Барың бердәй тырышкач
7-05-2015, 10:38 | Район яңалыклары | Просмотров: 503 | Комм.: 0
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов җитәкчелек иткән “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшчәннәре узган елда 2350 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерде.
Гаять дәрәҗәдә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, алар бөртеклеләрнең гектар куәтен 49,8 центнерга җиткерде, барлыгы 117139,7 центнер ашлык җитештерде. Мең гектарга якын мәйданга урнаштырылган арпаның һәр гектарыннан 57,6 центнер уңыш алынды. Шикәр чөгендерен йөз гектарга урнаштырдылар һәм гектарыннан 329ар центнер татлы тамыр җыйдылар.
Биредә терлек азыгына кытлык кичермиләр, киресенчә, хәзерләнгәннәре берничә елга җитәрлек артып та кала әле. Бу исә малчылык продуктларын моңача күрелмәгәнчә җитештерергә мөмкинлек бирә. 2014-2015 елгы кышлату сезонына 30 мең центнерга якын иген фуражы хәстәрләделәр. Ә инде печән, сенаж, силос массасы күләме турында әйтеп торасы да юк. Иң мөһиме – вакытында туплап баргач, мал азыгының сыйфаты да яхшы. Авыл халкы малы өчен дә хәстәрлек зур монда: 6 мең центнердан артык фураж ашлыгы, 5 мең центнердан күбрәк печән өләшенгән. Салып исәпләп тә бармыйлар, теләгән кадәр алу мөмкинлеге бар. Ә азыгы җитәрлек булгач, фермалардагы механизмнар көйле генә эшләп торгач, сөт-ит җитештерүнең кыенлыгы да калмыйдыр. Биредә сыер маллары саны елдан-ел арта бара. Продукциянең күләме генә түгел, сыйфаты да яхшыра. Сөтнең майлылык күрсәткече 3,8 проценттан кимеми, үткән ел һәр сыердан уртача 7450 килограммшар сөт савып, республика күлә-мендә алдынгылыкны тоттылар.
Быел да эшләре алда. Терлек кышлатуны уңышлы башкарып чыктылар, язгы мәшәкатьләрне дә бик җиңел аткаралар. Агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сатуны арттыру буенча ярышта геройлылар III дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Ә менә аерым коллективлар арасында ярышта Каран товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы (мөдире Р.Р. Хисаев) икенче урынга чыкты, тулай савуны 4150 центнерга җиткереп, һәр сыердан уртача 2184 килограмм сөт савып, Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Яшь сыер малларыннан тәүлеклек артым алу (уртача 761 грамм) буенча да геройлыларның хезмәте мактауга лаек булды. Кооператив әгъзалары ирешкән барлык уңышларда җир белгечләренең, иген үстерүче механизаторларның, барлык техниканы җитештерүчәнле файдалануны тәэмин итүче машина-трактор мастерское эшчәннәренең лаеклы өлеше ифрат зур. Һәммәсен үзвакытында хәстәрләп, барлык эшне сыйфатлы башкарып чыгуга ирешә алар.
Менә әле без килгәндә дә хуҗалыкның машина-трактор мастерскоенда язга әзерлекнең соңгы мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы киләләр иде. Баш инженерны азга гына эшеннән бүлеп биредәге эшчәнлек белән кызыксындык.
–Хуҗалыкта техник тикшерү уңышлы үтте. Бездә һәммә эшне тиз арада башкарып чыгарлык мөмкинлек бар. Чәчү эшләрендә катнашачак техника, барлык авыл хуҗалыгы машиналары көйле һәм җитәрлек санда. Соңгы берничә елда байтагы яңартылды, куәтле заман техникасы механизаторларның хезмәтен күпкә җиңеләйтте. Әмма техника, нинди генә булмасын, белеп файдалануны таләп итә. Бездә исә булганның кадере бар, механизаторларның берсенә дә сүз тидерерлек түгел, һәркайсы хезмәте нәтиҗәле булсын дип тырыша, – диде ул. Хөрмәт белән уңганнарның исемнәрен атап үтте. Альберт Галләмов, Рәвис Җаныев, Рафаэль Ханнанов ремонт эшләрендә актив катнашкан.
Чәчү комплексларында Линар Хәби-буллин, Алмаз Галиев эшләячәк, “Джон Дир”ларга Фәнүз Гәрәев белән Роберт Галиев идарә итәчәк икән. Болардан тыш “ДТ” тракторлары, “СЗ-3” чәчкечләре белән биш агрегат төзелгән. Каранда – Венер Әсфәндияров, Иске Балакта – Фәнзил Хөрмәтуллин, Әхмәттә Фирдәвис Садретдинов, Тайняшта Илшат Гыйльванов һәм Радик Мөхәммәтдинов чәчү агрегатларын эшләтәчәк. Басуда кызу эш мәлендә техника ватылып тормасын өчен техник хезмәтләндерү звеносы төзелгән. Бу эшчәнлек Рабис Арсланов җаваплылыгында. Әйткәндәй, ул биредә генә түгел, бәлки районда иң тәҗрибәле белгеч, бригадирның техника буенча ярдәмчесе булып егерме елдан артык хезмәт сала.
Менә шундый уңган, булдыклы кешеләр белән очраштык без “Герой”да, күркәм эшләр күрдек.
Материалларны басарга әзерләгәндә геройлардан чәчүне уңышлы башлаулары, хезмәт темпының көннән-көн күтәрелә баруы турында күңелле хәбәр алдык. Тиз көндә ике мең гектарга якын мәйданда иген чәчелгән.
Рәзифә Сәхапова.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Похожие новости:
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
14.04.2015: Район яңалыклары
Вакыт белән исәпләшмиләр
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды
-
03.03.2015: Район яңалыклары
Җиңүләр тырышлык белән яулана
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән