Еллар тыныч, илләр имин булсын!
5-01-2016, 12:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
Яше-карты өчен көтеп алынган, могҗизаларга бай иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел.
Район тарихы битләренә якты, әһәмиятле вакыйгалары белән кереп калды үткәне, чакмагышлылар өчен яңа казанышлар, Башкортстанга танытырлык уңышлар елы булды ул. Басулар нигъмәте —алтын бөртекләр белән келәтләр тулды, ферма бина-лары төзек, маллар тук кышлый, продукция мул алына. Шуңа да сөенеп бәйрәм итә бүген авыл хезмәтчәне. Һәркайда күңеллелек, шатлык хөкем сөрә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә иртәлекләр, мәктәпләрдә – бал-маскарадлар оештырылды, мәдәният йортларында өл-кәннәр өчен кичәләр үтте. 25 декабрьдә Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысына иң актив, укуда да, спортта да алдынгы, җыр-биюгә дә сәләтле укучылар чакырылды. Шул ук көнне кичен район мәдәният йортына Яңа ел кичәсенә өлкәннәр җыелды. 28 декабрьдә үткән “Сихри төн” дип исемләнгән кичә дә күңелдә уелып калырлык булды.
Ә менә район үзәгендә оештырылган (26 декабрьдә) Яңа ел алды ярминкәсе райондашларыбызның аз-ык-төлеккә ихтыяҗын ка-нәгатьләндерерлек иде. Бу көнне авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, крәстиян-фермерлар, шәхси йорт ихаталары, эшкәр-тү предприятиеләре, шәхси эшкуарлар үзләре җи-тештергәнне тәкъдим итте. Сыйлы табыннар артында туйлар, туган көннәр үтте, байтак яшь гаиләләр бәби котлатты, Яңа елны яңа йорт-ларда каршылаган бәхетлеләр күп булды.
Яңа ел чаралары арасында иң чагуы, әлбәттә, 30 декабрьдәге өч пар җигелгән атлар – тройкалар парады иде. Чыршы янында Кыш бабай, Карсылу һәм Яңа ел, чыгышларны җыр-моң белән бизәүче сәхнә үзешчәннәре осталыгына конкурслар булды. Матур итеп бизәлгән атларда Чакмагыш урамнарыннан уйнап-җырлап узды алар, тирә-юнь җиз кыңгырау һәм гармун моңнарына күмелде. Ифрат матур, шул ук вакытта хисләндергеч тә тамаша бу. Малкайлар-гүзәл җанкайлар да гүя Яңа ел бәйрәмен көтеп ала, башын югары тотып, артларыннан кар-бураннар туздырып горур уза. Күркәм гадәтләрнең саклануы сөендерә, кышкы көннең илаһилыгы тагын да чагурак булып күренә кебек.
Тройкалар берсеннән-берсе матуррак бизәлгән, гармунчылары-җырчылары да талантлылар арасыннан сайлап алынган. Жюри әгъ-заларына беренчелекне билгеләү җиңел генә булмады, әлбәттә. Шулай да конкурс җиңүчеләрсез булмый. Му-ниципаль район Советы сәркатибе Реканс Ямалиев конкурска йомгак ясады. “Победа” хуҗалыгыннан килгән тройка беренче урынны яулады. “Заря” коопе-ративы атлары – икенче, “Герой” – өченче, “Алга” – дүртенче, Ленин исемендәге кооператив бишенче урынны биләде, акчалата призлар тапшырылды.
Һәр елдагыча, боз шәһәрчекләренә конкурс игълан ителгән иде. Реканс Фәнил улы аның нәтиҗәләрен дә әйтеп узды. Беренче урынга Яңа Балтач авылындагы боз шәһәрчеге лаек булды. Икенче урын Калмашбаш һәм Юмаш авыл Советларына бирелде. Өченче урынны Рапат һәм Имәнлекул авыл Советлары бүлеште. Район үзәгендәге шәһәрчекләр арасында ветстанция һәм гимназия коллективларының иҗади эшчәнлеге иң яхшысы дип табылды. Һәр авылның үз осталары-уңганнары бар. Алар авыл котын тота, яшәешен ямьле итә. Быел да байтак кеше яшәгән йорт алдына, ихата-тирәсенә чыршы бизәп, кар-боздан Кыш бабай, Карсылу, төрле җәнлек сыннары ясап бәйрәм кәефе тудырды. Бу җәһәттән Сыйрышбаш авылында яшәүче Риф һәм Фәрәһия Мусиннарны мактап үтми мөмкин түгел. Алар һәр елны конкурста актив катнаша, Риф абыйның осталыгының чиге юк. Үткән ел аларның әкияти мәйданчыгын хәтта Башкортстан телеви-дениесенең БСТ каналыннан күрсәттеләр. Бу юлы да Мусиннар беренче бүләккә лаек булды.
(Дәвамын 2-нче санлы гәзит битләрендә укый аласыз кадерле укучыларыбыз!)
Әзерләде: Зифа Галиева
Похожие новости:
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Җиңүчеләргә – бүләкләр
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...
-
30.12.2014: Район яңалыклары
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!