» » Кандидатларны теркәү тәмамланды

Кандидатларны теркәү тәмамланды

28-07-2015, 12:46 | Төрлесеннән | Просмотров: 479 | Комм.: 0
Районыбызда Бердәм сайлау көненә әзерлек алдан төзелгән календарь планга ярашлы эзмә-эзлекле бара. Авыл Советларына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүдән башлап аларны рәсми теркәү көненә кадәр территориаль сайлау комиссиясендә депутатлыкка кандидатлардан китерелгән документларны кабул итү һәм тикшерү буенча төркем тарафыннан аларның тулылыгы һәм чынбарлыкка туры килү-килмәве җентекле тикшереп чыгылды.
2015 елның 21июлендә муниципаль районыбыздагы авыл биләмәләре Советларына депутатлыкка кондидатлар теркәү тәмамланды. Теркәлгән кандидатлардан 161 кеше “Бердәм Русия”, “Гадел Русия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Русия патриотлары” сәяси партияләре вәкилләре булып тора, 109 кандидат үз-үзләрен күрсәткән. 1 кандидат теркәү үткәннән соң күчеп китте. Агитация үткәрү чоры депутатлыкка кандидатлар күрсәтелгән көннән башланды һәм 2015 елның 12 сентябренәчә ноль сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Теркәлгән кандидатлар турындагы мәгълүматлар территориаль сайлау комиссиясенең һәм 55 сайлау комиссиясенең мәгълүматлар стендларында, Интернет челтәрендә – Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүматлар сайтындагы территориаль сайлау комиссияләре бүлегендә урнаштырылган.
Сайлаулар турындагы законнарга ярашлы, территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары депутатлыкка кандидатларның аларга туганлык яки хезмәт урыны буенча буйсыну мөнәсәбәтләре булу-булмауны ачыклый башлады. Комиссиянең чираттагы утырышында участок комиссияләренең аерым әгъзаларының вәкаләтләрен туктату турындагы карарлар кабул ителәчәк, алар урынына резервтагы яңа әгъзалар тәгаенләп куелачак. Территориаль сайлау комиссиясендә сайлау бюллетеньнәрен әзерләү башланды да инде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: