» » Эшләгәннең кадерен беләләр

Эшләгәннең кадерен беләләр

26-02-2015, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 494 | Комм.: 0
Ленин исемендәге кооператив-колхоз әгъзаларының узган елда башкарган эшләренә йомгак ясалды. Гомум хисап җыелышында бу хакта үзтәнкыйтькә нигезләнгән эшлекле сөйләшү барды.
Хуҗалык карамагында 6975 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 4573 гектары – сөренте җирләр. 2014 елда үсемлекчелек тармагында төп табышны бөртекле культуралар китергән, барлыгы 63126 центнер ашлык җитештерелгән. Элекке елларга караганда үсеш шактый зур. Мәсәлән, чагыштыру өчен: 2013 елга карата үсеш 125 процент тәшкил итә, 2012 елдагыдан 2,2 тапкыр күбрәк ашлык җитештерелгән. Һәр гектардан алынган уңыш 27,5 центнер булды, ә 2013 елда ул 22,3 центнер иде. Ә менә көнбагыш уңышы түбән – нибары 9,1әр центнер үстереп алына, ягъни элекке ел 59,6 процент кына. Былтыр мал азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирелгән, һәр шартлы малга исәпләгәндә 60,7 центнер азык берәмлеге тупланган. Ашлык сату күләме 19,9 млн, көнбагышныкы 332 мең сум. Үсемлекчелектән кергән чиста табыш 1,8 млн сум, рентабельлелек 11,4 процент тәшкил итә.
Кооператив-колхоз кассасына үт-кән елда төп табышны терлекчелек тармагы керткән. Бу өлкәдә соңгы елларда сизелерлек үзгәрешләр бара. Хуҗалыкның “500 ферма” республика максатлы программасына керүе нәтиҗәсендә Яңа Балтач сөтчелек фермасында мал торлагына реконструкция ясалды, заманча саву залы төзелде. Савым сыерлары (550 баш) саны соңгы берничә елда тотрыклы саклана, продукция алу арта. Ел дәвамында барлыгы 33056 центнер сөт җитештерелде. Бу 2012 елга карата 107,4, 2013 елга карата 107,2 процент тәшкил итә. Ит җитештерүдә дә шулай ук үсеш бар. Тере авырлыкта 2256 центнер ит җитештерелгән, яки 2013 елдагыдан 253 центнерга күбрәк.
Сөт җитештерү отышлы — сатылган продукция күләме 62,6 млн сумга җиткән. Әгәр элекке ике ел белән чагыштырсак, ул 107 һәм 135 процент тәшкил итә. 16,1 млн сумлык ит сатылган. Чиста табыш – 14,4 млн сум, ягъни элекке еллардан ике ярым тапкырга арткан. Хуҗалык буенча рентабельлелек 30,3 процент (2013 елда – 23,6 процент) булды. Бу – ярыйсы зур үсеш саннары. Терлекчелекнең рентабельле эшләве (22,4 процент) гомум күрсәткечне күтәрә дә инде. Сөтчелектәге рентабельлелек 54 процентка җиткән, ягъни үсеш – 36,4 процент (элекке елда 39,6 процент иде). Шулай да ит җитештерү әлегә файда китерми. Моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр киртә булып тора.
Бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга 8 миллион сумга якын түләнгән. Дебитор бурыч 11,6 млн, кредитор бурыч 104,4 миллион сум. 22,7 миллион сум субсидияләр алынган. Уртача айлык хезмәт хакы – 12830 сум (2013 елда 10993 сум булган). Хуҗалыкта барлыгы 132 кеше эшли.
Кооператив-колхоз рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов хуҗалыкның былтыргы финанс-икътисадый торышы турында докладта җентекле мәгълүматлар китерү белән беррәттән, хезмәт коллективларының эшенә бәһа бирде, аерым белгечләрнең, меха-низаторларның һәм терлекчеләрнең хезмәте турында әйтеп үтте, эштәге җитешсезлекләрне атады. Хәзерге хуҗалык итү шартларына, төрле өлкәдә чыгымнарны киметү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирде, күбрәк һәм яхшы сыйфатлы продукция җитештерү буенча тәгаен бурычлар билгеләде. Хисап докладын күзәтү советы рәисе Альберт Сабир улы Явишев тулыландырды. Идарәнең еллык эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды.
Җыелышта шулай ук 2015 елга җитештерү-финанс планы расланды, хезмәт хакы турындагы положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Кооператив-колхозга яңа әгъзалар кабул ителде, кайбер әгъзалар төрле сәбәпләр аркасында күмәк хуҗалык составыннан чыгарылды. Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Соңыннан 2014 елгы ярыш шартларына ярашлы бер төркем хезмәт алдынгылары, күмәк хуҗалык эш-ләрендә актив катнашучылар, ел нәтиҗәләре буенча белгечләр акчалата премияләр белән бүләклән-деләр. Алар арасында механизаторлар Әсләм Әһәдуллин, Ирек Ваһапов, Нәгыйм Нәфыйков, Азамат Бакиров, Илдус Баев, Денис Шә-рифуллин, комбайнчылар Камил Фәйрузов, Инзир Дәүләтшин, Рифат Дәүләтшин, водительләр Алмаз Кәбиров, Илнур Рәҗәпов, савучылар Гөлсирә Хәйретдинова, Зәлия Галиуллина, Фәйрүзә Кудашева, Фәнзилә Мәрдәншина, Рәсимә Рахманова, Флүзә Латыйпова, ат караучы Фәнир Шакиров бар. Ә савучы Фәйрүзә Кудашева, тракторчы Ирек Ваһапов һәм автомеханик, хезмәтне саклау инженеры Илнур Ханов үзара ярышучы “Базы” кооперативының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: