» » Бердәмлек һәм тырышлык белән

Бердәмлек һәм тырышлык белән

19-02-2015, 11:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 525 | Комм.: 0
Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте идарәсенең еллык эшчәнлеге гомум хисап җыелышында тикшерелде

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, җәмгыятьне оештыручы вәкилләр – Уфаның 10 санлы төзелеш идарәлеге директоры урынбасары Рөстәм Хәмит улы Гобәйдуллин һәм директорның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ринат Хәбиръял улы Вилданов,Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов, “Победа” кооператив-колхозы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов катнашты.
Тәүдә җәмгыять директоры Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров хисап доклады белән чыгыш ясады. Хуҗалыкта 4293 гектар сөренте җир исәпләнә, шуның 2200 гектарында бөртекле культуралар игелде, 135 гектарда көнбагыш чәчелде. Язгы кыр эшләре Югары Аташ бригадасында аеруча оешканлык белән үткән. “Ә менә Имәнлекул бригадасында, эшче көче җитмәү сәбәпле, чәчү сүлпән барды. Чәчү агрегатлары Югары Аташтан килде, аларны чәчүчеләр белән комплектларга да мөмкинлек булмады. Шулай да гомум көч белән, бик авырлыклар кичереп, агротехник вакыт буенча соңгарак калып булса да, чәчүне башкарып чыктык. Планлаштырылганнар үтәлде, — дип башлады докладчы чыгышын һәм язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларның эш күрсәткечләре белән таныштырды. — Дым каплатуда һәм камылларны тырматуда Илнур Сибәгатуллин, җир эшкәртүдә Айрат Казыйханов, тырматуда Гамил Хафизов, культивацияләүдә Юлай Минһаҗев, бөртекле культуралар чәчүдә Айдар Шәйхуров, Илүс Тимерханов һәм Илгиз Ханов, чәчүлекләрне кәтүкләүдә Зинфир Арсланов белән Фәрит Ихсанов югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Көнбагыш культурасын игүдә Гәрәй Исхаков зур тырышлык салган. Ул “МТЗ-82” тракторында берьялгызы бөтен эшләрне башкара, аның эшкә җаваплы каравы, тырышлыгы бар яклап та мактауга лаек.
Үткән елда ашлыкның тулаем җыемы 51600 центнер булды. Бу элекке ел белән чагыштырганда 12413 центнерга артык. Ашламаны тиешенчә кертү дә уңышны сизелерлек арттыра. 2013 елда һәр гектар сөренте җиргә исәпләгәндә 9,5 килограмм тәэсир итүче матдә кертелсә, узган елда ул 12,4 килограмм булды. Чәчү тәмамланып, үсентеләр шытып чыккач, басулар комиссия тарафыннан тикшерелде, башкарылганнарга бәһа куелды. Аның нәтиҗәләренә карап, чәчүдә катнашучыларга өстәмә хезмәт хакы түләнде. Шул ук вакытта эштә булган кимчелекләр дә күрсәтелде. Чүпле чәчүлекләрдә үзвакытында 896 гектарда химик утау үткәрелде. Бу эшне Динис Сәйфуллин “Ураган” агрегаты белән башкарып чыккан. Суны “КамАЗ” автомашинасында Рөстәм Рәфыйков ташый. Менә шулай уртак тырышлык нәтиҗәсендә һәр гектардан уртача 23,4 центнер уңыш үстереп алына. Дөрес, районның уртача күрсәткече (32,3 центнер) белән чагыштырганда аерма зур – 8,8 центнерга җитә».
Докладчы басучылык тармагында хезмәт салучылар, аларның эш күрсәткечләре белән таныштыруны дәвам итеп, ярыш алдынгыларын исемләде. Игеннәрне тезмәгә салуда, мәсәлән, агалы-энеле Альфред белән Ринат Дәүләтшиннар, “Үзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән Фәдис Баһаветдинов, Данил Сәхәбин һәм Радим Мамлиевлар, ашлык суктыруда Гамил Хафизов, Илмир Ильясов, яңа уңышны басудан ындыр табагына ташуда Радис Гайсин, Азат Мамлиев һәм башкаларның тырышлыгы билгеләп үтелде. 563 гектарда уҗым арышы чәчелгән. Бу эштә Илгиз Ханов белән Илүс Тимерханов уңганлык күрсәткән. Хуҗалыкта һәр шартлы малга исәпләгәндә 25,6 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Шушы һәм башка эшләрдә катнашучылар өчен кайнар аш әзерләнә, биредә пешекчеләрнең үз хезмәтенә җаваплы караулары да гомум эшкә уңай йогынты ясый. Терлекчелек тармагында башкарылганнар турында да җентекләп, тәгаен саннар китереп сөйләде докладчы.
Ел башына хуҗалыкта 1104 баш сыер малы исәпләнә. Шулар-ның 400е — савым сыеры. Бу күрсәткеч элекке ел белән чагыштырганда 35 башка артык. 2014 елда барлыгы 14 409 центнер сөт, 1131 центнер ит җитештерелде (элекке елдагыдан 11 центнерга күбрәк). 66 центнер ат ите җитештерелде (19 центнерга артык). Сыер көтүен тулыландыру өчен 113 буаз тана кертелде. Бөтен сыерлар һәм таналар да ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатыла. Барлыгы 672 баш мал каплатылды. Бу күрсәткеч элекке елдагыдан 51 башка артык. Җәмгыять буенча 442 бозау алынды, бу да элекке ел белән чагыштырганда 31 башка күбрәк. Сатылган сөттән 22 млн 688 мең сум акча кергән. Бер центнер сатылган сөтнең үзкыйммәте 16 сум 51 тиен. Рентабельлелек бары тик 4,8 процент тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч уртача район буенча 50,9 процент булуын исәпкә алсак, бу өлкәдә әле бик нык тырышырга кирәклеге аңлашыла. Сөт җитештерүдә иң югары күрсәткечкә Нәсимә Мөхтәруллина (4756 кг) ирешә. Алия Гыймакова (4669 кг) һәм Галина Дәүләтшина (4339 кг) да алдынгылар исәбендә.
”Бүгенге көндә сөт җитештерүне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр кулланыла, җитәрлек күләмдә мал азыгы бирелә. Шулай да эшне оештырып үзбиеклегенә күтәрү, хезмәт тәртибен яхшырту өстендә эшлисе бар әле,” – дип билгеләп үтте докладчы һәм кимчелекләрне атады. Мал азыгын, транспорт хезмәтен һәм электр энергиясен куллануда файдаланылмаган резервлар бар. Ел дәвамында, мәсәлән, сөт җитештерү өчен 1 миллион 10 мең сумлык электр энергиясе кулланылган. Ә менә үзара ярышучы “Победа” кооператив-колхозы фермаларында утын ягып җылытуга күптән күчтеләр һәм зур гына суммада экономияләүгә ирештеләр. Күршеләрнең тәҗрибәсен өйрәнү һәм эштә куллану нәтиҗәлелекне арттыруга зур этәргеч ясар иде, әлбәттә.
Ит җитештерүдә намус белән эшләүчеләр дә билгеле. Гөлсинә Галиева уртача 789 грамм тәүлеклек артым алган. Гөлнара Мамлиева – 605, Эльмира Шәйгәрданова 601әр грамм артым ала. Рәфис Тимерханов һәм Рәшит Акчурин җәйге чорда 735 граммга җиткергәннәр. Ит сатудан җәмгыять кассасына барлыгы 8 млн 862 мең сум керә. Шулай да сатылган итнең үзкыйммәте 99 сум тәшкил иткән. Шул рәвешле бүгенге көндә ит җитештереп сатудан бары тик зыян гына күрелә (килгән зыян 2 млн сум, рентабельлелек минус 18,6 процент). Моның сәбәпләре дә күрсәтелде: ит хакын күпкә киметеп сату, сатылган итнең сыйфаты начар, сатылган маллар арасында бракка чыгарылган савым сыерлары булуы, фермаларны тирестән тазарту өчен читтән техника җәлеп итү. Моннан тыш, артым алып җиткермәү, мал азыгын күп куллану, әрәм-шәрәм итү, электр энергиясен сакчыл файдаланмау, хезмәт тәртибенең түбән булуы, яшь малларның сакланышын һәм башка сәбәпләр ит җитештерү күрсәткечләренә тискәре йогынты ясаган. Мөдәрис Гафаров инженерлык хезмәтенең эшенә дә анализ ясады, анда чын җитәкче булмавы, техник базаның еллар дәвамында тулыландырып торылмавы, иске тракторларга, тагылмаларга ремонт таләп ителүе хакында ачынып сөйләде. Авыл хуҗалыгы машиналары иске булу сәбәпле, бик күп запас частьлар алырга туры килә, чыгымнар арта. Үткән елда 2 млн 481 мең сумлык запас частьлар алына. Ә мондый техника белән генә кыр эшләрен оптималь срокларда яхшы сыйфатлы итеп башкару мөмкин түгел. Техниканың искерү дәрәҗәсе 38,6 процент тәшкил итә. Дөрес, техника паркын яңарту буенча да эш алып барылган: берәр “Нива-Эффект” ашлык комбайны, “Агратор-5400” чәчкече, “КТП-6” мал азыгы тараткычы сатып алынган. Киләчәктә дә мөмкинлек булу белән техник базаны тулыландыру юнәлешендә эшләргә, куәтле трактор, чәчү агрегаты сатып алырга кирәк, диелде. “Үзәк” машина-технология станциясенә башкарган эшләр өчен 3,2 миллион сум түләнгән. Хуҗалыкның финанс хәле турында берничә сан. Уртача сату хаклары белән исәпләгәндә барлыгы 90,7 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Үзкыйммәте буенча җитештерелгән продукция 55,3 миллион сум тәшкил итте. Продукция сатудан 59,7 миллион сум акча керә. Үзкыйммәте 57,3 миллион сум булуын исәпкә алсак, продукция сатудан 2,4 миллион сум табыш алына. 2014 елда хуҗалык үз көче белән банк кредитларын, пенсия фондына иганәләрне һәм салымнарын түли алды. Ә моңа чаклы һәр айда алар “СУ-10” предприятиесе ярдәме белән түләнгән.
Дәүләт тарафыннан 6,6 миллион сум субсидия бирелде. Барлык керем һәм чыгымнарны исәпләгәннән соң, субсидияне кушып, җәмгыять буенча 3,6 миллон сум табыш алынды. Рентабельлелек 6,3 процент тәшкил итте. Ел башына хуҗалыкның 78,9 миллион сум кредит бурычы бар. Һәр кешегә исәпләгәндә уртача айлык хезмәт хакы 11525 сум тәшкил итте. Хуҗалыкта әлеге вакытта 100 эшче көче исәпләнә.
“Агымдагы елда алда торган максатларны тормышка ашыру юлында бик күп авырлыклар һәм билгесезлекләр тора. Шулай да җәмгыятьтә матди база, көч бар, бездән бары тик бердәмлек һәм тырышлык таләп ителә”, — дип тәмамлады сүзен идарә рәисе. Аннары җәмгыятьнең күзәтчелек советының эшчәнлеге турында Ринат Гыйззәтуллин чыгыш ясады. Фикер алышуларда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, аның урынбасары Ригат Хаҗиев, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Тимерханов, 10 санлы төзелеш идарәлеге вәкиле Рөстәм Халит улы Гөбәйдуллин, җәмгыятьнең баш бухгалтеры Рим Сәйфуллин катнашты.
Җыелышта шулай ук 2014 елга хисап-баланс расланды, агымдагы елга җитештерү һәм финанс эшчәнлеге планы расланды, күзәтчелек советы сайланды. Гомум җыелыш үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучыларның җәмгыять әгъзалары хөрмәтенә әзерләнгән матур концерты белән башланган иде. Соңыннан бер төркем хезмәт алдынгыларын бүләүләү тантанасы үткәрелде.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: