Моннан да зуррак хөрмәт бармы?
12-09-2015, 09:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 372 | Комм.: 0
3-4 сентябрьдә, ике көн рәттән, Уфадагы Хөкүмәт йортында республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән гаиләсендә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче йөздән артык хатын-кыз “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Чын мәгънәсендә гүзәл зат дип исемләнергә лаеклы бу хатын-кызлар арасында ике райондашыбыз – Юлия Гайнислам кызы Хәкимова һәм Альвина Фәнис кызы Борханова да бар иде. Аларга бу югары дәүләт бүләген республика Хөкүмәте Премьер-министры Салават Сәгыйтов тапшырды. Медальләрне тапшырганда ул: “Республика җитәкчесе исеменнән сезгә батырлыгыгыз өчен ихтирам һәм ихлас рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Балаларыгыз сезгә тик шатлыклар гына бүләк итсен. Ә без, Хөкүмәт җитәкчелеге, төбәктә яшәүче күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланачакбыз”, – диде.
Чакмагышта яшәүче Хәкимовлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Әлбәттә, бу кадәр баланы үстерүе бик җиңел генә түгел, әмма бердәм булганда, гаиләдә татулык-ихтирам, ихлас туганлык хисләре хөкем сөргәндә барлык киртә-авырлыкларны да җиңеп була. Юлия Гайнислам кызы заман хатын-кызы йортында гаилә учагының җылысын саклау һәм балаларны тәрбияләүне сайлаган һөнәре буенча эшчәнлек белән бертигез уңышлы алып бара ала, дигән фикердә. Ул Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Хәкимовларның олы кызлары медицина университетының педиатрия бүлегенә укырга кергән. Өлкән уллары нефть-техник университетында белем ала. Кечерәкләре Айнур белән Айназ – мәктәп укучылары, яхшы укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Иң кечкенәләре – игезәкләр. Чакмагышлылар бу гаиләне районда үткән мәдәни чараларда актив катнашучылар буларак та беләләр. Ике ел рәттән “Коляскалар парады”нда катнашып, тәүге елда – җиңүче, быелгысында призер исеменә лаек булды алар.
Борхановлар гаиләсе исә Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе җирлегендәге Каратал авылында гомер кичерә. Альвина билгеләвенчә, күп балалы гаиләдә әни белән беррәттән әти кешенең дә бала тәрбияләүдәге роле бәһалап бетергесез, һәр эштә, һәр башлангычта әти кешенең ярдәме, ныклы терәк булуы бик мөһим. Үзенә ышанычлы таяныч, балаларына яхшы әти булган гомер юлдашы Динарга аеруча рәхмәтле ул. Әти-әниләре белән бергә шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрап, бакча үстереп, балаларын хезмәттән курыкмаска кече яшьтән өйрәтеп тәрбияли алар. Өлкән уллары Айнур район үзәгендәге һөнәрчелек лицеенда белем ала, Алсу белән Линар – мәктәп укучылары, 4 яшьлек Алина белән 2013 елда дөньяга килгән Артур әлегә кечкенәләр әле, зур гаиләдә туганнары-якыннарының күңел җылысын, хәстәрлеген тоеп, матур гына үсеп киләләр.
Похожие новости:
-
01.09.2015: Төрлесеннән
Белем учаклары янә ишекләрен ача
-
13.08.2015: Район яңалыклары
Бала үз юлын үзе сайлый?
-
25.07.2015: Район яңалыклары
РАЙОНДА НИЛӘР БАР?
-
16.06.2015: Район яңалыклары
Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр
-
12.03.2015: Район яңалыклары
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!