Күрелгәннәр сокландырды
9-04-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 549 | Комм.: 0
4 апрельдә Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексында гына түгел, Русия Федерациясендә әйдәүче хуҗалыкларның берсе булган җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә язгы кыр эшләрен башкарып чыгу буенча районы семинары үтте. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш агроном һәм инженерлар, хезмәтне саклау буенча һәм авыл хуҗалыгы бүлеге, машина-технология станциясе белгечләре катнашты. Семинарның практик өлешендә ындыр табагында һәм техника паркында булдылар. Ындыр табагында заманча бөртек киптергеч корылма төзелешен карадылар. Корылманы Киров шәһәре заводыннан килгән белгечләр сафка бастыра. Техника паркы шулай ук балкып каршылады. Биредә туфрак эшкәртү техникасыннан – буразна тигезләү, “БДМ-4х4”, туфракны тирәннән эшкәрткеч һәм башка агрегатлар, туфракны чәчү алды эшкәртүе үткәрү техникасы – “БЗСС-1” һәм “БП-15” тырмалары, “КПС-4” культиваторы, “ЗККШ-6” кәтүкләре, “СЗ-3,6”, “Агромастер-4800”, “Амазония”, “Джон Дир-1910”, “Флексикойл ST-820”, “КЗК-12,4 Булава” чәчкечләре, “Мультикорн”, “УСМК-5,4”, “КРН-5,6” чәчү техникасы, “РМГ-6”, үзйөрешле сиптергеч, “Кейс”, минераль ашлама кертү һәм сиптергеч агрегатлар, бензовоз, эретеп ябыштыру агрегаты, янгын сүндерү автомашинасы куелган иде. Белгечләр аларның һәрберсенә техник характеристика бирде, үзенчәлекләрен һәм эшләү принципларын аңлатты.
Семинарның теоретик өлеше Рәҗәп мәдәният йортында дәвам итте. Тәүге сүз “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколовка бирелде. Ул язгы кыр эшләрен оештыру һәм үткәрү планнары белән уртаклашты, хуҗалыктагы эшчәнлек белән таныштырды. Аннан соң сүз алган авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Таһир улы Даутовның чыгышы бөртекле һәм техник культураларны чәчү технологиясе һәм файдалану үзенчәлекләре турында барды.
Чәчү техникасының әзерлеге һәм аларны өзлексез эшләтүне тәэмин итү буенча бүлекнең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов сөйләде. Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы буенча Дәүләт техник күзәтүе инспекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимовның чыгышы үзйөрешле машиналарга дәүләт техник тикшерүе үткәрү турында барды. Үсемлекләрне корткычлардан һәм үсемлек чирләреннән саклауны оештыру турында “Россельхозцентр” федераль дәүләт учреждениесе районара бүлеге филиалы начальнигы Ира Халит кызы Садыйкова аңлатты. Хезмәтне саклау, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары, кызу эшләр чорында көнкүреш һәм хезмәт шартлары тудыру турында авыл хуҗалыгы бүлеге белгече Рәсим Рим улы Хаков чыгыш ясады.
Семинарда “Башкирская” агрохимик хезмәте үзәге дәүләт федераль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Рим Фәйзрахман улы Гайнетдинов катнашты һәм басулардагы агрохимик тикшерү үткәрү нәтиҗәләре, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең 5127 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 3744 гектарын сө-ренте җирләр били. Чәчүлек мәйданнары структурасында бөртеклеләр 1755 гектарга урнаштырыла. 80 гектарга – шикәр чөгендере, 1812 гектарга мал азыгы культуралары чәчелә. Узган ел бөртеклеләрнең тулай җыемы 5888 тонна тәшкил итте. 4119 тонна татлы тамыр казып алынды. Бөртеклеләрнең гектар куәте 33,5 центнер тәшкил итте, шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан 514,8 центнер баллы тамыр казып алынды.
Терлекчелек тармагындагы эшчәнлек буенча да байбулатлылар әйдәп бара. Биредә товарлыклы-сөтчелек һәм сыер малларын үстерү, симертү фермалары бар. Аларда 1125 баш сыер исәпләнә, дистәдән артык атлары бар. Терлекчеләр сөт-итне елдан-ел мулрак җитештерә. 2014 елда барлыгы 2557 тоннадан артык сөт савылды, 204 тонна ит җитештерелде. Һәр сыердан 6765 килограмм сөт, һәр терлектән тәүлегенә 734 грамм артым алынды. Хуҗалыкның төп фондлары 118 миллион сум тәшкил итә. Һәр эшләүчегә исәпләгәндә 1612 мең сумнан артык туры килә. Үткән ел 136,2 миллион сумлык продукция җитештерелде. Шуның 70,1 миллион сумы басучылык өлешенә туры килә. Продукция сатудан 148 миллион сум табыш алынды. Саф табыш 61,3 миллион сум тәшкил итте, рентабельлелек күрсәткече 46,5 процент булды.
Эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге техник куәтне үстерүгә булышлык итә. Бүгенге көндә җәмгыятьнең 15 тракторы, 5 йөк автомашинасы, 7 бөртек комбайны исәпләнә. Кышкы чорда техника куяр өчен җылы гараж бар. Соңгы өч елда техника паркы тулысынча яңартылды. Өч “ДТ-75М”, ике “МТЗ-80” тракторы, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алынды. 2014 елда үзйөрешле сиптергеч, “МакДон” чапкычы, “Леопард-400” чәчү комплексы, ике “АКРОС” бөртек комбайны, пресс-подборщик, сабаннар һәм тырмалар булдырылды.
Җәмгыятьтә товарлыклы һәм фураж бөртеге эшкәртү өчен тегермән корылган, балта осталары, такта ярдыру цехы эшли. Төзелеш-монтаж эшләре киң колач белән дәвам итә. Соңгы елларда саву залы белән товарлыклы-сөтчелек фермасы төзелде, техника куяр өчен ангар сафка басты, биш торак йорт ишекләрен ачты. Хуҗалык көче белән социаль сферадагы биналар ремонтлана, юллар төзекләндерелә, ашлык киптергеч төзелә. Гомумән, байбулатлыларның һәр яклап эшләре алда. Чарада катнашучылар булдырганнарын күреп сокланды.
Семинар-киңәшмәне район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев алып барды һәм йомгаклау сүзен әйтте.
–Районыбыз алдында җаваплы-җитди бурыч тора. Быел бездә “Басу көне” үтәчәк, республика буенча белгечләр җыелачак. Чакмагыш аграрийлары игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшчәнлек буенча әйдәп бара. Республика җитәкчелеге Башкортстандагы ике хуҗалыкны – безнең “Базы” кооперативын һәм Стәрлетамак районындагы Калинин исемендәге хуҗалыгын элиталы орлыклар җитештерү буенча махсуслаштыруны максат итеп куйды. Моны базылылар эшчәнлегенә карата зур бәһа, гомумән, чакмагышлыларның артабан да фидакарьлек күрсәтеп эшләүләренә ышаныч, дип кабул итәргә кирәк. Вакыт көтми, алда – басу эшләре, аны киң колач белән үзвакытында башкарып чыгу өчен барың бердәй тырышырга кирәк. Бүген әйтелгәннәр эзсез калмасын, күрелгәннәр үрнәк булып кабул ителсен, алдынгы тәҗрибә гамәлгә кертелсен иде. Һәркайсыгызга исәнлек-иминлек, уңышлар телим, – диде ул.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Техника төзеклеге тикшерелә
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!