Ана – шәфкать диңгезе, диләр, ә болар – хәмер күле
28-04-2015, 13:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 561 | Комм.: 0
Апрельдә район мәгариф бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Аның барышында 12дән артык материал тикшерелде. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Иманголова хокук бозучыларга карата төзелгән протоколларны укып ишеттерде, авыл Советы авыл биләмәләреннән алынган сыйфатламалар белән таныштырды. Аннары төрле сәбәпләр буенча комиссия утырышына чакыртылганнар аның вәкилләре каршында җавап тотты.
Утырыш дәвамында төрле өлкәләргә кагылышлы мәсьләләр, дәгъваләр каралды. Мәктәп һәм ата-ана, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренә кагылган сораулар да читтә калмады. Матур һәм чиста булу – һәр хатын-кызның табигый омтылышы. Әмма, соңгы арада безнең гүзәл затларыбыз турында болай дип әйтеп булмый. Алар арасында ничек итеп көнне төн, төнне көн алмаштырганын да күрмичә эчеп ятучылар, хәләл җефетләре белән бергә хәмер күлендә йөзеп, малларының көтүдән кайту-кайтмавын да белми яшәүчеләр бар. Кайда инде анда бала кайгысы, аның шатлыгы-куанычы? Елаудан шешенеп беткән балаларының күзләрендә бары бер генә теләк: әни башкача эчмәсен...
Г.А. комиссия утырышында беренче тапкыр гына түгел. Эчкечелек аркасында без аны инде дүрт ел буена чакыртабыз. Тормыш иптәше белән бергә эчеп-исереп ятуны хуп күрә ул. Ә ике балигъ булмаган баласы шул вакытта аларның күзләренә карап, үзләрен кимчелекле итеп тоеп, эчләре пошып, яшәүләрен дәвам итте. Күптән түгел авыл Советы авыл биләмәләрендә үткәрелгән про-филактика көненә дә килгән иде А. Әмма эчүдән аны берни дә туктата алмый, күрәсең... Махсус дәвалану алып кайтканнан соң да ул нибары бер ай аракысыз яши ала... Менә бүген инде аның балалары әти-әнисенең күзенә түгел, ә социаль приют тәрәзәләреннән урамга карап утыра. Күпме моң-зар, сагыш тулы ул күзләрдә...
8 бала анасы А.Р. хәмер белән дус түгел. Әмма, аның бөтен булган бәласе – йорт-җирен тазалык-пөхтәлектә тотмау. Хатын-кыз дөньяга тәү чиратта пөхтә һәм матур булып, тирә-юньне гөл-бакчага күмеп, бөек “ана” исемен йөртер өчен яралган. Әйе, махмырдан айный алмаган хатын-кызлар йортларын җы-ештыра алмый. Дөресрәге, алар ул пычраклыкны күрми дә. Ә бер-бер арт-лы алма кебек сигез бала тапкан аек ананың бу кыланышын ничек аңларга? Чисталык бит беренче чиратта ул – балалар сәламәтлеге. Шушы ук мәсьәлә буенча А. авылында яшәүче Г.Е.га да протокол төзелгән. Балигъ булмаган өч бала анасы чисталыкның нәрсә икәнен белми.
Т. районыннан күчеп килгән Х.Ю. – соңгы вакытта бәхетен сыра шешәсе эчендә күреп, күршеләренә тынгылык бирми. Күптән түгел генә ул район үзәк дәваханәсендә тавыш куптарып, биредәге хезмәткәрләр каршында үзен бик ямьсез тоткан. Бүгенге көндә аның 2008 елгы улы приютка урнаштырылган. Шушы ук мәсьәлә буенча утырышта 2008 елгы бала анасы В.Н. да тикшерелде.
Гәзитебез битләрендә әле күптән түгел генә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә профилактика көне үткәрелүе турында язып чыккан идек. Шушы утырышта: “Мин алты айга бер генә эчәм, мин андый көнгә төшмәдем”, дип утырган ике бала анасы Ш.З. күп тә үтми йортында исерек килеш тотылган. Ул гына түгел, Ш.З. балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкилләренә хәмердән авыз итәргә тәкъдим иткән (!).
Кайчакта булса да, махмырдан аңнары ачылган чакта нәрсәнеңдер эчләрен тырнап, күңелләрен бимазалап алгандай булмый микәнни соң бу хатыннарның? Аракы парыннан томаланган аңнары көннән-көн чынбарлыкны аңлаудан ерагая гына барадыр шул... Вакыт бит бернигә дә карамый, алга йөгерә. Аның кешеләрдә эше юк. Кар астындагы ерганаклардан баш-лап, ташкын суларда уйный-уйный, табигатьне уятып, ямьле яз да килде. Бу эчкече ата-аналарның балаларының да бөтен дөнья яшәргәндә, чәчәк атканда приют тәрәзәсеннән карап утырасы килми, ә матур күбәләктәй җилфердәп, аяклары җиргә тими дә шатланып, куанып очып йөрисе киләдер...

Лиана Ханмурзина.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Похожие новости:
-
23.04.2015: Район яңалыклары
Үзебезнең кызыбыз
-
17.03.2015: Район яңалыклары
“Без андый түгел”...
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды