» » Уртак көч белән генә җиңеп була

Уртак көч белән генә җиңеп була

25-06-2015, 13:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 428 | Комм.: 0
Уртак көч белән генә җиңеп була
Районда  балигъ булмаган үсмерләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү,  авыр тормыш хәлендә калган  үсмерләр белән эшләүче дәүләт һәм  хокук саклау органнарының эшчәнлегенен яхшырту көнүзәк  проблемаларның берсе булып тора. Шуңа да  балигъ булмаган балалар белән  эшләү һәм аларның  хокукларын яклау буенча комиссиянең  роле көннән-көн арта бара.
18 июнь көнне район мәгариф бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Имангулова, үзәк дәваханә табибы Урал Ирназаров, 85 санлы һөнәрчелек лицее директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урын-басары Светлана Богданова, муници-паль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, беренче урта мәктәп директоры Радик Әмирханов, балигъ булмаган балалар хокукларын саклау бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова, яшьләр үзәгенең педагог-психологы Фируза Сакаева, район мәшгульлек үзәге директоры Айдар Зәйнетдинов катнашты.
Утырыш барышында  балигъ булмаган-нар арасында җинаятьчелекне, наркоманияне,  алкоголизмны кисәтү кебек актуаль мәсьәләләр каралды.
Балаларын  тәрбияләү буенча  үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән әти-әниләр турында үсмер тарафыннан җинаять кылынгач яки  балалар го-меренә һәм  сәламәтлегенә куркыныч яный торган шартларга дучар булгач  кына билгеле була.  Кыз-ганыч, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, мәктәпләр һәм районыбызның башка оешмалары  һәрвакытта да тәрбия  процессында бер-берсе белән хезмәттәшлек итми.
Дүртөйле шәһәрендә укып йөрүче 18 яше тулмаган Чакмагыш егете М.А. мотоциклга идарә иткәндә тиешле дистанцияне тотмыйча, ”Лада -Калина” автомашинасына барып бәрелә. Өс-тәвенә, балигъ булмаган А.ның әлеге транспортны йөртүгә хокук биргән таныклыгы юк, мотоциклы махсус органнарда исәпкә дә куелмаган. Про-токолда бу хокук бозуларның һәркайсы теркәлгән булса да, үсмер гаебен танымады. Ул аның юлын кинәт кисеп чыккан автомашина руле артында утырган 83 яшьлек водительне гаепле дип исәпли. Килеп туган хәлләрдә гаеплеләрне ачыклау – юл хәрәкәте хәвефсезлеге хезмәткәрләре эше. Комиссия исә балигъ булмаган А.ның таныклыгы да булмыйча мотоцикл руле артына утыру фактын тикшерде. Тикшерү барышында районыбызда былтыр үсмер катнашлыгында булган фаҗига да искә алынып, ата-аналар тагын бер кат кисәтелде. Хокук бозучыга комиссия әгъзалары 1500 сум күләмдә штраф салды.
2001 елгы Я.А. районыбызга Уфа шәһәреннән кайтып, беренче урта мәктәпкә укырга йөри башлый. “Агымдагы елның 2нче апреленнән алып, укырга ул нибары 11 көн ге-нә килде. 51 көн буена ул мәктәп бусагасына эз дә басмады”, – диде аның турында мәктәп директоры Ра-дик Габделфәрит улы Әмирханов. Бераз вакыт үткәч, үсмернең шәһәрдә дуслары белән телефон урлауда катнашканлыгы ачыклана. Моның өчен Уфа шәһәр округы суды аны 30 көнгә ирегеннән мәхрүм иткән булган. Әлбәттә, барлык тәрбия проблемаларын мәктәп җаваплылыгына гына аударып калдыру дөрес түгел. Төп арадашчы булып  гаилә кала. Аның белән, бигрәк тә бала үсешенең башлангыч  чорында,   бернәрсә дә тиңләшә алмый. Әти-әниләрнең үз-үзләрен әхлакый яктан тотышы, аларның шәхси үрнәге  балаларның  эчке дөньясы формалашуга гаять көчле йогынты ясый.  Бүген шактый гаиләләрнең матди яктан гына түгел, әхлакый яктан да ярлылануы турында  сөйләргә туры  килә. Аларда   балаларның кадере, аларны тәрбияләү  арткы планга күчә. Күпчелек җинаятьләрне нәкь менә әхлакый яктан ярлы гаиләләрдәге үсмерләр кыла. Әлеге гаиләнең башлыгы да «шайтан суы» белән дуслашкан, улы турында ул хәстәрлек күрми, аны тәрбияләү турында уйламый да.
Калтасы районыннан килгән З.С. гаи-ләсе балалары белән шушы көннәрдә районыбызның коллектив бакчаларына килеп урнашуы ачыклана. Бу күренешкә күрше бакчага килгән кеше тап була. Ул тиз арада бу хакта тиешле органнарга хәбәр итә. Күп балалы гаилә үзәк дә-
ваханәгә китерелеп, биредә аларга тиешле игътибар һәм тәрбия күрсәтелә. Соңыннан бу гаиләнең шулай район-нан- районнарга күчеп йөрүе ачыклана. Бүгенге көндә актуаль проблемаларның  берсе –  социаль яктан хәвефле гаи-ләләрдә яшәүче  балаларның  һәм үсмерләрнең авыр хәле.
Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау – комиссия эшенең  төп юнә-лешләреннән  берсе. Үсмерләр арасында  җинаятьчелекне уртак көч белән  генә җиңеп була. Җәмгыятебез дә  ба-лаларга кагылышлы  проблемаларга битараф булып калмыйча, игътибарны арттыра төшсә иде...

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: