Горурланырлык эшләребез бар
12-12-2015, 10:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 387 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар, кадерле килгән кунаклар!
Һәркайсыбызның дөньяга аваз салган, беренче кыюсыз адымнар ясаган, тәүге сүзен әйткән, белем алган һәм хезмәт юлын башлап җибәргән иң кадерле, газиз туган ягы бар. Әнә шул изге җирнең кабатланмас матурлыгын – артык биек булмаган калкулыкларын, иркен далаларын һәм яшел урманнарын, кызарып пешкән җиләкле аланнарын, алтын гәрәбәдәй иген башаклары чайкалган диңгез кебек басуларын, алмалары алланып торган бакчаларын, сандугачлар сайравын һәм әниләрнең ягымлы итеп синең исемеңне атап дәшүен искә аласың да, бәгырьләргә үтеп керерлек якын һәм бик тә кадерле кече Ватаныңа карата ихлас сөю һәм чиксез тугрылык хисләре күңелләрне җилкендерә, яшәү көче өсти.
Бүген бездә зур бәйрәм – туган Чакмагыш районыбызның 85 ел-лыгын билгелибез. Шушы узган дис-тәләрчә еллар эчендә районыбызда бүген исемнәре кадерләп һәм зур хөрмәт хисе белән телгә алынучы үз эшләренә чиксез тугрылыклы кешеләрнең берничә булып үсеп чыкты. Алар арасында булдыклы игенчеләр, терлекчеләр, табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, спортчылар, башкарма власть органнары вәкил-ләре дә бар. Күпләре бүген шушы олы бәйрәмебездә турыдан-туры катнаша.
Әле күптән түгел генә районыбызга 80 ел тулуны билгеләп үткән идек. Узган биш ел эчендә ул, һичшиксез, тагын да үсә, яңара төште һәм без бүген зур горурлык хисләре белән районыбызның республикада икътисад һәм социаль сәясәт өлкәләрендә дә алдынгы урынны биләвен дәвам итүен билгелибез.
Районыбыз икътисадының төп өлешен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Эшлекле хезмәттәшлек, инвестицияләр җәлеп итү, тармакны заман каза-нышлары белән үстерү исәбенә без игенчелектә дә, терлекчелектә дә җитештерүне арттыра барабыз. Бүген Чакмагыш районы уртача иген уңышы, сөт җитештерү һәм һәр сыердан уртача савым буенча республикада беренчелекне тота. Берничә ел рәттән районыбыз Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен” Дипломы белән бүләкләнеп килә. Һәр ел Русия күләмендә үткәрелеп килүче “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәләрендә катнашып, авыл хуҗалыгы предприятиеләребез һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларыбыз югары пробалы медальләр яулый. Соңгы биш ел эчендә генә районыбыз икътисадына 6 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителеп, район үзәге Чакмагыш авылында “Курай төбәге” бренды астында сөт продукциясе җитештерүче зур куәтле сөт заводы, республикабыздагы “500 ферма” максатлы дәүләт программасы нигезендә товарлыклы-сөтчелек фермалары төзелде һәм реконструкцияләнде һәм башка объектлар сафка кертелде.
Районыбызда сәнәгать һәм социаль объектлар төзелеше бердәй елдам бара. Биш ел эчендә 84 мең квадрат метрдан артык торак йортлар калкып чыкты. Район үзәгендә бүген яңа “Урман”, “Таза квартал”, “Көньяк” бистәләре үсә һәм зурая бара. Күп катлы 5 йорт сафка кертелде, әле алтынчысы төзелеп бетеп килә. 900гә якын гаилә кызыклы архитектура нигезендә иң кыю дизайнер идеяләрен тормышка ашырган өр-яңа йортларда өй туйлады. Район үзәгендә 110 урынлык “Әкият” балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, Яңа Мортазада яңа клуб сафка кер-телде, Кәшәк авылы янында зур спортчылар базасы булдырылды, “Полушка”, “Пятерочка”, “Монетка”, “Восточный”, “Таныш”, “Атлант”, “Әфлисун”, “Алтынай” мәһабәт сәүдә йортлары калкып чыкты, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүче заманча полигонга ия булдык, 3 ашлык киптерү комплексы, Байбулат, Рапат, Юмаш авылларында заманча товарлыклы-сөтчелек фермалары сафка басты, Уйбулат авылында да шундый күркәм төзелеш бара.
Күп кенә мөһим социаль объектлар реконструкцияләнелде, капиталь ремонт үткәрелде. Бүген Чакмагышта биологик тазарту корылмасы, өсте ябулы боз шугалагы төзелеше бара, район үзәгендә бассейн һәм Юмашта 50 урынлык балалар бакчасы төзе-лешләренә проектлау-эзләнү эшләре алып барыла.
Районыбызда мәгариф тармагы һәрчак югары урында. Төрле уку йортларында белем алуларын дәвам иттерүче мәктәп тәмамлаучыларыбыз үзләрен төпле белемле, иҗади актив студентлар итеп күрсәтәләр, фәнни-практик чараларда, олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Республикабыздагы күп югары уку йортларының профессор-укытучылары арасында районыбыздан чыккан якташларыбызның төп урыннарны биләвенә дә горурлык хисләребез көчле.
Спортчыларыбыз ирешкән уңышлар да зур. Әйтик, милли көрәштә Чакмагыш районы командасы ба-һадирлары биш тапкыр рәттән Башкортстан Республикасы авыл яшьләре спорт уеннары җиңүчеләре булды. Республикабызның үсмерләр арасында үткәрелүче хоккей лигасында катнашып, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь хоккейчыларыбыз, өлкән уенчы-ларның “Строитель” командасы – шайбалы хоккей буенча республика чемпионатларында катнашып, күп тапкырлар чемпионнар һәм призерлар булдылар. Велоспортчыларыбыз исә Европа, Русия һәм Башкортстан чемпионнары титулларын яула-дылар. Күп спортчыларыбыз һәм тренерларыбызның Русия Феде-рациясенең спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәләренә ирешүе дә зур горурлык хисләре уята.
Иҗади коллективларыбыз һәм үзешчән башкаручыларыбыз үз талантларын һәм осталыкларын күрсәтеп сөендерә. Алар күп тапкырлар “Туган тел” татар җырларын яшь башкаручыларның республика фестивале, Халыкара “Татар моңы” телевизион конкурсы, республика күләмендәге “Моңга бай гармун бәйрәме”, Ык буе төбәге халыкларының төбәкара “Ата-бабалар төяге”, төбәкара Троицк православ фольклор коллективлары фестивале, өлкән буын башкаручылар арасында республика күләмендә үткәрелүче “Мин яратам сине, тормыш” фестивале һәм башка күп иҗади бәйгеләрдә лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар. 2015 елда районыбыздагы 13 үзешчән сәнгать коллективы “Халык” һәм “Өлгеле” исемнәрен лаеклы аклады.
Районыбызда республика күлә-мендәге педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе, сәламәтлек сак-лауны үстерүгә багышланган күчмә семинар, бөртекле һәм кузаклы культуралар игүне оештыруга ба-гышланган “Басу көне” семинар-киңәшмәсе кебек мөһим әһәмиятле чаралар оештырылып үткәрелде.
Быелгы 2015 үтә үзенчәлекле ел булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләү максатында районыбызда бик күп чаралар һәм акцияләр узды. “Буыннар күңелендәге истәлек һәм горурлык” федераль патриотик проектлар буенча эзләнүләр барышында моңа кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөртелгән 100дән артык якташ яугирләрнең әлегәчә билгеле булмаган каберләре табылды һәм документлары туганнарына тапшырылды. Якташ яугирләребезнең якты истәлеген хөрмәтләп, 2 меңнән артык батыр солдатлар исемлеге ачыкланган каберлекләргә паспортлар төзелде. 9 майда район үзәгендә “Алар һәрвакыт җиңүчеләр сафында булырга тиеш” дигән девиз астында үткән Бөтендөнья “Үлемсез полк” хәрәкәте турында аерым белдерәсе килә. Анда катнашкан һәр кеше сугыш ветераны булган якын кешеләре – карт картәтисе, картәтисе, әтисе, якын туганының фоторәсемнәрен тоткан иде, ә алар – Бөек Җиңү яулаган курку белмәс яшь яугирләр – шул фотосурәтләрдән безгә тере кешеләрдәй бага иде.
Хөрмәтле чакмагышлылар һәм кунаклар!
Тарихын белмәгән халыкның киләчәге булмый, диләр. Без үзебезнең кече Ватаныбыз тарихын күз карасыдай сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Районыбыз тарихы – гомум Ватаныбыз тарихы да ул. Бүген киләчәгебезгә ныклы ышаныч белән карыйбыз. Без үзебезнең батырларыбызны беркайчан да оныт-мыйбыз, илебез куәтен арттыруга җанын-тәнен аямаган якташларыбыз белән чиксез горурланабыз. Бездә чын-чынлап үз районын яратучы һәм өлкәннәрнең данлы эшләрен, фидакарь хезмәт эстафетасын кабул итәргә әзер торучы горурланырлык яшьләребез күп.
Алдыбызда зур бурычлар тора һәм аларны уңышлы тормышка ашыру өчен бергәләшеп җитештерүчән хезмәткә тупланырга, кулдан килгән кадәр тырышлык салырга тиешбез.
Сәламәт яшик, бәхетле булыйк, районыбызның артабангы чәчәк атуы хакына фидакарьлек өлгеләре күрсәтик!
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
15.12.2015: Район яңалыклары
Районыбыз — бай, яшәүләребез дан булсын!
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Боз шугалагыбыз да булачак
-
09.06.2015: Район яңалыклары
Хезмәт күтәренкелеге, зур өметләр бәйрәме
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды