Бәхет нуры бөркеп яшисез
28-11-2015, 11:58 | Котлаулар | Просмотров: 446 | Комм.: 0
Ана һәм бала… Алар гомер дәвамында шулай бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Әниләр кешелек дөньясында тереклек учагын сүндермичә яшәтә. Мәңгелек ут кебек мәңгелек яшәү ялкынын алар тергезеп тора. Алар – матурлык һәм илһам чыганагы. Аналарга карата игелекле, мәрхәмәтле булуыбыз рухи дөньябызның асылын, пакьлеген ачык күрсәтә. Әниеңә булган мөгамәләң нинди булса – рухи дөньяң да, тәрбияң дә шундый, дигән сүз.
Бу якты дөньяга килүебез белән барыбыз да әниләребезгә бурычлы. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс-төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Алар, яз кояшы кебек, дөньябызга нур, җылылык, яктылык өсти.
Бүген республикабызда гына түгел, районыбызда да бизнес, идарә һәм җитештерү тармагында зур уңышларга ирешкән гүзәл затлар саны көннән-көн арта бара. Шунысы да куанычлы: үзләре сайлаган өлкәләрдә сокландырырлык итеп эшләү белән беррәттән, бу сәләтле һәм булдыклы затлар – менә дигән ханымнар һәм кайгыртучан, әни назын, гаилә җылысын бүләк итүче үрнәкле аналар да.
Шулай ук районыбызда ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз гаиләсенә алып, аларның язмышның ачы җилләре өшеткән нәни генә йөрәкләрен үз күңел җылысы белән эреткән, алар өчен чын мәгънәсендә Әни була алган мәрхәмәтле-шәфкатьле ханымнар да байтак. Алар бу сабыйларга гаилә бәхете татып яшәү генә бүләк итеп калмый, үз үрнәкләрендә чын кешеләр итеп тәрбияләү кебек җаваплы бурычны да иңнәренә йөкли.
Кадерле әниләребез, дәү әниләребез, апалар һәм сеңел-ләребез! Районның хатын-кызлар советы әгъзалары һәм шәхсән үз исемемнән сезне көтеп алынган шушы күркәм бәйрәмебез белән котлыйм. Салкын, моңсу көз кар-буранлы кышка күчеп барган фасылда билгеләнеп үтелсә дә, җылылык-шатлык бөркеп, дөньяны илаһи нурга күмгән шушы матур бәйрәм көне сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр күбрәк бүләк итсен, йөрәкләрегезне саф мәхәббәт, сөю һәм игътибар-ихтирам хисләре белән баетсын, ихлас җан җылысы белән сөендерсен иде. Бар яшәешегезне багышлап, күңел назыгызны биреп үстергән балаларыгызның игелек-шатлыкларын күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле, сөйкемле һәм кадерле әниләр, дөньядагы иң кадерле һәм гүзәл затлар булып калыгыз!
Эльвира Газизова,
район хатын-кызлар советы рәисе.
район хатын-кызлар советы рәисе.
Похожие новости:
-
12.09.2015: Район яңалыклары
Моннан да зуррак хөрмәт бармы?
-
29.08.2015: Төрлесеннән
Аналарча хәстәрлек белән
-
30.06.2015: Район яңалыклары
Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...
-
17.03.2015: Район яңалыклары
“Без андый түгел”...