Тормыш авырлыкларын эчкечелек оныттырмый
2-06-2015, 11:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 525 | Комм.: 0
22 майда муниципаль район хакимияте каршындагы социаль хәвефле хәлдәге гаиләләр белән эшләү һәм балигъ булмаган үсмерләр хокукларын яклау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышлары булды. Һәр чактагыча, аларда авыл биләмәләрендә төрле хәлләргә бәйле авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр һәм үсмер балаларын язмыш кочагына ташлап, кәеф-сафа корып яшәүче хәсрәт ата-аналар, артык иркенлектә буш вакытларын хәвефле шөгыльләрдә үткәрергә яратучы яшүсмерләр каралды.
Тәүдә авыр хәлдә калган гаиләләр белән эшләү турында Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте баш-лыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова сөйләп үтте. Кызганычка каршы, заман чире – эчкечелекне өстен куеп, кешелек алдындагы изге бурычы, ягъни дөньяга китергән сабыйларын тиешенчә тәрбияләп үстерүдән чит-ләшүче хәсрәт ата-аналар саны киме-ми. Хәмер сазлыгына батмаган, әмма бала тәрбияләүне тиешенчә башкармаучы, йорт-җирләрен пөхтә тотар-га теләмәгән гаиләләр дә бар әле. Мондыйлар дәүләт ярдәмен көтеп кенә ятып, йөрәк түрендә йөртеп дөньяга китергән нарасыйлары иминлеге хакына хезмәт салудан читләшергә гадәтләнгән, дөнья көтүгә җиңел-җилпе караулары аркасында күпләре юньле-рәтле тормыш та кора алмыйлар. Әлбәттә, авыр хәлдә башка сәбәпләр аркасында калучылар да юк түгел, һәм алар барысы да игътибар үзәгендә тотылырга тиеш.
Зөлфия Мөбәрәк кызы исәптә торган һәр гаилә белән тәгаен башкарылган эшләр турында бәян итте, аларны борчыган мәсьәләләрнең район күләмендә хәл ителердәйләрен билгеләде. “Кайсыбердә йомшаклык та күрсәтә-бездер, кемнәргәдер катыракта бәреләбездер кебек, ләкин төп максатыбыз – янәшәбездә авыр хәлдә калган гаиләләргә моннан тизрәк чыгу юлла-рын табышу, ихлас ярдәм итү икәнлеген аңласыннар иде”, – диде ул әченеп.
Арада хәлләрне яхшы якка үзгәртер өчен барысын да эшләргә омтылучылар да юк түгел, һәм андыйлар белән эш итү күпкә рәхәтрәк тә. Бу юлы да хакимият башлыгы Сыйрышбаштан С. гаиләсен, авыр хәлдән чыгулары сәбәпле, исәптән төшерүне сорап мөрәҗәгать иткәч, комиссия әгъза-лары бертавыштан хуплады. Балигълык яшенә җитү сәбәпле, башка авыл-
лардан ике үсмерне дә исәптән төшерделәр. Ләкин алар барыбер күз уңыннан ычкындырылмаячак, игътибарда тотылачаклар.
Утырышта шулай ук Иске Калмашта яшәүче С. гаиләсен дә исәпкә алырга карар ителде. Ике сабый үсеп килүче бу гаиләне дә тугры юлга бастырыр өчен бергәләп көч салырга туры киләчәк.
Башлыча бер үк әгъзалардан торганлыктан, сүз әкренләп балигъ бул-маган үсмерләр хокукларын яклау буенча комиссия утырышына тәкъдим ителүчеләргә күчте. Иске Ихсаннан Ф. гаиләсендә тәрбияләнүче дүрт сабый бер ел буена социаль при-
ютта тәрбияләнәләр. Дәүләт карамагында тормышлары яхшы булса да, нарасыйларга әти-әни тәрбиясе, гаилә җылысы якынрак. Утырышка чакырып китерелгән ир белән хатынга комиссия әгъзалары шунысын ныклап аңлатырга тырышты, балаларын гаиләгә кайтаруда ярдәм вәгъдә итте. Мондый сабак әлеге гаилә башлыкларына уйланырга, тәртипләрен яхшы якка үзгәртергә этәргеч булгандыр, дип ышанасы килә.
Чакмагышта яшәүче 2000 елгы А. үзе кебек үсмерләр белән төн уртасында Игенче авылы ягындагы “Ак-чарлак” җәйге ял лагеренда хәрби-патриотик җыенда булган үсмерләрнең тынычлыгын бозарга маташканда тоткарланган. Безнең районга күптән түгел генә күченеп килгән гаиләдә тәрбияләнүче үсмернең әлеге кылыгын әтисе төрлечә аңлатырга маташты. Комиссия әгъзалары егетне исәпкә куярга карар итте, әтисенә административ штраф салынды.
Аблайда яшәүче үсмер малай бер-ничә мәртәбә урындагы сәүдә ноктасын “чистарткан”. Аның кесәсендә кайдан акча барлыкка килүе белән кызыксынмаган әнисе комиссия утырышында да булмады. Биләмә башлыгы вазифасын башкаручыга киләсе уты-рышка үсмерне дә, әнисен дә мотлак алып килергә кушылды. Николаевкада яшәгән 1998 елгы үсмер егет еш кына спиртлы эчемлекләр кулланылган хәлдә тоткарлана. Берничә тапкыр административ штраф салынуга карамастан, ул төзәлергә ашыкмый. Комиссия әгъзалары аның белән җитдирәк эш алып барырга карар итте.
Көсәкәйдән 17 яшьлек үсмер егет Д. иртәнге 6 да бер төркем дуслары белән Каразирек авылы буасында законсыз балык тотуда шик төшеп тоткарланган. Моңа кадәр кырын эшләрдә күренгәне булмавын, өстәвенә әлеге шөгыльдә шәхсән катнашмавын тәүбә итеп белдерүен исәпкә алып, әнисенә административ штраф салу белән чикләнелде.
Яңа Почкактан дүрт баласын ташлап 7 шәр көнгә югалып торучы Г. ханыма, Үрнәктән ике баласын карамыйча йөргән Э. ханыма да штраф салынды, өстәвенә 1989 елгы соңгысының ике сабыен социаль приютка алып урнаштырырга карар ителде.
Күрүегезчә, тирә-якта игътибарсыз гаиләләр калмасын өчен күп эшләнелә. Мондый ямьсез күренешләр бөтенләй булмасын иде дә бит, ләкин аларны ачыклап, тиешле чара күреп торырга тиешлегебез бәхәссез.
Фәнис Әмирханов,
комиссияләр әгъзасы.
комиссияләр әгъзасы.
Похожие новости:
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Алда хәзер – тормыш имтиханы
-
28.04.2015: Район яңалыклары
Ана – шәфкать диңгезе, диләр, ә болар – хәмер күле
-
17.03.2015: Район яңалыклары
“Без андый түгел”...
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы