» » Районда ниләр бар?

Районда ниләр бар?

9-07-2015, 09:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 432 | Комм.: 0
Үткән җомгада халыкны социаль яклау үзәгендә “Башкортстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесе белгече Алия Радий кызы Галәветдинова бушлай юридик ярдәм алырга хокуклы булган гражданнарны кабул итеп, аларның сорау-үтенечләренә җавап бирде. Бу көнне II төркем инвалидларга каралган ташламалар, социаль найм килешүе буенча торак мәйданы бүлү, йортны милеккә күчерү, кредит алу, расписка буенча бурыч юллау, социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сораулар белән 9 райондашыбыз мөрәҗәгать итте.
* * *

Шимбә көнне Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә күп кеше катнашлыгындагы шимбә өмәсе үтте. Анда авыл Советы хакимияте, фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп, авыл мәдәният йорты, “Бәхтизин” хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тирә-як мохиткә карата битараф булмаган авыл халкы катнашты. Өмәгә килүчеләр Имәнлекул борылмасыннан Югары Аташ һәм Җәмәй авыллары чигенә кадәр юл буендагы корыган агачларны һәм үсентеләрне кистеләр һәм утынга турадылар. Бу көнне 1 километр озынлыгындагы ара корыган агачлардан тазартылды, 15 тагылма арба утын ташылды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: