» » Иң лаеклыларга тавыш бирелсен

Иң лаеклыларга тавыш бирелсен

27-08-2015, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 441 | Комм.: 0
Сайлау-2015
Иң лаеклыларга тавыш бирелсен
Билгеле булуынча, 13 сентябрьдә авыл Советы авыл биләмәләре депутатларын сайлау үтәчәк. Әлеге чараның халыкка никадәр мөһим булуы турында безнең хәбәрчебез ике дистә ел Юмаш авыл Советы авыл биләмәсен җитәкләгән хезмәт ветераны Геннадий Тихонов белән әңгәмәләшә.
–Геннадий Кузьмич, белүемчә, Сез – озак еллар дәвамында авыл җирлегендә халык белән күзгә-күз карашып эшләгән җитәкчеләрнең берсе. Бу үтә җаваплы вазыйфаны башкару җиңел эш түгел. Әйтегез әле, шул кадәр еллар халык ихтирамын яулап эшләү өчен нинди кеше булырга кирәк?
–Юмаш авыл Советын мин 1990-2010 елларда җитәкләдем. Тәүдә урындагы депутатлар миңа авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазифасын ышанып тапшырганнар иде, 1992 елда, структуралы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бу вазыйфа авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы дип атала башлады. Үзегез үк белдерүегезчә, бу вазифада эшләү җиңел түгел. Кеше чирләп китсә – табибларга, ниндидер проблема туса – урындагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә. Табиб чирләрне дәваласа, авыл биләмәсе башлыгы йомышы төшеп килгән кешеләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итә. Ә алар күп төрле: кемнәрдер күршеләре белән тыныч кына яши алмый, кемнеңдер гаиләсендә проблемалар бар, кемнедер югарыдагы оешмаларның битарафлыгы борчый, кемнеңдер гомумхалык их-тыяҗларын канәгатьләндерә алыр-лык мәсьәләләрнең тиз арада хәл ителүен күрәсе килә. Кыскасы, биләмә башлыгына оста дипломат та, нечкә тоемлаучы психолог та, үз сүзен нык-лы әйтә алучы абруйлы җитәкче дә, җитешсезлекләрне күзгә карап әйтеп, аларны бетерергә тырышучы таләпчән кеше дә булырга туры килә. Боларның барысына да ирешү өчен тәү чиратта үзең пакъ күңелле, эчкерсез, ачык кеше булырга тиешсең. Менә шушы таләпләргә туры килмәсәм, биләмәдә яшәүчеләр шулкадәр еллар буе миңа үз мәнфәгатьләрен кайгыртуны ышанып тапшырмаслар да иде.
–Тәҗрибәле җитәкче генә түгел, әнә шул халык ихтирамын яулаган депутат буларак, әйтегез әле, җирле Советларга нинди кешеләр сайланырга тиеш?
–Авыл биләмәсе авыл Советы депутаты – бая билгеләмә биргән сыйфатларның һәммәсенә дә ия кеше ул. Аңа халык чын-чынлап ышанырга, кирәк чакта ныклы таяныч табарга, үзен борчыган сорауларның иң дөрес һәм гадел хәл ителәчәгенә ышанычлы булып мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, авыл Советы депутатларының гади халык белән көндәлек аралашып яшәүче һәм аның мәнфәгатьләрен яклаучы булуы шарт. Гадәттә андыйлар исәбенә эше һәм авылдашларына мөнәсәбәте белән ихтирам яулаган кешеләр керә.
–Сайлауларда катнашу мәсьәләсе турында ниләр әйтерсез?
–Гадәттә кайберәүләр минем тавышым гына әллә ни әһәмият бирмәс, дип сайлау көнне тавыш бирү участогына килми калучан. Бу һич кенә дә дөрес түгел. Бердән, сайлау хокукына ия һәр гражданинга бу хокук Русия Конституциясе – җәмгыятебезнең төп законы белән бирелгән һәм аны тайпылышсыз үтәргә бурычлыбыз. Икенчедән, тавыш биргәндә һәр аерым шәхеснең фикере хәлиткеч роль уйный. Өченчедән, син әйләнә-тирәдәге хәлләргә битараф калмаска, нинди дә булса йогынты ясарга тиешсең. Шуңа күрә сайлауда катнашу мәсьәләсендә башкача фикер булырга тиеш түгел – мотлак сайлау участокларына килеп, тавышыңны бирергә кирәк.
Быел 13 сентябрьдә Бердәм сай-лау көнендә без барыбыз да иң якын халык ышанычлыларын – авыл Советы депутатларын сайлаячакбыз. Үз мәнфәгатьләребезне яклауны иң лаеклы, кешеләргә файда китерерлек, абруйлы, ихтирамлы кешеләргә ышанып тапшырыйк. Иң мөһиме – беребез дә тавыш бирүдән читтә калмасын.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: