Изгелегегез үзегезгә савап булып кайтсын
14-07-2015, 10:44 | Төрлесеннән | Просмотров: 554 | Комм.: 0
Иске Бәшир урта мәктәбендә 2009 елдан матур бер традиция яшәп килә. Мәктәбебездә озак еллар хезмәт салган, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран-укытучы Ришат Сирай улы Абдуллинның якты истәлегенә багышлап фонд оештырылган иде. Хөрмәтле хезмәттәшебезнең игелекле улы, шушы мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына чыккан эшкуар, иганәче Азат Ришат улы Абдуллин ел саен безнең укучыларга ил күләмендә данлыклы “Артек” һәм Башкортстандагы “Звездочка” балалар лагерьларына сертификат тапшыруны матур йолага әверелдерде.
Менә быел да, 30 майда, Балаларны яклау көне алдыннан 10 балага Татарстан башкаласы Казанга барып, өч көн дәвамында бушлай бу данлыклы шәһәр белән танышу, ял итү шатлыгын бүләк итте.
19 июньдә без бик уңайлы автобуста сәяхәткә юлландык. Балалар бу көннәрдә кунакханәдә яшәп, “Ривьера” аквапаркында ял иттеләр, Казан буйлап экскурсиягә һәм кинога бардылар, теплоходта йөрделәр. Кичен Бауман урамының матурлыгына сокланып, җәяү-ләп карап йөрдек.
Балаларга шундый зур бәйрәм-куаныч бүләк иткән өчен Азат Ришат улына, автобус белән тәэмин иткән “Хәзинә-тур” җитәкчесе Камил Олим улына, алыштыргысыз шоферыбыз Фәнил Фагамовка, безне каршы алып, оештырып, озатып калучы “Хәзинә-тур” хезмәткәре Алик Мәхмүтовка балалар, ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Барысына да эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Изге күңелле якташыбыз Азат Ришат улына аеруча зур рәхмәт сүзләребезне җиткереп, гел шулай кешеләрне куандырып, шатлык өләшеп, кылган изгелекләре үзенә кайтып, бары тик игелек-шатлыклар гына күреп яшәргә язсын, дип телибез.
Барлык укытучылар, ата-аналар исеменнән төркем җитәкчесе, китапханәче
Әзерләде: Зәлифә Фәйзуллина.
Похожие новости:
-
30.06.2015: Район яңалыклары
Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...
-
02.06.2015: Җәмгыять тормышы
Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Алда хәзер – тормыш имтиханы
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды