» » Сабан туе 6 июньдә үтәчәк

Сабан туе 6 июньдә үтәчәк

19-05-2015, 10:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 597 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимияте карары нигезендә быелгы район сабан туен 6 июньдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең Кәшәк авылы янындагы тугайда үткәрү билгеләнде. Шул ук көнне, гадәттәгечә, язгы кыр эшләренә йомгак ясалачак, авыллардагы янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре каралачак, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүче алдынгы райондашларыбызны бүләкләү булачак.
Сабан туен әзерләп үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде һәм бу җәһәттән башкарыласы эшләр планы эшләнде, чараларны тиешенчә үтәү өчен җаваплы кешеләр һәм үтәлеш вакытлары билгеләнде. Һәр елдагыча, сабан туе күрке – юртаклар һәм чабышкылар бәйгеләре, милли көрәш, аркан тартышу, туры һәм авыш баганага үрмәләү, ат тугарып җигү, саву аппаратын сүтеп җыю, трактор кабызу, озынлыкка, биеклеккә сикерү, традицион халык уеннары оештырылачак.
Халыкның хәвефсез ялын оештыру буенча район эчке эшләр бүлегенә (А.Ә.Хәмидуллин), үзәк дәваханәгә (С.З. Гыйззәтуллин), гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәтенә (А.Н.Сәитов) чаралар күрү тәкъдим ителә. Сабан туеның төп чараларын үткәрүдә муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенә (А.В.Камалов), мәдәният бүлегенә (Р. Х.Фазлыев), яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетына (Р.Ф.Бикмөхәммәтов) методик һәм практик ярдәм күрсәтү бурычы куелды. Икътисад һәм сәүдә бүлеге (Р.Ф.Ямалиев) һәм финанс идарәлеге (Р.Х.Фәезов) бәйрәм чараларын оештырып үткәрү буенча финанслар бүлү, аның тиешенчә тотынылуы өчен җаваплы.
Карар үтәлешенә контрольлек хакимият башлыгының беренче урынбасары Р.Н. Хаҗиев белән кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Крюковка йөкләтелә.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: