» » Бердәм эшләсәк кенә

Бердәм эшләсәк кенә

17-10-2015, 09:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 462 | Комм.: 0
9 октябрь көнне муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләре Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә утырыш үткәрде.
Анда комиссия рәисе Геннадий Крюков, комиссия сәркатибе Гөлдәр Иманголова, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, гимназия директоры Ратмир Камилҗанов, беренче урта мәктәп директоры Радик Әмирханов, гаиләләр белән эшләү буенча белгеч Әлфия Гәрәева, район үзәк дәваханәсе баш табибының дәвалау эшләре буенча урынбасары Урал Ирназаров, опека бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова, яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Хакова, педагог-психолог Фируза Сакаева, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы Ильвера Шәймөхәммәтова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, муниципаль район хакимиятенең юрист-консульты Резеда Мөдәрисова, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш барышында балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү, балигъ булмаган балалар һәм хәвеф төркеменә караган, социаль яктан имин булмаган гаиләләр арасында хокук бозу очракларына каршы профилактика эшләрен оештыру мәсьәләләре каралды, балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналарның тәртибе тикшерелде.
Беренче мәсьәлә буенча Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, биредә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән ныклы эш алып барыла. Моның өчен биләмәдә махсус комиссия оештырылган, гаиләләр белән эшләү планы төзелгән. Фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәре, участок уполномоченные, укытучылар белән берлектә имин булмаган гаиләләрнең тормыш-көнкүреш шартлары тикшерелә. Балигъ булмаган балаларны укыту һәм аларга тиешле тәрбия бирү өчен уңайлыклар тудыру мәсьәләсе көнүзәк проблемалар исемлегендә тора. Мондый гаиләләр белән даими әңгәмәләр кору, проблемаларны уртага салып чишү сәгатьләре үткәрелә.
Утырышта тикшерелгән икенче мәсьәлә буенча Тозлыкуш урта мәктәбе директоры Резеда Әюпова чыгыш ясап, профилактика советы эшенә җен-
текле анализ ясады. Аның чыгышыннан соң, комиссия вәкилләре хәвеф төркемендә булган балаларны социаль мөһим чараларга, спорт ярышлары, мәдәни кичәләргә күбрәк җәлеп итәргә кирәк дигән фикергә килде. Сәбәпсез дәрес калдырган һәм үзен-үзе юк итәргә омтылышы булган балалар белән аерым эш алып бару мөһимлеген дәлилләде.
Балаларына тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналарның тәртибе дә комиссия барышында җентекле тикшерелде. Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә бүгенге көндә исәптә имин булмаган алты гаилә тора. Аларга “Мин монда беркайчан да кайтмыйм” дип аталган социаль фильм күрсәтелде һәм моңа карата ата-аналарның карашы, фикерләре ачыкланылды. Кызганыч, фильмны караган вакытта бу ата-аналарның күзләрендә бер генә яшь бөртеге дә күренмәде.
Өстәп әйтәсе килә, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән, эчкечелеккә салышкан ата-аналар Русия Федерациясенең Гаилә кодексында каралган җаваплылык турында онытмасын иде. Законга ярашлы, моның өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм калырга да мөмкин. Бер-ике тапкыр акчалата штраф белән генә чикләнәм дип уйлаучылар бик нык ялгыша.
Нәтиҗәдә, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләре имин булмаган гаиләләр белән профилактика эшләренә социаль, педагогик, медицина, эчке эшләр бүлеге , яшьләр комитеты хезмәткәрләрен бердәм җәлеп итәргә кирәк, дигән фикер белдерде. Депутатлар, хатын-кызлар советлары, фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләренә үзара хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ителде, биләмә территориясенә күченеп кайткан гаиләләр, риэлторлар эшчәнлегенә игътибарны арттыру һәм аларны контрольдә тоту мәсьәләсе куелды.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: