» » Белем дәрәҗәсе былтыргыдан югарырак

Белем дәрәҗәсе былтыргыдан югарырак

25-06-2015, 13:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 439 | Комм.: 0
Бердәм дәүләт имтиханнары
Кайчан гына район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме шаулап-гөрләп узган иде…Бүген инде чыгарылыш укучылары, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетереп, үзләре теләгән уку йортларына укырга керергә җыеналар. Шунысы игътибарга лаек: уку елы дәвамында ата-аналар белән очрашулар,педагогларның һәр балага индивидуаль карашы, укучыларның да бу мәсьәләгә җитди каравы, район гәзите битләрендә әледән-әле мәкаләләрнең дөнья күрүе уңай нәтиҗәләр бирде: быелгы имтиханнарның баллары узган елдагыга караганда күпкә югарырак булуы ачыкланды. Бу сынауларда районның 12 мәктәбеннән 182 укучы катнашты. Рус теленнән билгеләр район буенча уртача 66 балл тәшкил итте.Үткән елда ул 55 булган.
Математика фәне буенча имтиханга быел берникадәр үзгәрешләр кертелде: база һәм профиль өлешләре буенча аерым билгеләр һәм баллар куелды. База өлешен 140 укучы эшләде, 159 гариза кабул ителеп, 19 кеше имтиханга бөтенләй килмәде. Имтихан тапшыр-ганнарның 53енә — “5”, 56 сына – «4», 26сына «3» билгеләре куелды. Кызганычка каршы, 5 укучының белеме “2” билгесе белән бәһаланды. Профиль өлешен тапшырырга 173 укучы гариза язган иде, шуларның 146 сы бу сынауларда катнашты. Район буенча уртача балл – 42 тәшкил итте. Былтыр бу күрсәткеч 38,5 балл иде. Мәктәпләр арасында уртача иң югары баллар Үрнәк (72) һәм Яңа Балтач (70) урта мәктәпләрендә. 40 укучы профиль өлешен үтә алмады, әмма алар база өлеше буенча имтиханны тапшырды.
Химия фәненнән уртача балл —58, узган елда ул 45,3 иде, физикадан быел район буенча уртача күрсәткеч 54 баллга җитте, былтыр 43,75 кенә булды. Шулай ук рус әдәбияты, җәмгыять белемнәре нигезләре, тарих, география фәннәреннән дә укучыларның белем дәрәҗәсе чагыштырмача яхшы булуы күзәтелде. Физика фәненнән Яңа Балтач урта мәктәбе укучысы Булат Исламов 98 балл җыйса, Үрнәк урта мәктәбе укучысы Луиза Гәрәева географиядан имтиханны 97 баллга тапшырды. Әйтер сүзем шул: тырышлык беркайчан да бушка китми, бары тик максатларга ирешер өчен барын да эшләргә әзер булырга гына кирәк . Әнә шундый катлаулы юллар үтеп, сезгә барыгызга да үзегез теләгән уку йортларында белем алырга язсын, кадерле чыгарылыш укучылары!

Мәнзүрә Нәбиева,
мәгариф бүлеге начальнигы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: