» » Җиң сызганып эшләр чак

Җиң сызганып эшләр чак

25-04-2015, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 518 | Комм.: 0
Җиң сызганып эшләр чак
Басулар өлгерә, кыр эшләрен башлар чак җитте. Район игенчесе язга җитди әзерләнде: техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы итеп ремонтларга омтылды. Март аенда район хуҗалыкларында язгы техник карау үтте. Аның нәтиҗәләре турында җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә үткән район семинарында (4 апрельдә) җентекле сөйләшү булды, кимчелекләрне тиз вакыт эчендә бетерергә кушылды, кызу эш вакытында техниканы җитештерүчәнле файдалану буенча эшлекле киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. 2015 елның 1 гыйнварына район агросәнәгать комплексында, крәстиян-фермер хуҗалыкларын да кертеп, барлыгы 474 берәмлек төрле маркадагы тракторлар исәпләнде. Аларның 302 берәмлеге — тәгәрмәчле тракторлар.
Камиллеккә ия булган чит ил техникасы (“Джон Дир”, “Кейс”, “Касе”) 12 берәмлек исәпләнә. Чылбырлы трак-торлар – 172, бөртек җыйгыч комбайннар 112 берәмлек тәшкил итә. 25 берәмлек мал азыгы хәзерләү техникасы һәм 4 берәмлек “КС - 6” шикәр чөгендере җыю комбайны бар. Йөк машиналары – 198 берәмлек.
Район буенча уртача бер тракторга 179 гектар сөренте җир туры килә (Башкортстан Республикасы буенча алганда 220 гектар). Ә бер бөртек комбайнына – 402 (480), бер мал азыгы комбайнына 600 (484) гектар тәшкил итә.
План буенча язгы кыр эшләрендә 262 трактор (шул исәптән 104 чылбырлы трактор) катнаша (крәстиян-фермер хуҗалыкларын кертмичә). Запас частьлар җитешмәү нәти-җәсендә чит ил тракторларын һәм чәчү комплексларын ремонтлау акрынрак барды. Ә җитешмәүнең сәбәбе булып көзен, техниканы кышкы саклауга куйганда тракторларга һәм авыл хуҗалыгы машиналарына (аеруча чит ил техникасына) запас частьлар алу өчен деффектовка үткәрмәү тора.
План буенча дым каплатуда барлыгы 104 тырма агрегаты катнашачак. Бер агрегатка 251 гектар туры килә. Ә менә “Победа” кооперативында бу сан 401 гектарга җитә. “Заря” хуҗалыгында, җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә 384 — 375 гектар. Димәк, бу хуҗалыкларда язның бер көне елны туйдырыр чакта, җир эшкәртү сузылачак. Район хуҗалыкларында 70 агрегат чәчү ал-дыннан культивацияләүдә кулланылачак. Техника яңарту елдан-ел авырлаша бара. Шуңа да списать ителгән һәм саклауга куелган файдаланылмый торган техниканы, аеруча тракторларны, сүтеп ташламаска кирәк. Республика буенча техникага капиталь ремонт үткәрүгә һәм аларны модернизацияләүгә зур игътибар бирә башладылар. Бу хакта Талбазыда үткән семинарда да әйтелде, кисәтелде.
Язгы кыр эшләренең үзвакытында, сыйфатлы итеп башкарылуы, гомумән, авыл хуҗалыгында хезмәтнең нәтиҗә-лелеге механизатор кадрларның әзерлекле булуына бәйле. Шуңа да язгы кыр эшләре башланганчы техника белән идарә итүчеләрне укыту-өйрәтү таләп итеп куела.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: чакмагышлылар басучы-лыктан уңыш алу, иген үстерү буенча республика күләмендә алдынгылыкны тотып килә, берсеннән-берсе уңганрак, тәҗрибәле игенчеләребез байтак. Быел да вакытында чәчик, мул уңыш үстерик, дип бар тырышлыгыбызны салыйк, тагын да зуррак уңышларга ирешик.

Фидрат Әхмәтов,
район хакимияте авыл хуҗалыгы
бүлегенең баш инженеры.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: