Үзебезнең кызыбыз
23-04-2015, 09:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 672 | Комм.: 0
Ул көнне (14 март, шимбә) “Өмет” гәзите килүен ничектер көтеп ала алмадым. Капка төбенә берничә мәртәбә чыгып урасам да, почтальонка тиз генә күренмәде. Ниһаять, бераздан гәзит кулыма төште. Өйгә керә-керешли үк аның битләрен актара башладым. Күзем тиз арада беренче биттәге чәчәк гөлләмәсе тоткан, үзе дә нәкъ шушы гөлләмә төсле матур елмаеп торган хатын-кыз фотосурәтенә һәм “Чын күңелдән котлыйбыз!” дигән материалга төште. Баксаң, үзебезнең район кызы Гөлара Арсланова зур, мактаулы исемгә лаек булган икән бит! Күңелем сизеп, шатлыклы хәбәрне менә шулай түзем-сезләнеп көткәнмен икән, ләбаса!
Гөлара Кырла авылында Рәйфә һәм Әнвәр Хәмәтовлар гаиләсендә 1970 елның 20 сентябрендә төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе колхозда мал табибы, әнисе авылда шәфкать туташы булып эшли. Кызганыч, кыз әтисеннән 10 яшендә ятим кала, хәзер әнисе дә юк инде.
Укыган вакытта ук гәзит-журналларга мәкаләләр җибәрә башлый. Беренче кечкенә язмасы Татарстанда балалар өчен нәшер ителгән “Ялкын” журналында кыз 4 сыйныфта укыган вакытта ук дөнья күрә. Ан-нан инде язмалары “Башкортстан пионеры” гәзитендә, “Пионер” журналы, районның “Игенче” гәзитендә еш кына басылып тора.
Калмашбаш урта мәктәбен “яхшы” билгеләренә генә тәмамлаган кыз БДУның филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга кергәч тә матбугат басмалары белән хезмәттәшлек итә. Дүртенче курсны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән Аблай егете Илсур Арсланов белән гаилә корып җибәрәләр. 1992 елда Гө-ларабыз берьюлы ике шатлык кичерә: дипломлы да, уллы да була — көзгә кечкенәләре Динислам дөньяга килә. Гөлараны “Тулпар” журналы һәм “Өмет”гәзите редакцияләренә эшкә чакыралар, ул “Өмет”не сайлый.
Менә шул көннәрдән алып инде 20 ел вакыт үтеп киткән. Бүген басманың иң җаваплы һәм иң тынгысыз саналган хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән Гөлара Арсланованы күпләр белә һәм хөрмәт итә. Республика гәзите редакциясенә кемнәр генә килми дә, кемнәр генә нинди генә мәсьәләләр буенча шалтыратмый. Гөлара ханым аларның һәммәсе белән дә уртак тел таба, гәзитнең мөмкинлекләре булган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ә бит халык белән аралашу, тормышның мең төрле проблемаларын үз күңелең аша үткәреп, кешеләргә ярдәм итәргә омтылу һәм гәзитнең халык арасында абруен саклап калу өчен нечкә психолог та, сердәш тә, төпле белемгә ия булу да мөһим. Якташыбыз Гөлара Әнвәр кызы Арслановага нәкъ шундый сыйфатлар хас та инде. Язган материаллары укымлы, алар белән дә күпләрнең күңел түрендә урын алды ул. “Өмет”нең “Сихәт” кушымтасын, “Бакчачы мәшәкатьләре” сәхифәсен бөтен күңелен салып алып бара. Гәзит укучыга сәламәтлек саклау, табиблар белән җитди әңгәмә тәкъдим итү, гади кешеләр хакында язу – аның яратып, бар тырышлыгын салып яктырткан темалары.
Хатын-кыз өчен бәйрәм, шатлык алып килгән ямьле яз Гөлара Әнвәр кызына да зур сөенеч китерде: ике дистә ел башкарган шушы хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәһаланды– аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Чакмагыш кызы исемен олылавың өчен зур рәхмәт, Гөлара! Бик күп санлы Чакмагыш туфрагында туган күренекле шәхесләр санын тагын бергә арттыруың – бик шатлыклы хәл. Без – якташларың, белем һәм тәрбия биргән мәктәбең, укытучыларың, авылдашларың, сабакташларың, синең белән хаклы рәвештә горурланабыз, сине яратабыз. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, хәләл җефетең Илсурың белән тигез, бәхетле тормыш, яңадан-яңа хезмәт уңышлары юлдаш булуын телибез.
Зирена Бәдретдинова
Похожие новости:
-
17.03.2015: Район яңалыклары
“Без андый түгел”...
-
12.03.2015: Район яңалыклары
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә
-
15.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!