Һөнәри осталыкка ирешеп
2-02-2016, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 321 | Комм.: 0
29 гыйнварда гимназиядә “Ел укытучысы – 2016” конкурсы үтте. Биредә районыбызның 10 мәктәбеннән килгән 11 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты. Һәр елдагыча, конкурс 3 этапта үткәрелде. Ярышның беренче өлешендә укытучылар әзерләгән материаллар каралды, икенче өлешендә ачык дәресләр, мастер-класс күрсәтелде һәм өченче этапта визит карточкасын тәкъдим итү булды.
Быел да яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче, олы хөрмәткә, бары тик соклануга лаек укытучыларыбыз ныклы әзерлек белән чыгыш ясады. Аларны заман куйган таләпләргә җавап бирерлек эш тәҗрибәсе, һәр яңалыкка омтылыш, югары һөнәри осталык, шул ук вакытта җәмгыятьтә иң алдынгы урынны биләүләре берләштерде. Бәйгедә катнашучылар өчен янып-көеп утырырга үзләре эшләгән педагогик коллективлардан коллегалары җыелды. Экранда һәрберсенең педагогик тормышын чагылдырган видеоязмалар күрсәтелде.
(Дәвамын безнең 12 санлы гәзит битләрендә укый аласыз)
Похожие новости:
-
05.01.2016: Район яңалыклары
Еллар тыныч, илләр имин булсын!
-
03.10.2015: Котлаулар
Киләчәгебез язмышы сезнең кулларда
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз
-
24.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша