчтәнәчләр һәм шарлар таратты. Чарадан муниципаль район хакимиятенең курчалау бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары да читтә калмады. Балаларның шатлыклы, елмаюлы йөзләрен күрү һәркемгә икеләтә рәхәт булды.
Ахырда район мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле флешмоб үткәрде. Чараны район мәдәният йортының художество җитәкчесе Розалия Хафизова белән Денис Мансуров мавыктыргыч һәм кызыклы итеп алып барды.
Күңелле тамашада күчтәнәчләр һәм бүләкләр белән спонсорлар – шәхси эшкуарлар Фәнзилә Фәткуллина белән Илдар Хәбиров ярдәм итте. Урындагы “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре логотиплы футболка, кепкалар, флажоклар таратты. Район мәдәният йорты территориясендә шулай ук балалар өчен тәм-томнар, төрле уенчыклар һәм шарлар сатылды, нәниләр өчен карусельдә әйләнү мөмкинлеге тудырылды. Чын күңелдән балаларның кәефен күтәрергә тырышты тамашаны әзерләүчеләр. Җылы атмосфера тудырып, бу халәткә барыбызны да чорнап алды. Бу көнне балаларның йөзләрендә йөзләрчә елмаю күрдек. Ул елмаюлар мәңгегә дә хәтердән җуелмый. Бөтен дөньяга нур сибеп елмайган тормыш гөлләренең шатлыклы очкыннар чәчкән йөзләре ничек онытылсын инде!
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Хәвефсезлек акциясе үтте
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды