» » Районда ниләр бар?

Районда ниләр бар?

4-07-2015, 16:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 399 | Комм.: 0
Гәзитебез битләрендә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе игълан иткән “Реаль эшләр” проекты старт алуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы уңайдан июнь азагында районның барлык авыл биләмәләрендә дә гражданнар җыеннары үтте. Аларда халыкка проектның төп максатлары һәм бурычлары аңлатыла, тиз арада хәл ителү таләп иткән проблемалар ачыкланып, бу мәсьләләрне хәл итү юллары билгеләнә. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә үткән җыенда 2015 елда тәү чиратта башкарыласы эшләр итеп район үзәгендәге Ленин урамында урнашкан “Гидравлика” механика заводы филиалы каршындагы мәйданда спорт һәм балалар шәһәрчеге җиһазлау, урау юлдан барганда уң якта калучы буа буендагы чишмәне һәм аның тирә-ягын төзекләндерү, район ЗАГСы каршында Гаилә аллеясен булдыру һәм Җиңү паркындагы гранит плиталарны алмаштыру мәсьәләләре билгеләнде.
* * *

26 июньдә дөнья илләрендә Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне билгеләнде. Бу җәһәттән безнең районда да байтак чаралар үтте. Шундыйларның берсе “Минем яшисем килә” дигән исем-девиз белән Үрнәк авыл китапханәсендә дә үткәрелде. Китапханәче Зөлфия Низамова балаларга наркотикларның үтә дә көчле агу булуын, ә наркомания чире күпчелек очракта бернинди дәвалауларга да бирешми торган, ахыр чиктә иртә үлемгә китерә торган көчле авыру икәнлеген исләренә төшерде. Артабан балалар бергәләп наркотиклар куллана башлауның төп сәбәпләрен эзләделәр һәм иң беренче сәбәпләр ныклы ихтыяр көче булмауда, буш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп оештыра белмәүдә, дип нәтиҗә ясадылар. Алар шушы афәт сазлыгына батмаска ярдәм итүче сыйфатларны да билгеләделәр, наркоманиянең коточкыч нәтиҗәләрен тасвирлаучы чараларны да карадылар. Балалар әлеге тематик кичәдә зур кызыксыну белән катнашты, үзләре өчен яңа булган байтак мәгълүмат үзләштерде һәм үз сәламәтлекләрен саклау өчен тырышырга кирәклеге хакында уйланды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: