» » Изге өметләр аклансын!

Изге өметләр аклансын!

1-09-2015, 12:02 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Беренче сентябрь һәммәбезнең күңелендә ак өметләр, олы максатларга юл башы булып саклана. Ак күлмәкле, ак алъяпкычлы малайлар һәм кызлар өр-яңа көч белән белем баскычыннан үрләргә артыла башлый, укытучы абый-апалары аларны илебез өчен кирәкле, белемле һәм тәрбияле гражданнар итеп үстерү юлында яңа уңышларга юл сала, дулкынланган әти-әниләре исә, газиз балаларының якты киләчәген хәстәрләп, мәктәп белән тыгыз бәйләнештә белем һәм тәрбия дөньясына чума. Кичәге гамьсез сабыйларның күпчелеге бүген инде башка дөнья – югары, махсус урта һәм урта һөнәрчелек белем бирү йортларында фән үрләрен яулый башлый.
Хөрмәтле якташларым, укучылар, укытучылар, студентлар, ата-аналар! Изге хыялларыгыз, якты өметләрегез аклансын, юраганнарыгыз юш килеп, күңелләрегез күтәренке, эшләрегез уң, хезмәтләрегез лаеклы бәһалы булсын!

Әзерләде: Вадим Соколов, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, “Базы” кооперативы рәисе.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: