» » Егерме гаилә фатирлы булачак

Егерме гаилә фатирлы булачак

22-01-2015, 13:53 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 627 | Комм.: 0
Егерме  гаилә фатирлы булачак
Былтыр Чакмагышта Ленин урамы башында урнашкан урман хуҗалыгы ихатасында кызыл кирпеч белән тышланган ике катлы бинаның калкып чыгуына күпләр игътибар иткәндер, бәлки. Аның белән җентекләбрәк танышу максатында шунда юнәлдем.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш сөт заводы” җәмгыятенең ведомстволы торак йорты булып чыкты ул. Аны Уфаның “Уралстрой” фирмасы төзи. Эш узган елның апрелендә башланган. Төзелеш материалларын Чакмагыш кирпеч заводыннан, Дүртөйле, Бә-ләбәй, Яр Чаллы шәһәрләреннән алганнар. Стеналары җәй, көз айларында күтәрелеп, түбәсе ябылган, евро-тәрәзәләр куелган, электр үткәргечләре сузылып, җылыту батареялары ур-наштырылган. Соңгы өч айда эчке эшләре башкарыла. Әлеге вакытта штукатурлау тәмамланган, дияргә мөмкин. Ә алда мәшәкатьләр күп әле. Суүткәргеч, канализация торбалары сузып, подъезд мәйданчыкларына, коридорга, шулай ук туалет һәм ванна бүлмәләренә плиталар ябыштырып бетерәсе, ишекләр, идәнгә ламинат, асылмалы түшәм урнаштырасы бар.
“Чакмагыш сөт заводы” предприятиесе директоры Илдар Кунафинны төзүчеләр янында очраттым. Ул биредә эш барышы белән кызыксынып тора иде.
– Төзелеш материалларына кытлык юк, кирәген магазин-кибетләрдән, базардан алабыз. Эш шартлары әйбәт, бүлмәләрдә җылы. 20 фатирлы торак йортны март аенда файдалануга тапшыру максаты куелды, – ди Илдар Әхнәф улы.
– Бу торак йортта анда яшәүчеләр өчен бөтен шартлар булдырылачак, хәтта мебель дә предприятие исәбенә алып куелачак, дип ишеттем, шул дөресме? – дип сорыйм директордан.
– Дөрес ишеткәнсез, бу чыннан да шулай. Душ кабинасы, тәрәзәгә шторалар, суыткыч, өстәл, урындыклар, кухня шкафлары, диван-тахта, хәтта мендәр, простыняга кадәр куела-чак. Биредә бик яхшы шартлар бул-дырачакбыз. Тик бер шарты бар: фатир алучы безнең предприятиедә эшләргә тиеш. Эштән китә икән, ул фатирдан да китәргә тиеш була, – дип җаваплады ул.
Әйткәндәй, берәр бүлмәле фатир-ларның һәркайсы 34-35 квадрат метр тәшкил итә. Кухнясы да шунда. Аеруча яшь гаиләләр өчен бик тә уңайлы булачак. Предприятиедә тырыш хезмәт салып, эш хакы алып, рәхәтләнеп яшә дә яшә генә! Бу йорт быел яз файдалануга тапшырылгач, апрель аенда янә бер шундый торак йорт салына башлаячак. Үткән елның көзендә янәшәдә генә аның нигезе өчен траншея чокылган.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: