Боз шугалагыбыз да булачак
24-10-2015, 09:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 435 | Комм.: 0
Көнчыгыш яклап район үзәгенә килеп кергәндә күптән түгел сафка кертелгән балалар бакчасы янәшәсендә бүген яңа төзелеш кайный – биредә ел әйләнәсенә эшлиячәк боз шугалагы булачак.
Чакмагышлыларның боз мәйданчыкларына ихтыяҗы , әллә мәхәббәтеме – ерак елларга барып тоташкан тарих. Узган гасырның 60-70нче елларында ук, мөмкинлек табып, боз шугалаклары ясап, район үзәгендә хоккей уены белән ныклап шөгыльләнә башлаулары күпләргә мәгълүм. Әлеге мәйданчыкларда шулай ук яше-карты тимераякларда шуарга да яраткан. Әкренләп мондый мәйданчыклар район үзәгендәге урта мәктәпләр янында барлыкка килде, алар елдан-ел үсеште, беркадәр заманча төсләр алды. Соңгы дистә еллар эчендә ул мәйданчыклар чын-чынлап республиканың авыл районнары командалары арасында кызу боз алышлары үткәрү урынына әверелде. Районыбызның үсмерләр һәм өлкәннәрдән торган хоккейчылар командалары республика күләмендә генә зур җиңүләр белән танылып калмыйча, илебез төбәкләрендә дә шактый сизелерлек җиңүле адымнары белән танылу яулады.
Беренче урта мәктәп һәм гимназия янындагы боз мәйданчыклары гына түгел, “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы ихатасында махсус боз катырылган участок та сәламәт яшәү рәвешен үз иткән чакмагышлыларның яраткан ял урынына әверелде, аларда рәхәтләнеп бозда шуарга да, хоккей уены серләренә өйрәнергә дә мөмкин. Хәзер инде күп авылларда да мондый боз шугалаклары бар, аларда да яше-карты теләп шөгыльләнә.
Моңа кадәр әлеге мөмкинлекләрдән бары кыш җитеп, ныклап туңдыргач кына файдаланып була иде. Озакламый ел әйләнәсенә рәхәтләнеп бозда шуарга да, хоккей һәм башка спорт уеннарында да осталыкка ирешергә һәм, кем әйтмешли, “үзеңне югары биеклектә тотарга” мөмкинлекләр ачылачак. Муниципаль район хакимияте районыбызда шундый мөмкинлек тудырыр өчен хәстәрлек күрә. Югарыда телгә алынган төзелеш, бүгенге замандагы финанс мәсьәләләре уңай хәл ителсә, киләсе 2016 елда тәмамланып, өр-яңа боз шугалагы сафка бастырылырга тиеш.
Бүген биредә райондашларыбызга күркәм эшләре белән яхшы таныш Дүртөйле шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “Стройгаз” җәмгыяте төзүчеләре вакыт белән исәпләшмичә эшли. Әйткәндәй, яңарак кына үзләре төзеп биргән янәшәдәге балалар бакчасын күтәргәндә үк биредә тәүге казыклар кагылган, металл конструкцияләрне урнаштыру өчен бетоннан нигез корылмалары салынган. Җәмгыять директоры Рөстәм Альберт улы Вәлиевның тамырлары да безнең районга барып тоташа – аның әтисе Тозлыкуш авылыннан, Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтзаһит Кадермөхәммәт улы Вәлиевның улы. Данлыклы картәтисе югары һөнәри биеклекләргә ирешкән гүзәл җирне матурлап, Рөстәм Альберт улы үзе җитәкләгән оешманың һәр эше югары сыйфатлы, заманча зәвыклы һәм уңайлы булсын өчен тырышлыгын юнәлтә. Чакмагышның көнбатыш ягында – Бакалы юнәлешендә юл читендә күзнең явын алырлык микрорайонны бүген алар төзегән икешәр катлы биш йорт бизи, шушы көннәрдә Тынычлык урамында, яңа мәдәният йорты каршында сәүдә ноктасы төзелешен дә башлап җибәрделәр. Якын переспективада – Ленин һәм Кооператив урамнары киселешендә, элекке ДОСААФ бинасы урынында да Чакмагышны тагын да күркәмләндерәчәк объект төзелешенә тотынмакчылар икән.
Боз шугалагына килгәндә, бүген биредә озынлыгы 60, киңлеге 40 метр тәшкил иткән бина төзелеше елдам темплар белән бара. Былтыр декабрьдә һәм быел гыйнварда тәүге металл конструкцияләр монтажланылганнан соң, берара тукталып торган эшләр быел август урталарында аеруча җанланды. Берьюлы җылылык саклагыч материаллар кулланылып стенасы да, түбәсе дә монтажланыла барган бинада санузел, биредә шөгыльләнүчеләр һәм килүчеләр өчен кием алмаштыру, ял бүлмәләре, душ кабиналары куелачак, суыткыч приборлар һәм электр җиһазлары монтажланылачак биналар стеналары да күтәрелә. Хәзердән үк суүткәргеч һәм юынтык суларны чыгару өчен канализация челтәрләре әзерләнеп куелган.
(Тулы мәгълүмәтны "Игенче" гәзите битләрендә укый аласыз.)
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
03.10.2015: Район яңалыклары
Тиздән фатирлар җылыныр
-
22.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Егерме гаилә фатирлы булачак
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Халыкка хезмәт итәләр
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен