» » Бала үз юлын үзе сайлый?

Бала үз юлын үзе сайлый?

13-08-2015, 09:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 479 | Комм.: 0
Бала үз юлын үзе сайлый?
Авыл йоклый. Татлы йокыга чумган тып-тын авыл өстен һавадан бары тик якты ай гына күзәтә. Әйе, төнгә ул хуҗа. Бары тик ай гына төнлә кылынган хаталар, ялгышуларга шаһит. Төнлә торып, сиздерми генә чыгып киткән Д.С.ны ул көнне ай гына күргәндер.
Бу хәл инде беренчегә генә түгел. Үзсүзле, тиз кызып китүчән, ялганларга яратучы балигъ булмаган кыз 10 майдан алып 15 июньгә кадәр эзләнүдә була. Ике ай да үтми, бу хәл тагын кабатлана. Күп балалы ананың йөрәге инде нинди генә газаплар кичермәгән. Бала күңеле –далада, ананыкы– балада, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Уку белән кызыксынып бармаган кыз олы тормышка аяк басарга ашкына. Бу яшьтә үсмернең күңелен укуда булган уңышлар, яңа үрләргә менү, белем ачышлары шатлык белән тутырырга тиеш дә бит, әмма Д. башкача күңел ачуны хуп күрә.
Күптән түгел район мәгариф бүлегендә балигъ булмаган ба-лалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комис-сиянең чираттагы утырышында шушы мәсьәлә каралды. Киңәшмәдә катнашкан муниципаль район ха-кимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Имангулова, үзәк дәваханәнең баш табибы урынбасары Урал Ирназаров, беренче урта мәктәп директоры Радик Әмирханов, яшьләр үзәгенең педагог-психологы Фируза Сакаева, яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Исхакова, район мәшгүльлек үзәге директоры Айдар Зәйнетдинов мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде, киңәшләр бирде һәм бу хәлдән чыгу юлларын эзләде. Психологлар әйтүенчә, Д. – үзе бик ачык кыз, барысын да аңлый, әмма ниндидер көч аны туры юлдан тайпылырга мәҗбүр итә. Озак кына бәхәсләшкәнән соң Д.ны тиз арада эзләп табарга һәм вакытлыча реабилитация үзәгенә урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килдедәр.
Утырышта нинди генә язмышлы кешеләр, гыйбрәтле хәлләр белән очрашмыйсың. Ләкин шунысы кызганыч, әлеге вакыйгалар үзәгендә сабый балалар тора. Бик күп очракта «яшел елан» белән дуслашкан ана акылына килсен өчен аның йөрәк парәсен вакытлыча тартып алырга туры килә.
Комиссия утырышына чакыртылган Ф.Г. бирегә килүне кирәк дип тапмаган. 27 июньнән 13 июльгә кадәр ул баласы белән урам буенда күңел ачып йөргән. Комиссия әгъзалары икеләнеп тә тормый, “кәк-күк ана”ның баласын вакытлыча социаль приютка урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килде.
1978 елгы В.Н.гә дә шушындый ук карар чыгарылды. 26 июль көнне ул 6 яшьлек баласы белән чит кешеләрдә хәмер эчеп утырган вакытта эчке эшләр хезмәткәрләренә тотыла. Комиссия утырышына даими рәвештә чакыртылып торган Б.Г. да 25 июльдә участок уполномоченные килгәндә йортында исерек була. “Ана” дип әйтергә тел дә әйләнмәгән бу хатын-кызларга 500 сум күләмендә штраф салынды һәм аларның киләсе комиссия утырышына кичектергесез килүләрен оештырырга кирәк дип әйтелде. Исерек ана баласын бә-хетле итә алмый. Бәхетсезлектә үскән кеше башкаларны да бәхет-сез итә. Бәхетсез кешеләр яшәгән жәмгыять нинди була соң? Димәк, тәрбия бирүне кечкенәдән башларга кирәк. Кызлар да, малайлар да әхлаклы булырга тиеш. Яхшы тәрбия алган балалар гына әхлаклы аналар, аталар булып үсәләр. Хатын-кызлар бала күтәрергә, бала тудырырга тиеш. Юк, бала тапканнан соң түләнә торган акча өчен түгел, ә үзләре өчен, гаиләләренең дәвамы булсын өчен. Аналарның күпчелеге чын мәгънәдә бөек исемгә — ана исеменә лаек. Алар өчен тормыш ул – гаилә, балалар, гаиләдәге проблемалар, шул проблемаларның уңай чишелеше. Мондый аналар өчен бәхет — балаларының сау-сәламәт булып, тормышта үз юлла-рын табып, чын кеше булып үсүләре.
 Ләкин бүгенге тормышта күз каршыбызда башка мисаллар тора. Эчеп-исереп йөрүче, балаларын приютка урнаштырганнан соң, аның дөньяда барлыгын да белмичә яшәүче аналар да бар. Ә балалар йортыннан алынган сабыйлар ба-рысы да яхшы кулларга эләгәме соң? Аларны үз балалары кебек үк яраталармы? Берьюлы берничә бала алу акча өчен генә түгелме икән? Сораулар күп, җавабы аз. Гаилә учагын саклаучы — хатын-кыз. Ул тәрбияле булганда гына гаилә түгәрәк була. Киләчәк өметле булсын дисәң, бүгеннән үк бала хакында кайгырту мөһим. Тәрбиясез хатынның баласы да тәрбиясез, ире дә кадерсез була. Пөхтә, матур, белемле, зәвыклы булып яшәүләргә ни җитә?! Балалар – өлкәннәрнең көзгедәге чагылышы. Шулай булгач, бөтенеседә ана ке-шедән тора! Комиссия утырышына чакыртылган аналарның балалары үскәч кем булыр? Тормышта үз урынын ничек табар? Элек-элект-ән үк борынгы бабалырыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәм-ләшеп,тату гомер иткәннәр. Гаиләдә тәрбияче ролен хатын-кыз ала, чөнки тәрбияле бала булып үсү өчен бала тәрбияне балачактан ук алырга тиеш, ә бу хатын-кыздан, ана кешедән генә тора. Ә безнең бүгенге тормышыбызда күпме оятсызлык, кешелексезлек, битарафлык! Ха-тын-кызлар ир-атлар шикелле тәмәке тарталар, сүгенәләр... Бу хәлләрне ничек аңлатып була соң? Баланың әти-әнисе шундый тормыш алып барса, бала шундый гаиләдә үссә, нинди булыр соң ул? Әйе, хәтта әйбәт гаиләдә дә балалар гаделсез булып үсәргә мөмкин. Һәм кешеләр «бала үзе сайлый үз юлын», — дип әйтерләр, бәлки. Әмма, ничек кенә булмасын, бөтен проблемалар гаиләдән килеп чыга. Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз. Аларның бөеклеген беркем дә инкарь итә алмый. Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки илаһыбыз тарафыннан аларга зур җаваплылык йөкләнгән. 
Адәм баласы туган көненнән алып соңгы көненә кадәр назга, игътибарга, иркәләүгә мохтаҗ булып яши. Әтисе гаиләсен туендыру өчен армый-талмый көч түксә, әнисе баланы кеше итәр өчен иң бөек булган әдәплелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатларга төшендерә. Кызганычка каршы, комиссиягә чакыртылган гүзәл затларыбыз балаларын тиешле игътибардан, наздан мәхрүм итәләр. Эчү белән мавыгып, балалары белән аз вакыт үткәрәләр. Ә ана назын тоеп үсмәгән бала киләчәктә үзе башкаларны сөя, хөрмәт итә алыр микән соң?! 
Комиссия утырышында бу мәсь-әләләрдән тыш шулай ук 18 яше тулмыйча руль артына утырган Х.Т., һәм комендант сәгатеннән соң урамда тотылган В.Л. каралды. Аларга штраф салынды һәм кисәтү ясалды.
Башка районнан бирегә килеп урнашкан, авыр гаилә хәлендә булган Н.Г. га да төрле яклап социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре эзләнде, тиешле учреждениеләр белән хезмәттәшлек итеп, бу гаиләгә ярдәм күрсәтү бурычы куелды.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: