» » Киләчәгебез язмышы сезнең кулларда

Киләчәгебез язмышы сезнең кулларда

3-10-2015, 12:25 | Котлаулар | Просмотров: 544 | Комм.: 0
5 октябрь – Укытучылар көне

Киләчәгебез язмышы сезнең кулларда
Изге һөнәр ияләре – Укытучылар бәйрәме иң күркәм тантаналардан исәпләнә. Яшь буынга төпле белем, ныклы тәрбия бирүче укытучыларны җәмгыятебезнең киләчәк язмышын хәл итүчеләр дип әйтергә нигез бар. Мәгърифәт – дөньяда иң кирәкле, иң куәтле корал ул, чөнки белемле кешеләр зур көчкә ия. Укытучылар бар белемен, күңел, йөрәк җылысын, тормыш тәҗрибәсен балаларга тапшыра, шәхси үрнәгендә үсеп килүче буында гүзәл кешелек сыйфатлары тәрбияли. Районыбызда шушы изге һөнәрне сайлап, аңа тугрылык саклаучылар байтак. Фидакарьлек өлгеләре белән алар күп буын вәкилләренә белемле булырга ярдәм күрсәтте, мәгарифне үстерүгә шәхсән өлеш кертеп, бай традицияләр тудырдылар. Тынгысыз һәм үтә җаваплы хезмәтләре белән шактый укытучы һәм тәрбиячеләребез олы дан-хөрмәткә, дәүләт бүләкләренә, халык ихтирамына лаек булды. Өлкән коллегалары белән беррәттән яшь буын педагоглар да укыту-тәрбия эшендә матур хезмәт үрнәкләре күрсәтә, сайлаган һөнәрен ихлас күңел салып башкара.
Хөрмәтле укытучы-тәрбиячеләр, бөтен гомерләрен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, яңадан-яңа иҗади ачышлар, зур хезмәт уңышлары, бәхет, хезмәт күтәренкелеге телим. Яраткан хезмәтегез канәгатьлек хисе генә китерсен, укучыларыгыз яхшы билгеләре, өлгеле тәртипләре белән куандырып, рухландырып торсын.

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.


Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!


Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр – мәгариф тармагында армый-талмый фидакарьлек өлгеләре күрсәтүчеләр! Барыгызны да ихлас йөрәктән Укытучылар көне белән котлыйм! Укытучы һәм тәрбияче борын-борыннан җәмгыятебездә иң кирәкле һөнәрләр. Тормышта нинди генә биеклекләр, дан-шөһрәт яуламасын, һәр кеше үзенең казанышлары белән тәүге тапкыр тәрбия һәм белем орлыклары чәчкән кешеләргә бурычлы булып кала. Заман белән бергә атлаучы, дөньяга прогрессив карашлы, бөтен яңалыкларын үзләштерә баручы, шул исәптән меңәрләгән еллар дәвам иткән изге гадәтләрне саклаучы һәм түкми-чәчми яшь буынга тапшыра килүче укытучы һәм тәрбиячеләребез җәмгыятебез өчен кирәкле шәхесләр тәрбияли, аларны Ватаныбызга тугрылыклы, эшсөяр кешеләр итеп үстерергә тырыша. Укытучылар шулай ук илебезнең, республикабызның икътисадын, мәдәниятен үстерүгә дә зур өлеш кертә.
Сезгә авыр, әмма үтә мөһим эшегездә даими уңышлар, яңа биеклекләр, һөнәри осталык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.

Вадим Соколов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” кооперативы рәисе .


Уңышлар һәм бәхет телим


Мәктәп – үзенә генә хас аерым мохит, җәмгыятебезнең мөһим ячейкасы, буыннар күчәкилешлеген тәэмин итүче гаҗәеп дөнья ул. Шул сихрилектә һәр яңалыклар ап-ак кәгазь битедәй самими сабыйлар күңеленә салучы, аларны белемле һәм тәрбияле, ватанпәрвәр, эшсөяр шәхесләр итеп тәрбияләүче укытучы абый һәм апаларны могҗиза тудыручыларга тиңләргә буладыр. Арабызда әлеге һөнәрне үз иткән, бөтен күңелен балаларга багышлаган белем һәм тәрбия бирүчеләрнең барлыгын тою бездә иртәгәге көнебезгә өмет-ышаныч уята, җәмгыятебезнең лаеклы киләчәге өчен инану тудыра.
Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы-тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итеп, җиңел булмаган хезмәтләрендә зур уңышлар, күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек, бәхет, имин озын гомер телим. Һөнәри осталыгыгыз арта барсын, укучыларыгыз яхшы белеме белән сөендереп торсын!

Наил Баһаветдинов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –
Корылтай депутаты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: