» » Тормышыбыз сезнең белән матур

Тормышыбыз сезнең белән матур

5-03-2016, 15:14 | Котлаулар | Просмотров: 515 | Комм.: 0
Язның тәүге бәйрәме белән, гүзәл затлар!
Тормышыбыз сезнең белән матур
Районыбызның мөхтәрәм хатын-кызлары!
Барыгызны да ихлас йөрәктән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм һәрвакыт яз һәм кояш, яңа өметләр һәм күтәренке кәефне гәүдәләндерә.
Хатын-кызларга караш төбәгән саен алардагы гаҗәеп йомшаклыкның батырлык көче, нәзәкатьлелекнең таләпчәнлек белән берләшүен күреп гаҗәпләнеп бетә алмыйбыз. Яз чәчәге умырзая кебек төрле каршылыклар алдында бирешми торган көчле рухлы булуыгызның күркәм чагылышы бу, изгелек һәм яктылык тантанасы да.
8 март һәммәбез, бигрәк тә ир-атлар өчен кешелек дөньясының гүзәл затларына багышланган иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул. Шушы гаҗәеп матур көнне без, табигать могҗизасы буларак, хатын-кызларның күркәмлеге сере һәм аларның илаһилыгы турында сокланып белдерәбез.
Изге йөрәкле, хәстәрлекле, йомшак назлы куллы, мәрхәмәтле, без, балалары һәм оныклары өчен гомерен корбан итәргә әзер әниләребезгә иң зур хөрмәтебезне җикерәсебез килә. Ватан алдындагы казанышларын бәһалап бетергесез хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары – әби-апаларыбызга да дан һәм хөрмәт!
Гаилә учагында утлы куз саклаучы, балалар тәрбияләүче һәм укытучы, безгә яшәү көче, өмет, мәхәббәт өләшүче гүзәл хатын-кызларыбызның хезмәт сөючәнлеге, сабырлыгы, юмарт йөрәклелеге, эшчәнлелеге алдында баш иябез.
Назлы, мөлаем, кабатланмас гүзәл булып калып, сез югары һөнәри осталык, эшчәнлек кебек сыйфатлар белән олы казанышларга ирешәсез, җәмгыятебездә активлыгыгыз белән аерылып торасыз.
Ихлас йөрәктән барыгызга да сәламәтлек һәм мәхәббәт, якыннарыгызның терәк-таянычын, бәхет һәм бетмәс шатлыклар, якты киләчәккә ныклы ышаныч телим. Көлеп-елмаеп, шатланып-сөенеп кенә яшәгез, хөрмәтле гүзәл затлар! Бәхетле булыгыз!

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.




Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: