Хезмәт күтәренкелеге, зур өметләр бәйрәме
9-06-2015, 12:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 533 | Комм.: 0
(Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның район сабан туендагы чыгышы)
Хөрмәтле Рамил Рәмзил улы, Вадим Васильевич, Нәүфәл Рабис улы! Хөрмәтле кунаклар һәм чакмагышлылар!
Бүген Чакмагыш җирендә традицион һәм һәркемнең яраткан Сабантуй бәйрәме үтә. Ул язгы чәчүнең тәмамлануын аңлатып, күңелләрдә мул уңышка өмет уята, игенчеләр һәм терлекчеләр хезмәтенә хөрмәт күрсәтүнең чагылышы булып тора.
Нәкъ бүген без үз хезмәте белән ил һәм гаилә табынының муллыгын-иминлеген, изгелекле мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм бердәмлекне тәэмин итәргә омтылучыларны данлыйбыз. Бу җәһәттән чакмагышлыларның эшлекле сыйфатлары һәм югары нәтиҗәләргә омтылышы безнең барлык казанышларыбызның һәм җиңүләребезнең нигезе булып тора.
Бүгенге бәйрәмдә яңа талантлар ачыла, кешеләр үзара аралаша, ту-ган телгә, мәдәнияткә һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләнә. Сабантуйның бөек яшәү көче һәм популярлыгы нәкъ шунда да инде. Безнең, чакмагышлыларның, бүгенге тантанада горурланып күрсәтерлек эшләребез бар.
Һава шартлары бик үк уңай килмәсә дә, районда быелгы чәчү кампаниясе оешкан төстә узды. Булачак уңышка ныклы нигез салынды. Район игенчеләре тарафыннан 65 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылды, шуларның 35,7 мең гектарында бөртек-леләр, 6,1 мең гектарында техник культуралар орлыклары күмдерелде.
Мал азыгы базасын тәэмин итү максатында 24 мең гектар мәйдан мал азыгы культураларына бүленде. Район хуҗалыкларында сортлар яңарту җәһәтеннән күләмле эшләр башкарылды. Сабанашлык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның элиталы орлыклары 16 мең гектардан артык мәйданда күмдерелде. “Базы”, “Герой”, “Алга”, “Победа”, “Заря” хуҗалыкларында язгы басу эшләре сыйфатлы башкарылды.
Терлекчеләребез дә сабантуйны югары күрсәткечләр белән каршылый. Маллар уңышлы кышлатылды. Агымдагы елның биш аенда район хуҗалыкларында 19 мең 791 тонна сөт (былтыргыдан 4 процентка күбрәк) савып алынды. Бу бер сыерга уртача 2 мең 586 килограмм дигән сүз. Тере авырлыкта 1 мең 510 тонна ит җитештерелде (былтыргыдан 5 процентка артыграк). Көндәлек артым 664 грамм тәшкил итте.
Шунысы куанычлы, тулай сөт җитеш-терү, бер сыерга уртача савым, сыер малларының көндәлек артымы буенча безнең район республикада әйдәүче-лидер булып тора.
Район хуҗалыкларының “500 ферма” республика максатлы программасында катнашуы терлекчелек продукциясе җитештерү дәрәҗәсен күтәрүгә, тармак хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртуга этәргеч булды. Бүгенге көндә 7 хуҗалык бу программада катнаша. Программа чикләрендә “Базы” хуҗалыгында гына да Рапат һәм Юмаш товарлыклы-сөтчелек фермалары төзелеше тәмамлану алдында тора, Уйбулатта мегаферма күтәрелә башлады. Башка хуҗалыкларда мал тор-лакларында капиталь ремонт һәм биналарга реконструкция үткәрелде.
Хуҗалыкларның машина-трактор паркларын яңартуга зур игътибар бүленә. Ел башыннан 33 миллион сумнан артык сумга техника һәм терлекчелек җиһазлары сатып алынды.
Районның социаль-икътисадый үсешенә шулай ук сәнәгать, сәүдә, хезмәтләндерү оешмалары да сизе-лерлек зур өлеш кертә. 2015 елның дүрт аенда үз җирлегебездә җитештерелгән товарлар һәм икътисадый эшчәнлекнең барлык төрләре буенча да күрсәтелгән хезмәтләрнең гомум күләме 1 миллиард 224 мең сум тәшкил иткән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 33 процентка күбрәк.
6 мең 556 кв. метр торак мәйданы, шул исәптән мәйданы 1 мең 122 кв. метрны биләгән 16 фатирлы йорт та файдалануга тапшырылды. Шәхси секторда 62 гаилә өй туен туйлады. Ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 2 райондашыбызга яңа төзелгән йорттан фатирлар бирелде. Әле район үзәгендә15 фатирлы ике йорт, өсте ябулы боз шугалагы, сәүдә нокталары төзелә.
Гомумән, 2015 ел төрле чараларга аеруча бай. Күптән түгел генә без Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен билгеләдек. Бу юбилейга әзерлек чикләрендә үткәрелгән чаралар һәм аларда катнашучыларның ру-хи күтәренкелеге буенча башка юби-лейларга тиңдәшсез булды. Шушы истәлекле тантанага багышлап районда “Җиңү салюты” халык иҗаты конкурсы, “Үлемсез полк” һәм “Җиңү тавышы” акцияләре үтте, “Хәтер һәм горурлык – буыннар йөрәгендә” федераль патриотик проекты гамәлгә ашырыла. Без якташ каһарман-җиңүчеләрне хәтеребездән чыгармыйбыз һәм алар белән горурланабыз!
2015 ел ил һәм республика күләмендә Әдәбият елы дип игълан ителде һәм райондашларыбызның олысы-кечесен берләштерде. Бездә шулай ук республика “Әдәби нәкыш” һәм журналистларның “Штык һәм каләм белән” марафоннары, шулай ук үз илебездә яшәп иҗат итүче әдип-язучылар әсәрләрен һәм әдәбиятны пропагандалаучы күп санлы чаралар да үткәрелде.
Әдәбият елы безнең Чакмагыш рай-онында иҗади күтәрелеш һәм илһам, яңа исемнәр ачу һәм җирлегебезгә мөмкин кадәр күбрәк талантлы авторлар гына түгел, ә актив китап укучылар да бүләк итүче ел булсын, дип телим.
Агымдагы елның июлендә районда “Басу көне-2015” республика басучылык семинары оештырылып үткәреләчәк, дип планлаштырыла. Шулай ук Чакмагыш районына 85 ел тулуны да горурлык белән билгеләячәкбез.
Хөрмәтле авыл эшчәннәре!
Бүгенге бәйрәмдә сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мин сезнең туган җиребезгә чиксез мәхәббәтегез, эш сөючәнлегегез, максатчанлыгыгыз артабан да районыбызның үсеше һәм чәчәк атуы нигезе булыр, дип ышанам.
Бүгенге сабантуй сезгә, кадерле якташлар һәм кунаклар, яхшы кәеф бүләк итеп, көтеп алынган очрашулар һәм күңелле аралашулар белән хәтерегездә калсын. Һәр өйдә, һәр гаиләдә шатлык һәм бәхет, иминлек һәм муллык хөкем итсен! Бәйрәм белән сезне!
Похожие новости:
-
07.05.2015: Район яңалыклары
Барың бердәй тырышкач
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!