» » Аналарча хәстәрлек белән

Аналарча хәстәрлек белән

29-08-2015, 11:45 | Төрлесеннән | Просмотров: 434 | Комм.: 0
Билгеле булуынча, 13 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә авыл Советлары авыл биләмәләре депутатларын сайлаячакбыз. Әлеге мөһим сәяси кампания турында халык ихтирамын яулап эшләгән Совет ветераннары белән әңгәмәләребезне дәвам итәбез. Дистә елга якын Яңа Коты авыл Советы биләмәсе рәисе вазифасында халык мәнфәгатьләре сагында торган хөрмәтле ветеран Фәридә Нәүфәл кызы Латыйпова хәбәрчебезнең сорауларына җавап бирә.
– Фәридә Нәүфәл кызы, биләмә Советларына депутатлыкка кандидатлар арасында гүзәл затлар да күп.Хатын-кызларны ничектер йомшаграк күңелле итеп күрергә күнеккәнбез, ә менә Сез җиде елдан артык биләмә Советына ук җитәкчелек иттегез. Әйтегез әле, хатын-кыз депутатлар ир-атлардан кайсы ягы белән аерыла?
– Русия Федерациясенең төп Законында 18 яше тулган һәр гражданиның – ир-егетме, хатын-кызмы ул – сайлау һәм сайлану хокукына ия булуы беркетелгән. Әйе, без, бигрәк тә хатын-кызлар, гадәттә көчле затларга сыенырга, аларның киң күкрәге артында үзебезне сакланган һәм якланган итеп тоярга күнеккәнбез. Күпчелек очракта үз мәнфәгатьләребезне яклауны да көчле җенес вәкилләренә ышанып тапшырабыз. Шул ук вакытта әлеге җаваплы вазифага сайланучы гүзәл затларның да арта баруы куанычлы. Шәхсән үзем 2003-2011 елларда Яңа Коты авыл биләмәсен җитәкләгән кеше буларак, әйтә алам: хатын-кыз депутат–аналарча хәстәрлекле, гүзәл затларга гына хас игътибарлы, катгый таләпчән, алган эшне ахырына җиткермичә тынычланмый торган чәмле кеше дә ул. Эшчәнлегем чорында биләмә Советында шундый гүзәл ханымнар белән бергәләп, өстәвенә авыл активларын да җәлеп итеп, йорттан-йортка йөреп, җәмгыятьтә ныклы тамыр алган гомум кануннардан читләшүче шәхесләрне, гаиләләрне үгетләп, өндәп, тәртипкә күндереп тайгак юлга кереп китүдән курчалый, авылларны төзекләндерү, ихата-кураларны гөлбакчага әверелдерү, инженерлык челтәрләрен төзек эшләтү, юлларны тәртипкә салу һәм башка беткесез мәшәкатьләрне ерып чыга алдык. Шулай булгач, хатын-кызларны көчсез, нәзберек затлар дип кенә атап булмый. Киресенчә, алар кайсыбердә ир-атлардан күпкә өстәнрәктер дә әле. Кайчандыр биләмә башлыклары сафында без ике генә хатын-кыз идек, хәзер алар шактый арта төште һәм эшләренең дә яхшы баруын күреп, ихлас сөенеп туя алмыйбыз.Кыскасы, депутатлар арасында гүзәл затлар күбрәк булса, тәртип тә яхшырак булыр, дип әйтә алам.
– Бүген әйләнә-тирәдәге хәлләрдән битарафлык саклап, сайлауда катнашудан читләшүчеләргә ниләр әйтер идегез?
– Бая илебез гражданнарының сайлау һәм сайлану хокукы Конституция белән ныгытылган, дигән идем. Бу исә хокук бирү генә түгел, ә һәркемгә изге бурыч та. Бүген, алдагы берничә елга үз мәнфәгатьләребез сагында торучыларны сайларга җыенган мәлдә, аларның кемлеген дә белмичә, өстәвенә аларның мандатын үз тавышыбыз белән ныгытмыйча ничек чыдап утырырга кирәк? Әлбәттә, мин барлык райондашларымны, сез законда каралганча сайлау хокугына иясез икән, мотлак сайлау участокларына килергә һәм үзегезнең округларыгызда иң лаеклы, халык ышанычын аклый алырлык кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырам. Авыл Советы депутаты– көн дә үз арабызда, күз каршыбызда безнең белән аралашып яшәүче халык ышанычлысы ул. Аның кемлеге үзебездән тора.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: