» » Җиңүләр тырышлык белән яулана

Җиңүләр тырышлык белән яулана

3-03-2015, 12:00 | Район яңалыклары | Просмотров: 558 | Комм.: 0
Җиңүләр тырышлык белән яулана
“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында узган хуҗалык елы өчен хисап тоту җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – территориаль финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов, Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков һәм “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Альберт Фидай улы Мусин катнашты.
Хуҗалык рәисе – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясады. 2014 елда кооперативта барлык 154 әгъза да төрле тармакларда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән. Сөренте җирләренең 2350 гектарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы 117139,7 центнер ашлык үстереп алганнар, гектар куәте уртача 49,8 центнер тәшкил иткән. Аерым культураларга тукталсак, 450 гектарда 17199,7 центнер уҗым арышы җыеп алынган, уңыш күләме һәр гектардан уртача 38,2 центнер. 800 гектарда язгы бодай үстереп, 39279 центнер югары сыйфатлы бөртекләр җыеп алдылар (һәр гектардан уртача 49 центнер), 970 гектардан 55897 центнер арпа (гектар куәте 57,6 центнер), 30 гектарда 1068 центнер солы (уртача 35,6шар центнер) иктеләр. Хуҗалык рәисе әйтүенчә, үстерелгәнне саклау өчен урын да җиткерә алмаганнар хәтта. 100 гектардан 32372 центнер шикәр чөгендере казып алып озаттылар, һәр гектардан уңыш 329ар центнер булган.
Мал азыгы да мул әзерләнгән: 2014-2015 елгы кышлату чорына барлыгы 28 мең центнер иген фуражы, 21713 центнер печән, 62265 центнер салам, 101071 центнер югары сыйфатлы сенаж һәм 131410 центнер силос массалары тупланган, өстәвенә халыкка да шәхси малларын тәрбияләү өчен 6151 центнер иген фуражы, 5310 центнер печән, шактый күләмдә салам таратып бирелгән. Мал азыгы муллыгы аларның баш санын 2421 данәгә җиткерү мөмкинлеге биргән, шул исәптән савым сыерлары 800 баш тәшкил итә. Терлекчеләр, ветеринар хезмәткәрләр, урта һәм югары звено белгечләренең уртак тырышлыгы белән гомум җитеш-терелгән сөт күләмен 56771 центнерга җиткерә алганнар, һәр сыердан уртача савым күләме 7450 килограмм тәшкил иткән. 54772 центнер сөтне уртача 3,8 процент майлылык белән эшкәртү предприятиеләренә сатудан 118361 мең сум табыш алганнар. Бер үк вакытта малларның токым сыйфатын да яхшыртуга ирешеп, узган елда 1014 баш яшь үрчемгә ия булганнар.
Фидакарьлек күрсәтеп җитештерел-гән басучылык продукциясен сатудан 31883 мең сум, малчылыктан – 138358 мең сум , барлыгы 172015 мең сум табыш алынган. Ашлыкның үзкыйммәте 23781мең, малчылык продукциясенең 96047 мең сум тәшкил итеп, алынган саф табыш күләме 59378 мең сум килеп чыга, рентабельлелек 34 процент. Болар аркасында ел барышында шактый гына ремонт-төзекләндерү эшләрен башкару, яңа төзелешләр җәелдерү мөмкин булган. Әйтик, витаминлы үлән оны җитештерү участогын реконструкцияләү, мал торлакларының идән-улакларын, су белән тәэмин итү, тирес чыгару механизмнарын ремонтлау, түбәләрне яңарту, стеналарны агарту, катнашазык заводы төзү, ашлык саклагычларны төзекләндерү һәм башка шундый эшләрне үз исәпләренә башкарып, хезмәт шартларын да яхшыртканнар, малларга да уңайлыклар тудырылган. Төрле чирләр таралу ихтималы кимегән, яшь үрчемнәргә таза-сау үсү мөмкинлеге барлыкка килгән.
Хуҗалык рәисе барлык тармакларда лаеклы хезмәт өлешен керткән әгъзаларны мактап телгә алды, һәркемнең күрсәткечләре белән таныштырды, хуҗалык икътисадын ныгытуга керткән өлешләренә карап, акчалата бүләкләде.
Рәиснең чыгышын ревизия комиссиясе җитәкчесе Әлвәт Әлтәф улы Гайсин тулыландырды. Артабан фикер алышуларда хуҗалыкның баш агрономы Әгъләм Әхләм улы Хәмитов, баш зоотехник Марат Мирһади улы Мофаззалов, бригадирлар Фәдис Әмирҗан улы Кәримов (Тайняш), Нәзир Әхләм улы Әхмәтҗанов (Әхмәт), Инсаф Вазих улы Шәрипов (Балак), Рәшит Рәфи улы Хисаев (Каран), Тайняш урта мәктәбе директоры Илзида Назыйм кызы Башмакова, муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев катнашты.
Баш бухгалтер Гүзәл Фәрит кызы Исхакова 2014 хуҗалык елы өчен отчетын тәсдыйк итте. 2015 елга эшчәнлек буенча финанс планын кабул итү (Зинфира Хәниф кызы Мөэминова), күмәк килешүнең үтәлеше буенча хисап һәм аңа үзгәрешләр кертү (Зәфир Әлтәф улы Рәхимов) хуҗалык әгъзаларының күмәк активлыгы белән дәвам итте. Гомер еллары юбилейларын билгеләп үтүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшыру, яше җиткәннәрне хаклы ялга озату да истә калырлык булды.
“Герой” хуҗалыгы бүген бик күп күрсәткечләр буенча район маягы булып тора. Боларның һәммәсенә дә бердәм тырышлык, хезмәткәрләр һәм җитәкчеләрнең осталыгы аркасында ирешелә. Бу хакта хакимият башлыгы урынбасары Ригат Хаҗиев та, ярышучы хуҗалык – “Октябрь” кооперативы рәисе Альберт Фидай улы Мусин да зур канәгатьлек белән билгеләп үттеләр һәм кооператив эшчәннәренә артабан да яңа җиңүләр юлыннан алга барырга чакырып мөрәҗәгать иттеләр. Хуҗалык рәисе барлык хезмәтчәннәр исеменнән моның өчен барлык шартлар да булуын белдерде һәм тырышлыкларын арттыра барачакларын вәгъдә итте.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: