Белем учаклары янә ишекләрен ача
1-09-2015, 12:05 | Төрлесеннән | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Бүген районның 25 мәктәбендә беренче кыңгырау бәйрәме үтә. Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән 396 райондашыбыз өчен ул беренче тапкыр яңгырый. Яңа 2015-2016 уку елында барлыгы 3334 укучыга 374 педагог белем һәм тәрбия бирәчәк, 11 сыйныфны 155 егет һәм кыз тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басачак. 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 100 дән артык тәрбияче бәләкәчләр белән эшләячәк. Белем бәйрәме көнне һәр сыйныфта “Мин – талантлы!” исеме астында класс сәгатьләре үтә. Өстәмә белем бирүгә, яшь буынның һәрьяклап үсүенә, аның талантын, иҗади сәләтләрен ачуга да зур игътибар бүленә. Балалар иҗат үзәгендә хезмәт салган 17 педагог быелгы уку елында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган меңнән артык баланы кабул итеп, 5 юнәлеш буенча эш алып барачак, ул “Барысы өчен һәм һәркемгә дә” дигән девиз белән оештырыла.
Похожие новости:
-
01.09.2015: Котлаулар
Изге өметләр аклансын!
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Нәтиҗәләрне барлап, максатлар билгеләп
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Алда хәзер – тормыш имтиханы
-
24.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары