Техника төзеклеге тикшерелә
19-03-2015, 11:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 472 | Комм.: 0
Районның агросәнәгать тармагында эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга һәм аларның тагылмаларына язгы техник карау үткәрелә башлады. Беренче булып 17 мартта “Үзәк” машина-технология станциясендәге үзйөрешле машиналар каралды. Тикшерүгә төрле маркадагы 25 трактор (11 “Джон-Дир”, 9 “МТЗ-82”, 4 “Т-150” һәм 1 “К-700”) куелган иде. Русия дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе һәм муниципаль район хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең инженерлык хезмәте белгечләреннән торган комиссия әгъзалары аларның һәркайсын җентекләп тикшереп чыкты. МТС администрациясе язгы техник карауга ныклап әзерләнгән (тракторларны эксплуатацияләү буенча инженер Рузил Ильясов), шуңа да авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышы уңай бәһа алды.
Комиссия тикшерү-барлау вакытында кайбер кимчелекләрне дә ачыклады. Алар шунда ук бетерелеп, тиешле хәвефсезлек нормаларына җиткерелә барды.
Рәшит Вахитов.
Рәсемдә: техник карау вакытында.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Рәсемдә: техник карау вакытында.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Похожие новости:
-
12.03.2015: Район яңалыклары
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Техникаң төзекме?
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Җиңүчеләргә – бүләкләр
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...