Хезмәте барның хөрмәте бар
17-02-2015, 11:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 655 | Комм.: 0
"Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы коллективы узган хуҗалык елын ничек тәмамлады, эштә файдаланылмаган резервлар бармы, киләчәккә планнар нинди – шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр 13 февральдә үткәрелгән гомум җыелышта тикшерелде.
Идарә рәисе Вадим Васильевич Соколовның хисап докладында күмәк хуҗалыкның 2014 елгы финанс-икътисадый күрсәткечләре бәян ителде, хезмәт коллективларының эшләренә кагылышлы саннар, мисаллар китерелде, башкарылганнарга анализ ясалды.Тәүдә чыгыш ясаучы чирек гасыр элек Русиядә башланган аграр реформа вакытында хуҗалык итүнең төрле формалары, үзгәрешләр кертелүе, күмәк хуҗалыкларның таркалуы хакында искә төшереп үтте. “Менә шундый гаять авыр шартларда да безнең “Базы” кооперативы тупланып, бердәм булып, үз юлыннан тайпылмыйча, авырлыкларны җиңә-җиңә алга таба ышанычлы атлады. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә ул икътисадый яктан көчле үсеш алды, алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелде. Нәкъ 25 ел элек, 1990 елның 12 февралендә мине идарә рәисе итеп сайлап зур ышаныч күрсәттегез, күмәк хуҗалыкка ышандыгыз. Без бу юлны бергә үттек, үсеш елларында очраган кыенлыкларны бергә кичердек. Моның өчен сезгә – хезмәт ветераннарына, бергә эш башлаган хезмәттәшләремә, остазларыма зур рәхмәт!” – диде ул һәм Юмаш мәдәният йортына җыелган кооператив әгъзалары алдында хисап доклады белән чыкты.
Югары уңыш белән сөендерде
Алдан шуны әйтергә кирәк, базылылар елны уңышлы тә-мамлады. Төп керем чыганаклары булган үсемлекчелек һәм терлекчелек тармаклары шактый табыш китергән, зур күләмле төзелеш эшләре башкарылган, авылларда күп төрле социаль мәсьәләләр хәл ителгән. Хуҗалыкта 32977 гектар авыл хуҗалыгы, шул исәптән 22668 гектар сөренте җирләр исәпләнә. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 40,7 центнер уңыш үстереп алынган, элекке елда бу күрсәткеч 35,2 центнер иде. Тулаем 68 мең тонна ашлык җитештерелгән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 24 процент. Әйткәндәй, бу районда җитештерелгән барлык ашлыкның 43 процентын тәшкил итә. Аерым бригадаларда уңыш тагын да югарырак. Мәсәлән, Рапат бригадасында төшем 44,2 шәр, ә арпа культурасы 50 центнерга җитте. Анда гектарыннан хәтта 62 центнер уңыш биргән басу да булды. Шикәр чөгендере басулары, элекке еллардагыча, былтыр да мул уңыш белән сөендерде, 500 гектарда игелгән баллы тамырның гектар көче 498 центнерга җитте. Рекордлы уңыш Иске Почкак бригадасында – 571әр центнер. Терлекләр рационының яртысын алып торучы кукуруз да бик уңды, һәр гектардан 430 центнер яшел масса алынды. Мал азыгы культураларыннан да югары уңыш үстерелә. Хуҗалык буенча һәр шартлы малга исәпләгәндә 39,2 центнер азык берәмлеге (концентрат белән 58,4 центнер) хәзерләнгән.
Табышлы тармак
Кооперативта сөтчелек тармагы елдан-ел ныклы үсеш ала, зур табыш китерә. Узган елда һәр сыердан уртача 6616 килограмм сөт савып алына, барлыгы 116450 центнер сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч 2012 елдагыга караганда – 12 мең, 2013 елдагыдан 4,5 мең центнерга артык. Сөт җитештерү бүген төп керем чыганагы булып тора. Бу продукцияне сатудан кассага ай саен 30 миллион сум акча керә. Иң күп сөт Юмаш, Рапат, Иске Почкак, Иске Үзмәш фермаларында. Фермаларда 5747 сыер малы (шуның 1825е савып алына) асрала. Бу элекке елдагыдан 45 башка күбрәк. Барлыгы 9087 центнер ит җитештерелгән. Дөрес, бу 2013 елга караганда 401 центнерга азрак. “Моңа кадәр ит җитештерү кооперативка файда китермәде, моңа сарыф ителгән чыгымнар капланмады. Әмма хәзер бу өлкәдә хәл-шартлар яхшыруга таба бара, бәлки, киләчәктә ит җитештерү дә табышлы тармакка әверелер. Без бу өлкәдә дә күбрәк һәм яхшы сыйфатлы продукция җитештерү бурычын куябыз”, – диде док-ладчы шушы мәсьәләгә тукталып.
Керем-табышлар саныйбыз
Кооперативның еллык эшенә анализ ясаганда финанс-икътисадый торышны чагылдырган тагын кайбер саннарга да күз салыйк. Хуҗалыкта уртача сату хаклары белән исәпләгәндә барлыгы 915,2 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Продукция сатудан һәм башкарылган эшләрдән 723,2 миллион (2013 елга карата + 10 процент) сум акча кергән. Шул исәптән ашлык сатудан 257, 7 млн (+ 35 процент), шикәр чөгендере – 78 млн (+ 25 процент), көнбагыш – 21,2 млн (+25 процент), сөт – 231,3 млн (+ 25 процент), ит буенча 69,4 миллион сум (2013 елдагыдан азрак) керә. Хуҗалык буенча җитештерү рентабельлелеге 53,2 процент (2013 елда 47,7 процент иде). Үсемлекчелектә ул 69,5, терлекчелектә 32,3 процент тәшкил итә. Чиста табыш 268,7 миллион сум (2013 елда 219, 4 миллион сум булды, үсеш 22 процент), 146,7 миллионы басучылык тармагыннан керә. Бюджетка, бюджеттан тыш фондларга җәмгысе 47,1 миллион сум күчерелгән. Дебитор бурыч 124,8 млн, кредитор бурыч 95,9 миллион сум тәшкил итә, 94,7 млн сум субсидия алынган. Тагын берничә мөһим күрсәткеч: кооперативта былтыр 661 кеше эшләде, бер кешегә исәпләгәндә 1384,5 мең сумлык продукция җитештерелгән (2012 елда – 763 мең, 2013 елда 1179,6 мең сум булган иде). Уртача хезмәт хакы 14727 сум булды, ягъни соңгы ике елда ул ел саен 20шәр процентка арткан.
Техника паркы яңара
Хуҗалыкта техника паркы җитез темплар белән яңара, заманча авыл хуҗалыгы машиналары белән тулылана. Районда иң куәтле техника паркы биредә. Үткән елда гына да 170 миллион сумлык заманча техника сатып алынган. Алар күп төрле һәм төрле билгеләнештә. Әлеге вакытта машина паркларында барлыгы 130 тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор, 55 ашлык, 7 мал азыгы, 4 шикәр чөгендере игү комбайннары, 82 чәчкеч исәпләнә. Басуларда бөтен эшләр шушы яңартылган заманча техника ярдәмендә башкарыла. Бүген һәр бригада да язгы чәчүгә ныклы әзерләнәләр. Орлык тиешле кондициягә җиткерелгән, ашлама кайтарыла, ягулык-майлау материаллары ташыла.
Үзгәрешләр – һәр җирдә
Хуҗалык өчен 2014 төзелешләр елы булды. Барлык 7 бригадада да җитештерү участокларында хезмәт шартларын яхшырту буенча күпмедер эш башкарылган. Арада зур күләмле төзелешләр дә бар. Ул аеруча терлекчелек тармагына кагыла. Мәсәлән, Юмаш бригадасындагы 600 сыер малына исәпләнгән зур ферма – шуның бер мисалы. Ике зур модуль, уртада заманча саву залы төзелде. Бу яңа ферма биналарын (төзелеш 140 миллион сумга төшәчәк дип фаразлана) быел җәйгә кадәр файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Тагын бер мөһим объект – Рапат сөтчелек фермасы. Элекке дуңгызчылык фермасы биналары сүтелеп, аның урынына бик кыска вакытта өр-яңа терлекчелек корпуслары калкып чыкты. Биредә 85 миллион сумлык эш башкарылды. Аны да ел азагында файдалануга тапшыру өчен бөтен көчләрен салалар. Анда тагын берничә бина – бозаулар абзары, силос саклагыч валовник салыначак, диелде. Бу фермалар эшкә кушылган очракта сөт җитештерү сизелерлек артачак.
Моннан тыш, Калмашбашта ашлык киптерү һәм чистарту агрегатлары төзелә. Андый агрегатлар һәм ашлык саклау складлары Юмашта да салыначак. Алар төзелеп беткәч, ашлыкны киптерү, чистарту һәм саклау проблемалары тулысынча хәл ителәчәк. “Базы” кооперативының орлыкчылык буенча махсуслашуын исәпкә алсак, бу эшләрнең әһәмияте тагын да арта. Мал сую модулен төзеп файдалануга тапшыру буенча да бүген эш алып барыла. Ул 5 миллион сумга төшәчәк. Күп төрле җитештерү объектларыннан тыш, авылларны төзекләндерүгә 4,5 миллион сум тотылачак, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә 1,5 млн сум бүленгән, 2,5 млн сумлык иганәчелек ярдәме күрсәтелгән.
Хезмәтләре сокландыра
Кооператив әгъзаларының көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә бу уңышлар. Юмаштан машина белән сыер саву операторы Фина Үзәнбаева (һәр сыердан 8074 кг сөт савып алган), Уйбулаттан Рәсимә Ханнанова (7073 кг), Иске Үзмәштән Илфира Раянова (7079 кг), бозау караучы Валентина Романова, тракторчы Александр Степанов, комбайнчы Мәснәви Насруллин (29 мең ц. ашлык суктырган), Фәндәл Бәдретдинов (27306 ц ), Тимерхан Латыйпов (26985 ц), уруда Әдис Муллаянов (4867 га), басудан ашлык ташуда шоферлар Илфак Авзалов (6027 тонна), Айрат Әхмәдуллин (5386,9 т), Илгизәр Ильясов “ГАЗ-53” автомашинасы, 1935 т), салам өюдә Азат Борханов (2020 т), пресслауда Амур Әхтәмов, Рим Сәләхетдинов, Тимерҗан Хәмидуллин һәм башка бик күп һөнәр ияләре югары күрсәткечкә ирешкәннәр.
Тынгысыз һәм авыр хезмәт ел әйләнәсенә бер генә сәгатькә дә тукталып тормый, һәр җирдә эш кайный. Вадим Васильевич үзенең чыгышында намуслы хезмәт салып хуҗалыкның икътисадын ныгытуга үз өлешен кертүче игенчеләргә, терлекчеләргә, башка һөнәр ияләренә, аларның фидакарьлегенә югары бәһа биреп, тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерде. Бригадирларның үз бурычларын зур җаваплылык белән башкаруларын әйтеп үтте. Менә бүгенге җыелышта да утызлап ярыш алдынгысы – төрле һөнәр иясе – хезмәттә ирешкән казанышлары өчен кооператив идарәсенең Рәхмәт хаты белән һәм акчалата бүләкләнде.
Резервлар бар әле
Доклад буенча фикер алышуларда баш белгечләр – агроном Борис Мефодьевич Данилов, зоотехник Айрат Әнсаф улы Йосыпов, ветеринар табиб Илдар Рим улы Галин, инженер Марат Морзагәрәй улы Байбулдин, кооператив рәисенең юридик мәсьәләләр буенча урынбасары Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, үзара ярышучы Ленин исемендәге кооператив-колхоз рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, рәиснең җитештерү буенча урынбасары Вадим Григорьевич Иванов, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков катнашты. Чыгыш ясаучылар, уңай үзгәрешләргә югары бәһа бирү белән беррәттән, эштә нәтиҗәлелекне тагын да күтәрү юлларына тукталдылар. Ә файдаланып бетмәгән резервлар бар әле. Игенчелектә, мәсәлән, заманча техниканы югары дәрәҗәдә хезмәтләндерү өчен белгечләрнең әзерлеген яхшырту, механизаторларның һөнәри белемен күтәрү буенча укулар оештыру, сабанчылар ярышын үткәрү, электр энергиясен экономияләү мөмкинлекләрен тулырак файдалану, терлекчелектә савым сыерларын тәрбияләү, аларның лактация вакытын арттыру һәм башка мәсьәләләргә карата уй-фикерләрен әйттеләр, тәкъдим-киңәшләрен җиткерделәр.
Җитәкчегә – рәхмәт сүзләре
Гомум җыелышта күмәк хуҗалык тормышына кагылышлы күп төрле мәсьәләләр тикшерелде. Алар арасындда төрле сәбәпләр белән кооператив әгъзалыгыннан чыгару, яңа әгъзалар кабул итү, 2015 елга бизнес-план, профсоюз оешмасы белән килешүнең үтәлеше һәм вакытын озайту, яңа ярыш шартларын кабул итү кебек мәсьәләләр тикшерелде һәм алар буенча карарлар кабул ителде. Кооператив әгъзалары бертавыштан идарәнең еллык эшен канәгатьләнерлек дип таптылар.
Көн тәртибенә куелмаса да, сәхнәгә чыгып, 25 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе дилбегәсен ышанычлы тотып баручы хөрмәтле Вадим Васильевичка чын күңелдән ихлас рәхмәт сүзләрен әйтүчеләр дә булды әлеге җыелышта. Ул бер күңелле бәйрәмгә әверелде. Сер түгел, күмәк хуҗалыкны булдыклы җитәкче тота. Яшьтән үк хезмәт сөеп үскән үз җиренең тугры улы, чын ватанпәрвәр Вадим Васильевич, һәртөрле авырлыкларга карамыйча, авыллар яшәсен, дип тырышып, кооперативка уңышлы җитәкчелек итә. Бу елларда ул оста белгеч, талантлы оештыручы булып танылды. Һәркемнең күңеленә ачкыч, уртак тел таба белде. Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтен чын күңелен биреп башкарган, бар эшкә дә маһир җитәкче артта калган хуҗалыкны тәүдә районда, аннары республикада алдынгылар сафына чыгарды. Эш урыннарында хезмәт шартлары яхшырды, авыллар төзекләндерелде, кешеләрнең яшәү шартлары яхшырды.
Һәр тармакта – терлекчелектә яки басучылыкта, төзелештә, авылларны төзекләндерүдә яисә социаль өлкәдә булмасын – уңыш яулады. Югары игенчелек культурасына ия булганнар. Кооператив республиканың башка хуҗалыкларына һәрчак үрнәк итеп куела, ул тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Мәскәүдә Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә берничә ел катнашып, медальләргә һәм Дипломга лаек булды. Күп тапкыр республика күләмендәге ярышта җиңеп чыкты. Бүген дә, күреп торабыз, кооператив тотрыклы үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Вадим Соколов “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды, Салават Юлаев ордены, Халыклар Дуслыгы ордены һәм башка күп санлы бүләкләр иясе дә. Диссертация яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Бу югары бүләкләргә янә яңалары өстәлде. Әлеге җыелышта Илфир Зарипов Ленин исемендәге кооператив-колхозның икътисадын үстерүгә зур өлеш керкәне өчен “Базы” кооперативына берөзлексез җитәкчелек итүенә 25 ел тулу уңаеннан Вадим Соколовка идарәнең Мактау грамотасын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Ригат Хаҗиев һәм Геннадий Крюков та аңа мактау сүзләре әйтеп һәм матур теләкләр теләп, бүләкләр белән сөендерделәр. Каратал авыл клубы мөдире Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева кооператив әгъзалары исеменнән тәб-рикләп, халыкның яраткан җитәкчесенә, остазга чәчәкләр гөлләмәсе тапшырды. Районыбызның данын еракларга таратучы көчле, абруйлы Вадим Васильевич Соколов җәмәгать эшләрендә дә актив. Ул Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты буларак та республика, халык мәнфәгатьләрен кыю яклый, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга зур өлеш кертә.
Вадим Соколов кооператив әгъзаларына һәм кунакларга тәбрикләү сүзләре өчен рәхмәт әйтте, һәркайсына ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, хезмәттә яңа уңышлар теләде. Көн тәртибенә куелган соңгы мәсьәлә –җаваплылыгы чикләнгән “Сәвәде” җәмгыятен “Базы” кооперативы составына кабул итү. Җәмгыять авыр финанс-икътисадый шартларда калган. Көрчеккә килеп терәлгән, банкротка дучар булган хуҗалыкны кооперативка кушу, аның бурычларын түләү, әлбәттә, Киндеркүл авылы халкы тормышына уңай үзгәрешләр генә китерәчәк. Кооператив әгъзалары бертавыштан җәмгыятьне үзләренең составына кабул итәргә ризалык белдерделәр.
Соңыннан Вадим Васильевич Соколов сорауларга җавап бирде.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Похожие новости:
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!