» » Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер

Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер

14-02-2015, 10:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 561 | Комм.: 0
Эшкә бирсәң чын күңел   нәтиҗәсе тиз күренер
11 февральдә Иске Калмаш авыл мәдәният йортында “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзаларының хисап-сайлау җыелышы үтте.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, аның беренче урынбасары Ригат Хаҗиев, Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альберт Макулов, “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Альберт Мусин, ярышучы хуҗалык – “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов катнашты.
Тәүдә төрле сәбәпләр белән кооператив әгъзалыгыннан чыгучыларның исемлеге расланды, хуҗалыкка яңа әгъзалар кабул ителде. Аннары кооператив-колхоз идарәсе рәисе Альберт Фидай улы Мусин үткән хуҗалык елында башкарылганнар турында бик эчтәлекле хисап белән чыгыш ясады. Хуҗалыкның аерым тармакларына анализ ясалды, саннар һәм фактлар китерелде.
“Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы карамагындагы уңдырышлы җирләр 6880 гектарны били, шуларның 6528 гектары – сөренте. 5316 гектар — печәнлек һәм көтүлек җирләре. Бөртекле культуралар 2675 гектарда игелеп, барлыгы 59037,1 центнер тулаем ашлык җыеп алынган, гектар куәте – 22,1 центнер. Көнбагыш культурасы 260 гектарда игелеп, 5264 центнер майлы орлык җыеп алынган, шикәр чөгендере 150 гектарда чәчелеп, тулаем 32288 центнер татлы тамыр җыеп алынган. Мал азыгы культуралары 1349 гектарда үстерелеп, мул уңыш китергән.
Терлекчелек тармагына идарә рәисе аеруча басым ясады. Хуҗалык елында барлыгы 32022 центнер сөт җитештерелгән. 32174 центнер продукция сатылган, сөтнең майлылыгы 3,73 процент, шул исәптән югары сортлысы 16484 центнер, ягъни гомум сөтнең 50,4 процентын тәшкил итә. Һәр сыерга исәпләгәндә, уртача 5000 кг сөт савып алынган.
“Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы – иң күп мал тоткан хуҗа-лыкларның берсе. Агымдагы елның беренче гыйнвары күрсәткечләренә караганда, хуҗалыкта 2111 баш мал исәпләнә. Тере авырлыкта исәпләгәндә, ел әйләнәсенә барлыгы 1866 центнер ит җитештерелгән. Хуҗалык рәисе үз чыгышында малчылык һәм игенчелек продуктларын җитештереп сатудан алынган табыш, керемнәр һәм чыгымнарны саннар телендә атап үтте. Докладында ул сөтчелек тармагына басым ясады, савучыларның эшләренә намус белән каравы аркасында бу тармак күрсәткечләренең былтыргыдан югарырак булуын дәлилләде. Гомумән, эшкә караш нинди, нәтиҗәсе дә шундый, дип билгеләде ул. Хуҗалык рәисенең чыгышын күзәт-челек советы рәисе И.Кашаева тулыландырды. Ул икътисадый-финанс күрсәткечләр, коллектив килешүнең үтәлеше, матди һәм әхлакый дәртләндерү чаралары, хуҗалык хезмәт-кәрләренең хезмәт шартлары турында сөйләде, киләчәккә планнар белән таныштырды. Хуҗалык рәисенең хисап җыелышы отчетына кушылып, шулай ук аның урынбасары, баш агроном Гали Хаҗиев, хуҗалыкның баш инженеры Расих Кашаев, беренче товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илфат Йосыпов, баш бухгалтер Искәндәр Габсәләмов, баш икътисадчы Гыйффәт Шаһабетдинова доклад белән чыгыш ясады.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов исә үз чыгышында бу авылда сәнәгать предприятиеләре булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы тармагына кешене җәлеп итү авыр икәнлеген билгеләде. “Һәр хуҗалыкның үзенчә-лекләре була. “Октябрь” авыл хуҗа-лыгы кооперативы да район буенча уртача күрсәткечләргә чыкты. Биредә басучылык тармагында алга таба үзгәрешләр күзәтелә. Иң мөһиме – төпле план һәм шуңа ярашлы төгәл эш алып бару стратегиясе бар”, – диде ул. Хакимият башлыгы шулай ук республикабыз тормышы белән таныштырды, илдә барган икътисадый көрчек, агымдагы елда районыбызда үтәчәк мөһим чаралар турында сөйләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев хуҗалык рәисе чыгышында ясалган тирән анализны мактап телгә алды. Ул хуҗалыкның үткән елда ирешкән күрсәткечләрен югары бәһалады.”Октябрь”нең ышанычлы адымнар белән алга таба китүен “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәргать Ваһапов та билгеләде. Ул хезмәт алдынгылары – водитель Радик Исламов, савучылар Зөлфия Кашаева белән Флүзә Хәсәновага акчалата премия тапшырды.
Җыелышның иң дулкынландыргыч мизгеле – алдынгы хезмәт ияләрен бүләкләү тантанасы җитте. Әнисә Харисова, Дамир Макулов, Зөлфирә Рәфыйкова, Илфир Акчурин, Регина Хәсәнова, Рәфис Корбанов, Сания Хәйруллина, Алексей Аликаев, Азамат Шакиров, Вәлия Сәяхова, Ранис Юнысов, Юрий Фадеев, Фәнилә Галина, Гүзәлия Макулова, Гүзәл Бикбатырова, Илфат Йосыпов, Фаяз Мусин, Фирдәвис Корбангалиев, Илшат Тимашев, Фидус Хаҗиев, Финат Хаҗиев, Салават Кашаев, Редик Кудашев, Алишер Әбдрәсүлов, Марат Әхмәтшин, Фәнүз Кашаев, Ильяс Әмирханов, Илшат Тимашев, Илвир Шакиров, Тимерҗан Балягов, Александр Протченко, Равил Гобәйдуллин кайсы берәр баш сыер малы, кайсы 2 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр акчалата премия белән бүләкләнде.
Әйе, “Октябрь” авыл хуҗалыгында җиң сызганып эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә фермалар тиешенчә караулы – тирә-якта чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Бозауларны үз эшенә намус белән караган хезмәткәрләр тәрбияли. Быел республика күләмендәге “500 ферма” максатлы программасында катнашулары хуҗалык хезмәткәрләреннән аеруча ныклы тырышлык таләп итә. Хуҗалыкның басу җирләре сөрелгән, чәчүгә тулысынча әзер. Былтыр кооперативның акча чыгарып, кыйммәтле техника сатып алуы да мактауга лаек. Хезмәт хаклары вакытында бирелә, эшләгән кешегә өстәмә премияләр дә каралган. Кыскасы, чын күңел салып эшләсәң, нәтиҗәсе дә озак көттерми.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: