Үсеш юлыннан тотрыклы барабыз
11-06-2016, 09:35 | Котлаулар | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Русия көне белән, райондашлар!
Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән 1990 елның 12 июненнән соң егерме алты ел вакыт узды. Шушы вакыттан башлап илебез халкы үзенең төп бәйрәмен – Русия көнен билгели. Бу көн – илебез тарихында зур вакыйга. Русиябез бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик-хокукый дәүләт буларак үзаллы үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принципларына таянып оештырды. Әлбәттә, моңа ирешү бигүк гадәти булмаган шартларда барды, зур сынаулар аша үтәргә туры килде һәм илебез тарихи яктан иң кыска вакыт эчендә демократия һәм прогресс юлыннан ышанычлы рәвештә алга атлады. Хәзер егерме алты ел инде Русия, төрле авырлыкларны җиңә барып, мөстәкыйль дәүләт буларак үсешә һәм ныгый бара. Кеше хокукларын һәм азатлыкларын гарантияләүче төп закон – Конституция, дәүләтебез символлары – флаг, герб һәм гимн, базар икътисады шартларында яңа мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Үзгәрешләр яшәешебезнең төрле өлкәләренә дә үтеп керде һәм бердәй ачык чагыла. Икътисадый үсештә, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә дә ирешелгәннәр, тотрыклылык бу хакта ачык дәлилли. Халыкның көнкүреш дәрәҗәсен сыйфат ягыннан күтәрүгә, яшәү шартларын мөмкин кадәр яхшыртуга юнәлтелгән күркәм эшләр һәр тармакта алып барыла, дәүләт программаларын үтәү буенча җитди чаралар күрелә. Киләчәктә дә бу юнәлештә анык дәүләт сәясәте эзмә-эзлекле тормышка ашырылачак.
Иң зур байлыгыбыз – әлбәттә, күпмилләтле илебез халкының бергә дус-тату, үзара килешеп, аңлашып яшәве. Тигезлектә, иминлектә, тынычлыкта тату гомер кичерәбез. Һәр милләт вәкилләренең теле, мәдәнияте үсешә бару өчен чаралар күрелә, шартлар тудырыла. Русиябез үсеш юлыннан ныклы ышанычлы адымнар белән алга бара. Алда әле тагын да зуррак, җитдирәк эшләр көтә. Без, җәмгыятебезнең уртак мәнфәгатьләре хакына бердәмлек һәм оешканлык күрсәтеп, прогресс юлыннан кыю рәвештә алга барачакбыз.
Барыгызны да илебез гражданнарын берләштерүче гомумхалык бәйрәме – Русия көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, сөекле Ватаныбыз – Русия Федерациясен арытабан ныгыту хакына фидакарь хезмәтегездә уңышлар телим.

Хөрмәтле райондашлар!

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
07.05.2016: Котлаулар
Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!
-
19.02.2016: Котлаулар
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
-
01.01.2016: Котлаулар
Изге өметләребез тормышка ашсын!
-
11.06.2015: Котлаулар
Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!