» » Тиздән фатирлар җылыныр

Тиздән фатирлар җылыныр

3-10-2015, 12:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 403 | Комм.: 0
Бу көннәрдә көзге кояш җылы нурлары белән иркәләсә дә, һава температурасы сизелерлек түбәнәя төште. Синоптиклар фаразлавынча, тиздән “Әбиләр чуагы” тәмамланып, салкын көз үз хокукына керәчәк.
Моңа бәйле, һәркайсыбыз йортларда җылылык системасының көйле булуын хәстәрли башлый. Районыбыз 2015-2016 елгы җылылык сезонына әзерме?
Бу сорау белән без җаваплылыгы чикләнгән “Торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең баш инженеры Салават Баяновка мөрәҗәгать иттек. Муниципаль район хакимияте карарына ярашлы, кышкы сезонга әзерлек чаралары планы расланган. Салават Фидус улы әйтүенчә, планлаштырылган һәр эш җиренә җиткереп башкарылган. Район үзәгендәге казанлык, җылылык челтәрләре кышкы сезонга тулысынча әзер дисәк тә була. Биш котелга капиталь ремонт үткәрелгән, насослар, электр һәм өстәмә җиһазлар төзекләндерелгән. Оешма хезмәткәрләре көче белән Азатлык урамында 300-460 метрлы яңа җылылык трассасы салынган. Шул ук урамның 8, 10, 12, 12/1, 10/1 санлы йортларында су торбалары алмаштырылган.
Бүгенге көндә торбаларга су җибәрелә, җылылык челтәрләренең төзеклеген сынау (опрессовка) үткәрелә. 2015-2016 елгы җылылык сезонына әзерлек паспорты алынган. Җиңел булмаган бу эшне башкару өчен җылылык челтәрләре участогы начальнигы Расыйх Латыйпов күп көч сала. Эретеп-ябыштыручылар Азамат Җиһанов, Руслан Шәйбәков, слесарь Наил Шараевны да мактап телгә алырлык.
Хуҗалыкның агымдагы эшләре турында мастер Марат Сакаевтан сораштык. Биредәге хезмәткәрләр көче белән “Кояшкай” балалар бакчасының канализация системасы тулысынча алмаштырылган, җылылык торбаларының краннары яңартылган. Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 6 санлы йортының түбәсе алмаштырылган, Тозлыкуш авылында урнашкан балалар бакчасы түбәсе яңартылган, Рапат авыл мәктәбенең спорт залына ремонт эшләнгән. Район үзәгенең Тынычлык урамында урнашкан 19/1 санлы йортның түбәсе ремонтлана. Бу эшләрдә Замир Турсунов, Динар Мөхәммәтҗанов, Сергей Каширин үзләрен уңай яктан күрсәтә. Коммунистик урамының 1 санлы йорты отмосткалары төзекләндерелгән, Трактор урамының 23а санлы йортының фасады буялып, яңа төсмер алган. Бу штукатур-буяучылар Вера Баева, Розалия Миңнекәева, Альбина Зиннәтуллинаның намуслы хезмәтләре күрсәткече.
“Фатирларга кайчан җылылык бирәләр?”– дигән сорау райондашларыбызны борчый башлады. Хуҗалыкның баш инженеры Салават Баянов бу сорауга: «Нормативка ярашлы, һава температурасы биш көн рәттән 8 градустан түбән торса, фатирларга җылылык биреләчәк”, –диде.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: