Техникаң төзекме?
21-02-2015, 17:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 511 | Комм.: 0
Һәр елның язгы-җәйге айларында “Гостехнадзор” хезмәткәрләре тарафыннан төрле билгеләнештәге техниканың торышы тикшерелә. Быелгы техник карау графигы билгеле. Бу эш 5 февральдән башланды – әлеге вакытта районда оешма-предприятиеләрдә һәм шәхси карамакта булган каргиз-гечләр тикшерелә. 10 марттан алып 5 майга кадәр күмәк хуҗалыклардагы һәм оешма-предприятиеләрдәге тракторлар, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары, юлсыз җирдән дә үтә алучы (внедорожные) машиналар һәм аларның тагылмалары, ә 19 майдан 16 июньгә чаклы шундый ук техниканың шәхси милектә булганнары каралачак. 16 май – 4 июнь көннәрендә үзйөрешле чапкычлар, мал азыгы комбайннары, 18 июньнән 15 июльгә кадәр ашлык комбайннары, 18 июльдән 19 августка кадәр вакытта шикәр чөгендере комбайннары һәм баллы тамыр төягечләр техник карау үтәчәк.
– Тикшерү-карау комиссия тәртибендә үтә. Комиссия техниканың төзеклеге, аны хәвефсез эксплуатацияләү белән бергә тиешле тәртиптә теркәлү, исәпкә алу, транспорт чарасын йөртүченең тракторчы-машинист таныклыгы, страховка полисы, мәҗбүри страховкалау һәм башка документларын да караячак, – диде хәбәрчебезгә “Гостехнадзор”ның район инспекциясе начальнигы Илнур Хәкимов язгы техник карау башлануы графигы белән таныштырып.
Рәшит Ганиев.[right][/right]

Похожие новости:
-
19.02.2015: Район яңалыклары
Бердәмлек һәм тырышлык белән
-
17.02.2015: Район яңалыклары
Хезмәте барның хөрмәте бар
-
24.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен