» » Вакыт белән исәпләшмиләр

Вакыт белән исәпләшмиләр

14-04-2015, 10:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 627 | Комм.: 0
Вакыт белән исәпләшмиләр
Игенчелек тармагы эшчәннәре өчен җаваплы чор – көне ел туйдырыр чак җитте. Машина - трактор мастерскойларында, техника паркларында чәчү агрегатлары, авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләп бетерү өчен механизаторлар вакыт белән исәпләшми эшли.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында да бу җәһәттән эшләр көйле. Без килгәндә Яңа Балтач МТМсында һәркем үз участогында иде. Баш инженеры Айрат Галиевны да шунда очраттык механизаторларга күрсәтә - аңлата, ниндидер механизмны карый -көйли иде. Ул — районның иң оста, тәҗрибәле белгечләреннән берсе. Аның турында хуҗалык җитәкчеләре дә, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегендә дә яхшы фикердәләр. Тәүдә “Үзәк” машина-технология станциясенең Яңа Коты бүлекчәсендә эшләде, иң камил-ләшкән техника белән идарә итү буенча тәҗрибә туплады. Биредә дә эшен әйбәт алып бара – уңган егет, үзе тотып эшләргә күнеккән.
–Инициативалы белгеч, рационализаторлык тәкъдимнәрен кертә, алдын-гылар үрнәгендә эшли белә, иске техни-каны тергезә ала. Иске “КСК”дан (мал азыгы хәзерләү техникасы) печән чапкыч эшләде. Гомумән, аның эшчәнлеген үр-нәк итеп куярлык, – ди бүлекнең баш инженеры Фидрат Әхмәтов.
Сорауларыбызга да Айрат Галиев төгәл җавап бирде: “ Безнең хуҗалыкның техник куәте планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек бирерлек. 35 берәмлек төрле маркадагы чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторларыбыз бар. Авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сызыгында, көйләү-барлау эшләрен генә дәвам итәбез. Гомумән, язгы кыр эшләренең үзвакытында башкарылуына шик юк”, – диде ул.
Әлеге хуҗалыкта эш фронты зур, җиде мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 4573 гектары – сөренте мәйданнар. Үткән ел ленинлылар 63 мең центнердан артык ашлык җитештергән. Мал азыгы культуралары үстерүгә игътибар арткан, һәр шартлы малга 60,7 центнер азык берәмлеге туплап, кышлату сезонына алар әзерлекле кергән. Хәстәрлекнең сөенечле нәтиҗәсе булып терлекчелектән продукция җитештерү арткан.
Вакыт белән исәпләшмиләр
Хуҗалык әгъзаларының агымдагы елда планнары тагын да зуррак, әмма үтәлерлек. Ә моңа бүген биредә хезмәт салганнар лаеклы өлеш кертә. Айрат Ләбиб улы эш өчен янып-көеп йөргән хезмәтчәннәрнең исемнәрен зур хөрмәт белән атап үтә.
–Тимерҗан ага Ваһапов кебек кешеләр күбрәк булсын иде. Ул гомере буена техникага идарә итте, “К – 701” кебек куәтле тракторларны эшкә җикте, гел макталды. Инде хакла ялда булса да, күнеккән эшеннән аерылмый, ремонтта катнаша, нәрсәнедер җиренә җиткермәдем бугай дип, төнлә булса да килеп карап китә, – диде, һәр-кайсы турында җылы сүзләр әйтте. Механизаторлардан Ирек Ваһаповка тукталды. Аның берүзе өч техника белән идарә итүе, үз инициативасы белән тагын бер трактор җыеп ремонтлавы, җәй чапкыч агрегатларны хезмәтләндерүе, кышын төяүгеч механизмнарны эшләтүе, терлекчелек фермаларын азык белән тәэмин итүен сөйләде. Шулай ук трак-торчылар Нәгыйм Нәфыйков, Әсләм Әһәдуллин, Ринат Хамматов, Илшат Мөхәммәтдинов, Руслан Солтанов, эретеп ябыштыручы Айвар Сәетгәрәев һәм Артур Хановның тырышлыкларын игътибарга алды. Водительләр Инзир Низамов, Илсур Әхмәтханов, Денис Сәяхов шулай ук ремонт эшләрендә актив катнаша.

Зифа Галиева.
Гөлнур Хәлиуллина
фотолары.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: