» » Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр

Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр

16-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 1122 | Комм.: 0
Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр
Район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында үткәрелгән чарада күркәм гомер юлы үткән, Президент бүләгенә лаек булган бәхетле парлар хөрмәтләнде.
Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, ә гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы, – дип башлады бәйрәм кичәсен Луиза Ишморатова 50, 60 ел бергә шул юлдан матур итеп атлаучылар, пар канатлы булып, бер-берсен кайгыртып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүчеләр белән таныштырып үтте. Алар – Рәшидә Мөхәммәтгәрәй кызы белән Фәрит Галим улы Кашаповлар, Мәликә Шәрәфетдин кызы белән Гыйлем Лотфулла улы Мусиннар, Флүрә Ахун кызы белән Фидай Мөхәммәтзәки улы Мөхәммәтгалиевлар, Рәзифә Мәр-дәмша кызы белән Рамил Мисбах улы Галиевлар, Зөлфә Әмирхан кызы белән Рабис Суфиян улы Шаһаповлар, Фина Габди кызы белән Фәрит Идиятулла улы Сибатовлар, Әлфия Хәлим кызы белән Әлфит Әдһәм улы Кәшфуллиннар.
Юбилярлар белән танышып үткәннән соң болай да дулкынланган күңелләрне хисләндереп Гөлназ Сәлимова башкаруында “Бәхетле бул” җыры яңгырады. Аннан тәбрикләүләр башланды.
Тәүге сүз район хакимияте башлыгы урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Фотеевич Крюковка бирелде. Ул алтын һәм энҗе туйларын билгеләүчеләргә ихлас йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерде, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле юбилярларга сәламәтлек, бәхет теләде, яшь буынга үрнәк булырлык тормыш алып барганнары, илгә лаек ул һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Аның сүзләренә, хәзер хакимиятнең икътисад бүлеге начальнигы, ул чактагы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Раил Рифгать улы Мохтаруллин кушылды, күңелендәге иң җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.
Ниһаять, тантананың тагын да куанычлырак мизгелләре килеп җитте. Сүзне ЗАГС бүлеге начальнигы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Әнвәр кызы Хуҗина алды.
–Республикабыз җитәкчесе ка-рары нигезендә 2003 елдан башлап 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә тату гомер кичергән парларны тәбрикләү күркәм гадәткә әверелде. Тәүге елларда нибары 4-5 парны гына хөрмәтләсәк, соңга таба сафлар арта барды. Сиксәннән дә күбрәк парны тәбрикләгән еллар булды. Быел да мондый күркәм чаралар күп көтелә. Ел башыннан 50 ел бергә гомер иткән – 15, 60 ел никахта торган 8 парны тәбрик иттек инде. Изгелекле хезмәтләрегез, матур үрнәк булуыгыз өчен зур рәхмәт, бер-берегезгә терәк һәм кирәк бу-лып, муллыкта-сәламәтлектә яшәгез дә, яшәгез әле, – диде ул, Республика Башлыгы котлавын укып ишеттерде, бүләк тапшырды.
Куанычтан күңелләре тулышкан өлкәннәрнең дә хисләре ил, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре бу-лып ургылды. Алар үткән елларына байкау ясады, кичәне алып баручы Луиза Фрит кызының сорауларына җавап бирде, тату яшәү серләре белән уртаклашты.
–Без Нур авылында яшәдек, колхозда эшләдек, бергә тормыш көтүебезгә 50 елдан артып китте. 1980 елда район үзәгенә күчеп килдек. Флүрәм Чакмагыштагы «Гид-равлика» заводында эшләп хаклы ялга чыкты, үзем юл төзү-ремонтлау оеш-масында хезмәт салдым, 43 ел стажым бар. Икебезгә дә “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирделәр. Өч балага гомер биреп тәрбияләп үстердек. Өлкән улыбыз Фидус нефтьчеләр техникумын тәмамлады, һөнәре буенча Себер тарафларында эшли. Кызыбыз Эльзада да техникум белеме, ул Чакмагыш май заводында – диспетчер, улыбыз Эдик ( техникумда да, институтта да укыды) Чакмагышта – заводта контролерлар начальнигы булып эшли. Гаиләлеләр. Тормышыбызны ямьләп, безне сөендереп алты оныгыбыз үсте, – ди Фидай ага Мөхәммәтгалиев.
Башкаларның да яшьләргә әйтер сүзе булды. Бер-береңне аңлап, сабыр булып яшәсәң генә алтын, энҗе туйларга җитәсең. Тормыш көтү куанычлары, татулык мәхәббәт ныклыгыннан, ир һәм хатынның акыл камиллегеннән тора дигән фикерне белдерделәр. Алар белән килешми мөмкин түгел. “Һәр гаилә үзенә бер караб ул, аның да яхшы капитаны булырга тиеш!” – дигән ич Нәҗип Асанбай.
Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр
“Гаилә ул – бер-береңә ял бирү,
Изге эшкә юл ярышып – ал бирү.
Гаилә ул – көч туплаучы нур – йомгак” – дип билгеләгән Рәшит Әхтәри. Ә Тайфур Сәгыйтов гаиләне гөл үстерә торган савытка охшаткан, гөлне гел генә карап-курчалап тормасаң, аңа я кырау төшә, я күз тия, дип кисәткән. “Ир белән хатын бер-берсен әүлия урынына күрсә генә, тормыш уңа, гаилә ныклы була”, – дигән Ринат Камал. Балалар — тормыш яме. “Мәхәббәтле өйдә бишек кояш булып эленеп торыр, алтын чөйдә”, – дигән шигъри юллар — Динә Талхинаныкы. Болар — каләм ияләре фикере. Башка акыллылар бу җәһәттән тагын ниләр әйтмәгәндер, дисез. Һәркайсы — тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән фәһемле сүзләр. Юбилярларны котларга балалары, якыннары да килгән иде. Алар газиз әткә-әнкәләре өчен сөенечләрен, горурлык хисләре кичерүләрен белдерде.
–Һәр гаилә тормышында истәлекле вакыйгалар була, ләкин менә монысы – ике йөрәкнең парлашып, гомер корып яшәүләренә 60 ел тулу, ягъни энҗе туйга җитү – аеруча кадерле һәм бик сирәк була торган бәйрәм. Безнең әти-әниебез үзара татулыкта, бер-берсенә терәк-таяныч булып, шатлык-куанычларны, авырлыкларны да бергә уртакшлашып озын-тигез гомер юлын үткән, зур бәхеткә ирешкән кешеләр. Икесе дә сугыш — чоры балалары, дөньяның ачысын-төчесен күп күргәннәр. Әниебез Имәнлекул авылында — агроном, әтиебез ветеринария табибы булып эшләгәндә кавышып, яшәп китәләр. Җәмәгать эшләрендә дә актив булар. Фидакарь хезмәтләре өчен күп санда Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар белән бүләкләнәләр. Әниебез “СССРның финанс хезмәте отличнигы” дигән Мактаулы исемгә лаек булды.
Алар безне – өч балаларын да хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерде, белем алырга ярдәм итте, инде 5 оныкларын һәм 5 онык балаларын тәрбияләшә. Без әти-әниебезгә зур рәхмәтлебез, – диләр Зөлфә һәм Рабис Шаһаповларның балалары.
Тантананың Гүзәл Табишева, Фидан Бикмурзинның матур җырлары белән тәмамлануы да чараның тәэсир көчен арттырды. Музыкаль яктан аны Рудин Бәдретдинов бизәде.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: