» » Районда ниләр бар?

Районда ниләр бар?

16-07-2015, 11:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 482 | Комм.: 0
Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә республика күләмендәге зур чара – Басу көненә әзерлек киң колач белән алып барыла. 11 июльдә биләмәдә шимбә өмәсе үтте. Анда авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Өмәгә җыелучылар Чакмагыш-Бүздәк юлы буендагы чүп үләннәрен чабып, тирә-якны тазартты.
* * *

Район биләмәсендәге авылларда төзекләндерү-тазарту эшләре дәвам итә. Гәзитебез битләрендә моңарчы хәбәр ителгән “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә башкарыласы эшләр Үрнәк авыл Советында оешкан төстә гамәлгә ашырыла. Күптән түгел биредә Үрнәк авылының төньяк зиратын төзекләндерә башладылар. Авыл халкы көче белән аның баганалары алыштырылды һәм шушы көннәрдә анда профнастилдан койма коела. Бу эшне башкару өчен “Базы” хуҗалыгы рәисе, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов матди ярдәм күрсәтте, авыл биләмәсе хакимияте аңа ихлас рәхәт сүзләрен җиткерә.
* * *

Тормыш-көнкүрешне яхшырту һәм халык өчен уңайлы мохит тудыру максаты белән Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм “Үзәк” МТСның Чакмагыш филиалы көче белән Яңа Бәшир авылы урамында 1 километр озынлыгындагы юл ремонтланды. Бу эшне башкаруга җәлеп ителгән техниканы дизель ягулыгы белән тәэмин итү өчен бюджеттан 37 мең сум бүленде. “Үзәк” МТСының Чакмагыш филиалы исә транспортны бушлай бүлде. Шулай ук Ташкалмашта да бу авылда туып үскән И.З.Садыйковның матди ярдәме белән урам юлы төзекләндерелде.
Яңа Ихсанда исә авыл халкы зиратны профнастил койма белән әйләндереп алды.
Иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – Рамазан гаете алдыннан ислам динендәге иң мөбәрәк булган Кадер кичәсен бар мөселман өммәте гыйбадәттә үткәрә. 13 июльдә Имәнлекул авыл Советы биләмәсендәге “Гөләмзәм” мәчетендә шушы изге кичәгә багышланган чара үтте. Аңа җыелучылар тәүдә икенде намазын укыганнан соң Таһирҗан хәзрәтнең шушы мөбәрәк кичә турындагы вәгазен тыңлады. Артабан кичке намазны укыганнан соң кичәдә катнашучылар ифтар кылу өчен сыйлы табында җыелдылар.
* * *

Табигатьнең бик тә матур урынында – Рәҗәп авылы янындагы урманнан ерак булмаган җирдә Юмагул чишмәсе төзекләндерелде. Аны күркәмләндерү өчен Фларат Имаметдинов, Салават Нургалиев, Салават Ганиев, Редик Хәкимов, Вилсур Әюпов, Рифкать Әрдисламов күп көч салды. Авыл халкы чишмәнең тирә-ягын тазарту, чүп-чардан арындыру өчен өмәләр үткәрде. Хәзер яңартылган-матурланган Юмагул чишмәсе авыл халкының һәм кайткан кунакларның яраткан ял урынына әверелде.
* * *

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иске Үзмәш авылында “Ромашкалы җәй” дип исемләнгән үзенчәлекле акция үткәрелде. Илебездә берничә ел дәвамында үткәрелеп килгән һәм халыкның яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелгән бу календарь дата чикләрендә гамәлгә ашырылган акциянең төп максаты – авылдашларга бәйрәм кәефе, ихлас елмаю һәм мәхәббәт-шатлык чаткысы бүләк итү. Аны оештыручылар күркәм-матур гаиләләр яшәгән йортларда булып, аларның әгъзалары белән төрле кызыклы чаралар оештырдылар: мәсәлән, күзләрне бәйләп, бер-берсен сурәткә төшерү кебек кызыклы бирем һәм башкалар һәркемнең күңеленә хуш килде. Акциядә катнашучыларга бәйрәм символы – ромашка рәсеме төшкән косынкалар һәм изге теләкләр язылган ромашкалар бүләк ителде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: