» » Нәтиҗәләрне барлап, максатлар билгеләп

Нәтиҗәләрне барлап, максатлар билгеләп

25-08-2015, 15:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 509 | Комм.: 0
Нәтиҗәләрне барлап,  максатлар   билгеләп
Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калды. Тиздән мәктәпләр, балалар бакчалары балаларның шат тавышларына күмеләчәк. Мәгариф хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куелды, максатлар билгеләнде.Үткән уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре турында безнең хәбәрчебез белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева әңгәмәләште.
— Мәнзүрә Җәүдәт кызы, яңа уку елына аяк басканда һәр педагогик коллектив, һәр укытучы билгеле бер юнәлеш сайлый, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә инновацион технологияләргә өстенлек бирә. Үткән уку елы белем сыйфатын арттыру, имтиханнарны тапшырганда яхшы нәтиҗәләргә ирешү максаты белән билгеләнде. Бу безнең районның мәгариф тормышында ничек чагылыш тапты?
— Мактанып түгел, уку сыйфаты, БДИ нәтиҗәләре чагыштырмача югары булып, чыгарылыш укучылары яхшы күрсәткечләр белән үзләре теләгән уку йортларына укырга керделәр. Конкрет саннарга игътибар иткәндә, 2014 - 2015 уку елында урта мәктәпне тәмамлаган 182 укучының 116 сы югары уку йортлары студентлары булдылар, бу 63% тәшкил итте. 62 укучы урта махсус белем бирү йортларында (34%), калганнары һөнәрчелек - техник училищеларында укуларын дәвам итәчәк. Быел 343 укучы 9 сыйныфны тәмамлап, шуларның 195- е 10 сыйныфка киләчәк. 105 укучы урта махсус белем бирү йортлары, калганнары шулай ук һөнәрчелек-техник училищелар укучылары булдылар. Гомумән, район буенча алганда, белем сыйфаты 57,2% тәшкил итте. БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләре 2013-2014 уку елы белән чагыштырганда, күп кенә фәннәрдән югарырак булды. “Игенче” битләрендә имтиханнарга кагылышлы мәкаләләрне бик еш язып тордык, әзерлекне октябрь аеннан ук башладык: мәктәпләрдә балалар белән, әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бардык, БДИ сынауларын үтеп карадык һәм нәтиҗә дә яхшы булды. Бигрәк тә Үрнәк , Имәнлекул, Чакмагыш беренче, гимназия, Яңа Балтач урта мәктәбе укучыларының имтихан күрсәткечләре чагыштырмача югары булды. БДИ 2016 елда да шул ук тәртиптә үтәчәк, шуңа күрә быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына, әти-әниләренә киңәшем шул: укырга, әзерләнергә кирәк – нәтиҗә яхшы булачак. Укытучыларга да киңәшем шул: һәр әти-әнине, һәр баланы белем ягыннан гына түгел, психологик яктан да дөрес әзерләргә кирәк. Кайчак укытучының уйламыйча әйткән сүзе бөтен эшкә киртә була. Укытучы һәрвакыт һөнәри яктан оста , белемле булып калырга тиеш. Белүебезчә, БДИ – 2015 нең бер үзгәреше математика фәненә кагыла – кемдер база, кемдер профиль өлешеннән имтихан тапшырды. Профиль өлешен сайлаган 146 укучының 46 сы минималь балл җыя алмады. Бу, бер яклап, математика фәненнән имтиханны тапшыруда безнең әле проблемалар бар икәнне күрсәтсә, икенчедән, киләсе елда база өлешен барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да тапшырырга кирәк (аттестат алырга ышанычлырак булсын өчен), дигән сүз. Профиль өлешен бары тик югары уку йортларына баручылар гына бирсен һәм нәтиҗәле әзерләнсен, дип әйтәсе килә.
—Нефтекама шәһәрендә үткән республика август киңәшмәсе мәгариф хезмәткәрләре алдына нинди бурычлар куйды?
—Быел республика август киңәшмәсе ”Бердәм ачык белем бирү даирәсе” девизы белән үтте. 5 мәйданчыкта белем бирүнең ачыклыгын һәм сыйфатын тәэмин итү, балаларга хокуки һәм патриотик тәрбия бирү,үз-ара челтәр бәйләнеше – төрле оешмалар ресурслары, интеграция моделе һәм сәламәтлеге чикләнгән балаларга белем бирүне тәэмин итү проблемалары каралды, киләчәккә бурычлар куелды. Безнең район мәгариф системасы да, республика алдында торган бурычларны кабул итеп, үзебезгә киләчәккә максатлар куябыз: электрон белем бирүгә күчүне тизләтергә, балаларга һәрьяклап үзен үстерергә мөмкинлекләр булдырырга, булганнарын нәтиҗәле кулланырга һ.б.
—Безнең районда кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә?
—Кадрларга килгәндә, район белем бирү учреждениеләрендә алар җитә, хәтта артыгы белән. Ләкин шунысы эчне кыра: кадрлар картая, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында пенсия яшендәге педагоглар арта. Яшьләр кайтмаган очракта бу проблеманы берникадәр чишәргә ярдәм итә, әлбәттә. Ләкин яшьләр эшсез булып, пенсия яшендәгеләр аларга юл куймауны аңлап бетмим. Республика башлыгы Р.З.Хәмитов та кадрларның картаюына борчылуын белдерде.
—Мәктәпкәчә яшьтәге балалар барысы да урыннар белән тәэмин ителгәнме?
—Бүгенге көндә районда барлыгы 23 балалар бакчасы эшли, аларда 1487 бала шөгыльләнә, 119 тәрбияче һәм 17 балалар бакчасы мөдире бәләкәчләрнең һәрьяклап үсүе өчен тырышлык сала. Кыскасы, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр барлык бала да урын белән тәэмин ителгән.
—Балаларның җәйге ялы турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез икән.
—Быел җәйге каникулларда барлык балаларның 99% ы мәктәпләрдәге көндезге , “Чайка”,”Почтовик”лагерьларында ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Төрле формалардагы мондый ялдан бер бала да читтә калмады, бу – былтыргыдан күбрәк, дигән сүз.
—Яңа уку елына әзерлек нинди дәрәҗәдә оештырылды?
—Яңа уку елына районның барлык белем бирү учреждениеләре дә әзер. 5 юнәлештә комиссия караганнан соң, шундый нәтиҗәгә киленде. Кемдер бик яхшы әзерләнгән, кемдәдер әзрәк игътибардан читтә калдырган җирләр дә бар, әмма алар барысы да балаларны каршы алырга әзер. Яңа уку елында һәммәбезгә дә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, зур биеклекләр юлдаш булсын!

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: