Хәвефсезлек акциясе үтте
21-05-2015, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 483 | Комм.: 0
Өченче глобаль юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы кысаларында 8 май көнне районда “Селфи безопасности” акциясе үткәрелде. Ул “Балалар гомерен саклап калыйк” (SaveKidsLives) халыкара социаль кампаниясенә ярдәм йөзеннән оештырылды.
Чарада “Без бергә” ирекле волонтерлар оешмасы вәкилләре актив катнашты. Бу көнне яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Ләйсән Хакова җитәкчелегендәге волонтерлар, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Рөстәм Ширәев белән берлектә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның кабул итү бүлмәсенә керделәр. Район җитәкчесе юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча балалар декларациясенә кул куйды.
Әлеге декларация балаларның сәясәт лидерлары, хакимият башлыкларына юлларның хәвефсез һәм имин булуын сорап мөрәҗәгать итүләре турында сөйли.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
07.05.2015: Спорт
Райондашлар игътибарына!
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
02.04.2015: Район яңалыклары
Районыбызда “Яшьләр гвардиясе” оешмасы барлыкка килде
-
31.01.2015: Район яңалыклары
Халыкка уңайлы булсын дип
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен