Изге өметләребез тормышка ашсын!
1-01-2016, 10:26 | Котлаулар | Просмотров: 494 | Комм.: 0
Кадерле чакмагышлылар!
Без сезнең белән һәркайсыбызга үзенә генә хас ниндидер яңа ачышлар, яңа очрашулар китергән тагын бер елны тарихка озатабыз. Әлбәттә, аерым хаталар һәм күңелсезлекләр дә булмый калмады, әмма алар безгә яңа тәҗрибә тупларга, көчлерәк булырга гына ярдәм итте. Узган ел сәяси һәм икътисадый өлкәләрдә җиңүләргә, социаль һәм мәдәни даирәләрдә яңа казанышларга да бай булды. Уртак тырышлыгыбыз, максатка омтылучанлыгыбыз, һәркемнең вазифа бурычларын зур җаваплылык тоеп башкаруы нәтиҗәсендә районыбыз тотрыклы үсеш динамикасын саклап калды.
Үткән ел шатлыклы вакыйгаларга бай булды. 2015 елда районыбызда 380нән артык сабый дөньяга килде, 18 мең квадрат метрдан артык торак мәйданнары төзелеп, сафка кертелде, 170 ләп гаилә яңа йортларында өй туйлады. Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалар тарафыннан 4 миллиард сумнан артык товар җитештерелде һәм төрле хезмәтләр күрсәтелде.
Районыбыз аграрийларының хезмәттәге нәтиҗәле уңышлары арасында үзебезне республикада лидерлар дип атарга хаклыбыз: узып баручы елда да хезмәтебез Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” Дипломы белән бәһаланылды. Җәен авыл хуҗалыгы предприятиеләребез “Басу көне” дип аталган бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюны оештыруга багышланган республика семинар-киңәшмәсендә казанышларын лаеклы күрсәтте. Үтеп баручы ел әһәмиятле вакыйгаларга да бай булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын киң билгеләп үттек. Аның барышында оештырылган чаралар бу якты көннәргә ирешү совет халкына нәрсәләр бәрәбәренә төшүен тагын бер мәртәбә хәтерләрдә яңартты. Көзен авыл биләмәләренең вәкаләтле органнарына иң лаеклы депутатлар сайланды, без аларның актив тормыш позицияләре, бай тәҗрибәләре һәм талантларының районыбызны тагын да яхшырта төшәчәгенә ныклы ышанабыз. “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә район үзәгендә Җиңү паркына реконструкция үткәрелде, Кәшәк авылында спорт базасы төзекләндерелде, Юмашта балалар мәйданчыгы булдырылды. Ел азагында районыбыз оештырылуның 85 еллыгын киң колач белән билгеләп үттек. Районыбыздагы 13 үзешчән иҗат коллективы “өлгеле” һәм “халык” коллективлары исемен аклады. Районыбызның милли көрәш командасы тагын бер тапкыр баһадирларыбызның чәмле рухлы булуын дәлилләде һәм республика яшьләр спорт уеннары җиңүчесе булды. Өлкән хоккейчыларыбыз шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы чемпионатында чемпион титулын яулады.
Кадерле якташларым!
Яңа ел – могҗизалар мәле. Аларның күпчелеген үзебез тудырырга сәләтлебез. Без киләчәктә дә фидакарь хезмәт юлыннан тайпылышсыз алга барачакбыз, димәк, күмәкләшеп, тормышыбызны тагын да яхшырта төшәчәкбез. Барыгызга да барлык хыялларыгызның чынга ашуын, ныклы сәламәтлек телим, гаиләләрегездә татулык һәм мәхәббәт, үзара аңлашып яшәү һәм муллык булсын. Яңа елда яңа уңышлар, тынычлык һәм иминлек, артабан да үсеш, олы казанышлар телим.
Яңа ел, яңа бәхет белән, кадерле якташлар!
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
15.12.2015: Район яңалыклары
Районыбыз — бай, яшәүләребез дан булсын!
-
12.12.2015: Район яңалыклары
Горурланырлык эшләребез бар
-
26.05.2015: Котлаулар
Максатларыгыз тормышка ашсын!
-
01.01.2015: Төрлесеннән
Уңышлар алып килде бу ел…
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!